Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңа проект → Филисә ХӘКИМОВА: «Бәхетле булмый кара...»

Филисә ХӘКИМОВА: «Бәхетле булмый кара...»

Гөлнур САФИУЛЛИНА әзерләде
Гөлнур САФИУЛЛИНА әзерләде
18 сентября 2018
944 карау
Миңа исемнең дә «бәхетле» мәгънәдәгесен кушканнар. Җиде буын әби-бабаларым, үзләре туган, яшәгән җиргә – Рыс, ягъни «бәхет капкалары» дигән исем биргәннәр. Шуннан соң бәхетле булмый кара?! Бәхет исә минем аягыма уралган да, кайчак атларга да ирек бирми сыман.  

Күңелем яктысында төнге ут күбәләгедәй бихисап уйлар уйный. Күч-күч шул туктаусыз хәрәкәт эченнән гомернең иң гамьле, фәлсәфи, хыялый, сагыну-сагышлы мизгелләрен барлыйм. Кагыйдә дигән сүзне бигүк яратмыйм. Әмма бик күп кагыйдә-кануннар безнең күңелебездә, җаныбызда утыра. Кайчак мирас булып, кайчак тәрбия...  

Сагыш. Сагыну. Моң. Гамь. Дога. Җир. Күк. Ипи. Су. Ут... Тагын... Иң яраткан кадерле сүз булып та, әйтә алмыйча, бик озак күңелдә генә рәшә төсле тибрәнеп торганы – ул Әнкәй сүзе. «Әни» дип беренче тапкыр 40 яшьтә бик гүәл кайнанама гына әйттем... «Әткәй» сүзен дә еш әйтә алмадым. Ул исән булса да, аерым үстем. Аңа быел Коръән багышлаттым. Әбекәм белән бабыкамның да чардуганнарын яңарттым.  

Әнкәм бу дөнья белән хушлашканда миңа 3 яшь, энем Фәриткә 9 ай иде. Ә өченчебез әнкәй белән китәчәк... Бәхетсезлегебезгә күрә, сырхауханәнең баш табибы да укуда булган шул. 21 яшьлек гүзәлләрдән гүзәл әнкәм-фәрештәмнең тәне дә, бәгыре дә ут кебек янган. Соңгы сүзе дә ут чәчкән: «Ай, аның җан көйдергеч Филисәсе бар бит әле!» Нигә шулай диде икән? Үземне белгәннән бирле шуңа җавап эзләп ачыргаландым. Киләчәктә мин тарыячак шактый авыр сынауларны күзаллапмы икән?  

Бабыкам ак җәймәне ача да, әле җып-җылы әнкәбезне безгә күрсәтә. Фәрит: «Әннә!» – дип, ими сорап, аның күкрәгенә сарыла. Ә мин зур: «Тимәгез, уятмагыз, үзе торыр», – дим... Әткәйдән әлерәк кенә откан җырымны җырлап энемне «юатам». «Биек тауның башларында, / Аерым-аерым түтәлләр./ Без аерылдык – ятим булдык, / Аерылмасын бүтәннәр./ Без хәзер Сак белән Сок кебек бер-беребезне күрә алмабыз инде. Мин әле бу юлларны язганда да аны сагынып саргаям.  

Миңа бөтен нәрсәне биш тапкыр чайкарга, биш тапкыр сөртергә кирәк. Әбекәйдән күчкән сыйфат.  

Кешедә иң беренче гашыйк иткән нәрсә – ул аның тавышы. Илүсә Саттарова килә иде безгә Минзәлә театрыннан. Хәзергә кадәр аның «Сибелә чәчәк» спектаклендә әйтә торган бер җөмләсен хәтерлим: «Минем чәчкәм чит бакчада үскән...» Аның тоны белән ничә йөз мәртәбә кабатлаганмындыр шуны. Андагы ул илаһи яңгыраш! 

Әгәр синең рухыңа, йөрәгеңә, хисләреңә туры килсә, кайвакыт сөйләшмәгән кешене сөйләгәненә караганда күбрәк аңлыйсың. Андыйлар да аз түгел.  

Безнең яшьлек шагыйре Равил Бохараевның «Белый минарет» дигән китабыннан менә бу юлларны үзем өчен язып куйдым әле: «Поделись со мной молчаньем, / возьми меня с собой, / чтобы поддержать твою лестницу в небо». Күккә баскыч кую да, аны тотып тору да җиңелләрдән түгел. 

Театрга хәзер чалбар да киеп баралар, ә без иң матур күлмәгебезне сайлый идек. Сәнгать бөеклеге белән очрашу көне бит ул театрга бару.  

Язучы турында язарга утырам икән, миңа аның барлык әсәрләрен укып чыгарга кирәк. Шагыйрь икән – шигъриятен белергә. Актер икән – һәммә рольләрен искә төшерергә. Тарихи әйбер икән – тарихның төбенә төшәргә... Үземне тутырам-тутырам, әмма аннары аны бушату да җиңел түгел. 

Рәнҗү дигән авыр сүздән үземне күптән азат дип исәплим.  


«Азат хатын»ның редакторы Асия Фәритовна университетка килеп: «Бер талантлы журналист быел безгә килсен әле», – дип сораган. Флорид Әгъзамов мине язып куйган. Әмма мине телевидение тарта! «Безне кире каккан кеше юк иде әле», – дип, Асия Фәритовна бик гаҗәпләнде шулчак... Әмма вакытлар үткәч, «Сөембикә»гә әйләнеп килергә туры килде. Мин шулай күп чак әйләнгеч юллардан йөрим.  

Компьютер кулланмавым заманнан артта калуымдыр инде. 

Күз яшьләрсез, җанның гына елап торган чаклары була. Шатлыктан да... 

Мин бер хыялый. Заманында кемнәр генә булырга хыялланмадым! Тракторист, геолог, космонавт... Романтика эзлим, әмма беләм: романтика бик зур кыюлык, ихтыяр көче, батырлык таләп итә. Мәктәптә укыганда, ике ел буе миңа Мәскәүдән бандероль белән «Астрономия» дигән журнал килеп торды. Балачак дустым әле дә кайткан саен көлеп хыялларымны искә төшерә: «Рәмзилә, мин барыбер йолдызларга очачакмын, дисең». Җаныбыз йолдызлардан иңгән ич. Ничек анда очмый кала аласың ди инде?!.. Ә тормыш бик кызык: үзең үти алмаганны кайчак сиңа параллель рәвештә китереп куя. Мәсәлән, геолог ирең итеп.  

Бәхетсезлек эчендә була торган бәхетләр дә аз түгел. Әгәр шул яшеренгән бәхетләрне тоя алсаң, ул инде үзе зур бәхет.  

Тугыз айлык чакта төшерелгән гаҗәеп бер фотосурәтем бар. Үзем дә, бәхетем дә түп-түгәрәк... Егыла күрмәсен, дип, яшеренеп кенә әнкәм куллары тотып тора. Аның белән «бергә» төшкән бердәнбер фото... Вакыт-вакыт, тотып торган кулларын ала да, мине күзәтә кебек: егылудан сабак ала белдемме? Хаксызга рәнҗетелдем – кичерә алдыммы? Сабырлыгым төкәнмәсме? Шатлыгым, яратуым кимемәсме? Яңа сынаулар ялгыш тез чүктермәсме? 


Мине иң соклангандырганы – биш вакыт намазны минутын кичектермичә укыган кешеләр.  

Әнкәйнең ике кыз туганы – Чибәр апа да, Алма апа да минем өчен барысын да эшләргә әзер иделәр. Җанны бүлеп бирү шулай буладыр ул... Мин дә аларга шулай игелекле булырга тырыштым. Чибәр апамны авырсынмыйча 9 ел карадым. Ул минем гомер буе мех берләшмәсендә эшләгән, 29 яшендә Ленин орденына лаек булган Фәйрүзә апам. Алма апам да шактый авырып ятты. «Син килсәң, җаннарым рәхәтләнә», – дия иде. Әбекәйгә дә язмыш мине болай гына ташламаган... 12 еллап урын өстендә ятты ул – 9 яшьтән аны карадым. Рәхмәткә һәрвакыт рәхмәт белән җавап бирергә кирәк.  

Хатирәләр кеше өчен бик җиңел йөк түгелдер. Ул барыбызда да катлам-катлам. Без бит Җирдән яратылган, язмышларбыз да Җиргә охшаш. Анда да катлам-катлам комнар, ташлар, челтерәгән чишмә сулары... Аннан уңдырышлы туфракның игеннәре, җир тулы чәчкәләре... 


Кайвакытта зур исемнәр дә кирәкми, сине кешеләрнең бер сүзе яшәтә. Күренекле язучы, галим Тәлгать Галиуллин белән бер очрашкач (ул мин алып барган «Җомга көн кич белән» тапшыруларының көтеп алгант кунагы иде): «Сез XX гасыр татар журналистикасының алтын фондына кереп кала торган журналист», – диде. Хәтта искә төшергәч тә, уңайсыз булып китте... Гаҗәеп зур бәя! 

Иҗатың, тәрбияң, гыйлемең, белемең... буенча югарылыкка ирешергә мөмкин, әмма ирешкәнне саклау шактый авыр. Син күтәрелдем дигәндә генә, тормышның шап иттереп, җиргә төшереп куя торган гадәте бар. Ярый ла парашютың ачылып, җиргә җайлы гына төшеп утырсаң... Шул югарылыкта кала алмадым дип, үкенгән чакларым минем дә булды.  

Син үзеңне яратмыйсың дип әйтәләр кайчакта. Ә тормыш миңа үземне түгел, әүвәл башкаларны яратырга өйрәтте. Ятимлекнең кайтавазы шундый.  

Кеше нинди генә урында утырса да, үзен ничек кенә бәяләсә дә, хаталардан хали була алмый. Хата дигәнебез күпмедер дәрәҗәдә сынау, сабак бит ул. Адәм баласы шул сабакларны үтә-үтә генә хакыйкатьне аңлыйдыр.  

65 яшьтә машина руле артына утырдым. (Һәм икенче көнне үк, берәүгә дә әйтмичә, 400 чакрымдагы туган авылыма кайтып киттем!) Журналист буларак, Аграновскийлардан үрнәк алып, үзебез аша үткәреп язабыз дип, аның кебек унар көн таксида эшләп карарга хыялланган буын без. Апас районында тапшыру әзерлим шулай. Урак ахырына якынлаша. «Бирегез әле миңа штурвалны», – дим. Рөхсәт итәләр! Соңгы покосны узам, һәм районда урып-җыю тәмамлана!  

Язганда, күземне, күңелемне иркәләп, каршымда чәчәк, һичьюгы берәр корыган ботак-сатак кына булса да торырга тиеш.  

Бик матур урман юлы. Әкрен генә җиккән ат бара. Тәгәрмәч юлына сулар җыелган. Дилбегәне бабыкам тоткан. Ә мин гел артка карап утырам... «Бүген, хәзер яшәп калырга кирәк» дигән сүзне күп әйтәләр. Ә галимнәр «хәзерге» дигән мизгел «хәзер» дигәнче узып китә, үткән белән киләчәк кенә бар» дип кабатлый. Мин дә артка карап алга барам икән.  

Хатын-кыз мәхәббәте өчен көрәшергә тиеш. Мин иң күп көрәшүчеләрнең берсе булдым бугай... Хатын-кызга бу сүз бигүк килешеп тә бетми, бер карасаң. Чынлыкта, бу күңел, хис көрәше. Мәхәббәт тә, ир-ат та – язмыш бүләге ул... Хәер, бүләк кенә микән... 

Телевидениедә канатланып, очып эшләп йөргән, әллә ничә гомергә торырлык 17 ел!.. Мөхәммәт абый Мәһдиевнең актерлар йортында зур иҗат кичәсен үткәрергә әзерләнәбез. Мәскәүдә мондый кичәләрне 50 кешелек төркем оештыра, ә без 3-4 бөртек. (Аның каравы, нинди талантлы режиссерлар – Дания Гаязова, Лилия Нигъмәтҗановалар!) Кызлар: «Филисә апа, тизрәк килегез, телефонда Мөхәммәд абый!» – дип кычкыралар. Коридорның икенче башыннан йөгерәм. Аягымда – биек үкчәле туфлиләр. Өстәлдә яткан трубканы алам. Мөхәммәт абыйның беренче сүзе: «Карале, син уң аягыңа катырак басасың икән ич!» Башта сүзсез калам, билгеле. Аннан: «Рәхмәт, Мөхәммәт абый. Мин бит бүгенгәчә бәхеттән кайсы аягымның җиргә тияр-тимәс йөрүен белми идем», – дип Мөхәммәт абыйны да шаккатырам.  

Ким дигәндә, өч-дүрт матбугат басмасы алдырабыз. Төн – безнеке! Рәфыйк Юнысов, Вахит Имамов, Эльмира Шәрифуллина, Роза Мулланурова, Марат Әмирханов, Фәүзия Бәйрәмова... Җанда хисләр өермәсе. Очраган берсеннән: «Син дә укыдыңмы, газиз татарым? Тетрәндеңме? Халкыма, аның язмышына, тарихына, мирасына, тел байлыгына хәйран калдыңмы?» – дип сорыйсым килә. Төнге, йолдызлы хыялый уем авторларның һәрберсен чәчәкләргә, алкышларга күмә. Их, уең артыннан үзең дә кичекмичә барып җитсәң икән ул! Монысы – минем тормыштагы иң зур җитешсезлегем. Һәм бурычларым дадыр.  

Минем өчен туган җир – Әгерҗе районы Көчек авылы. Шунда үстем. Чишмә башым, кадерле хатирәләрем аның белән бәйле.  

Туган җир, дидем. Ә бит дөньяга аваз салган җирем башка – Удмуртиянең керсәң чыга алмаслык кара урманнары эчендәге кечкенә бер станция. Соңгы мәртәбә 1955 елда Фәритне җирләргә әбекәй белән бардык без анда. 5 яшь иде энемә. Урман эшендәге әткәйне Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Тәрәзәгә капланып, гел аны көткән Фәрит. Боз ашаган... Исән булса, җандагы иң зур ярату Фәриткә булыр иде... Аны озата, күреп кала алмаган әткәй, кайткач, бер иптәше белән каберне казый. Ләхеткә төшеп җиткәч, аңын югалта – каберне кире күмеп куялар.  

«Узганнардан түгел, мин халкыма. / Киләчәктән урын барлыйм...» Нури ага Арслановның «Атлантида» шигыре минем өчен Атлантида һәм милләт зурлыгында! Өч тапкыр тапшыруга керттем – сыздылар. Дүртенчесендә – туры эфирга Нури ага үзе килде. Әмма «Атлантида»ны укырга барыбер рөхсәт булмады. Аксакал алдында тезләнеп елыйсым килде. Ни кызганыч, тапшыруда берничә мәртәбә «татар» сүзе кергәнгә генә дә эфирга үтмәгән очраклар булды.  

Бер әйбәт сыйфатым бар – кешенең байлыгыннан көнләшмим. Сөенәм генә! Нигә әле башка халыклар череп баеганда, без мескен, ярлы булырга тиеш?! 

«Сөембикә»дә чыккан «Норихиро – чын татар» дигән мәкаләмне еш искә төшерәм. Казан университетына килеп, Флера Сафиуллинада дәресләр алган, «Татар халкының XX гасыр башы иҗтимагый-сәяси тормышы» дигән темага кандидатлык диссертациясе якларга әзерләнгән аспирантларның берсе иде Норихиро Наганаве. Татарча сөйләшеп утырдык! «Бездә тел проблемасы бар инде, бөтен милләттәшләребез дә туган телне белмиләр, сез ул яктан бәхетлерәк», – дим. Ул уйланып торды, аннан: «Японча белмәсәк, японнар булмас, Япония булмас бит», – дип куйды. Нинди асыл мәгънә! Безнең аңнарыбызга да ирешсә икән ул.  

Бик еш Вишневский урамында урнашкан бер кибеткә керәм. «Апам!» – дип балкып дәшкән сатучыдан гаҗәпләнеп сорыйм: «Кайдан килгән бу тәмле татар теле?!» «Татарлар арасында яшәдем, мине татарлар тәрбияләде! Класстан бер үзем генә татар теле дәресләренә йөрдем. Рәхмәт йөзеннән өйрәнәсем килде», – ди Наталья Николаевна.  

Юлымда очраган һәр кешедән үрнәк алырга тырыштым. Телевидение, анда эшләгән затлы, зыялы рус журналистлары да мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Яшьләр тапшыруы редакторы Мария Гавриловна Шувалова онытылмый. Миңа, студент кызга: «Филисә Назиповна», – дип кенә эндәшер. Нәрсә турында сүз чыкса да: «Сез аны беләсез», – дип сөйләр. Ә мин белмәскә дә мөмкин! 


Авылыбызның зираты тау өстендә. Ерак түгел чишмәләр ага. Җәйләрен җиләк эчендә утыра. Кешенең җаны төсле җир җиләге... Безнекеләр шунда. Ихтимал, шунда кайтылыр. Мәңгелек өчен аннан да матур җир тагын кайда бар?! 


Иген үстерүчеләр, икмәк пешерүчеләр, ут-су белән тәэмин итүчеләр, җыештыручылар... Безгә армый-талмый хезмәт күрсәткән шушы кешеләргә әйтеп бетергесез рәхмәтлемен. Хәер, аны заманыбызның бөек, философ шагыйре Равил Фәйзуллин «Гадиләргә гимн» итеп күптән яңгыраткан иде.  

Авылда бер тамчы су кебек охшаш игезәк кыз туганнар Миннеһөдә апа белән Миңнур апа бар иде. Миңнур апа – республика күләмендәге данлыклы ферма мөдире, XXV съезд делегаты. Икесе дә хезмәт юлын сыер савучы булып башлаганнар, икесе дә хикәятләп, сурәтләп сөйләү осталары. Аларның әниләре Фатихәттәй миңа үзе чыгарган җырларыннан гына бер сәгать эчендә бер дәфтәр яздырган иде. Без инде илле елдан артык авылга шушы нигезгә сагынып кайтабыз... Бу йортта гомергә капка-ишек ачык. Кем килеп керсә дә, якты йөз, сый-хөрмәт. Бәлеш пешәр, мунча ягылыр, мамык түшәк-ястыклар җәелер. Торуга, телеңне йотарлык эремчек коймагы, шәнгә пешәр... Аларның кайчан, ни арада пешкәнен генә белгән кеше юк! Һөдә апаның улы Рөстәм Нурмөхәммәтов 20 ел инде авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкара. Олы җанлы, һәр нәрсәне акыл белән эш итүче җитәкче. Авыл халкы әйткәнчә, Көчекнең алтын баганасы. Авылны да, шәһәрне дә, кешелекне дә шушындый кешеләр тота. Миңнур апаны көз көне җирләгән идек, җәйнең беренче атнасында Һөдә апаны озаттык. Соңгы тапкыр, үкенечле, сагынулы бер елау белән үкси-үкси шул көннәрдә еладым. Мирас китә, моңнар китә. Дәвер үзе китә...  

Моны мин генә эшли алам, мин генә тарта алам дип, бөтен нәрсәне колачларга тырышам – өстемә йөк өям. Хатын-кыз өчен шактый зур кимчелек.  

Әнкәйнең бер батист кофтасын әле дә саклыйм. Бигрәк нәфис гәүдәле булган ул... Ягымлы, миңа карата йомшак күңелле кешеләр очраса, гел әнкәйне хәтерләтәләр. Остазларым Розалина Нуруллина, Лена Таҗиева, Әминә Сафиуллина, Роза Туфитуллова, Эльмира Әдиятуллиналарда әнкәм яктылыгын, әнкәм кайгыртуын күрдем. 

Әткәйне эзләп ике тапкыр бардым. Башта I курсны тәмамлагач. Аңа хәтерем калган иде ул чакта – бер тапкыр да әнкәйне искә төшермәде. «Болары да бик елак, көйсез, эшем авыр, миңа тынычлык кирәк», – дип, ул әнкәйгә өченче баласын табарга ризалык бирмәгән. Дөнья шулай сыный: яңа гаиләсендә инде 7-8 бала иде. Әбекәй: «Ул туганнарың белән синең ара ясмык кадәр генә», – дия иде. Әмма без аралашмадык... Икенче тапкыр 2002 елда: «Әткәй, дөнья хәлен белеп булмый, шулай яшәлде инде, бәхиллегеңне бир», – дип кайттым. Соңгы күрешү булды... Әткәй күлгә юкә кабыгы салган – мунчала әзерли. Бер бәйләм мунчала сорап алдым. Җаныма, тәнемә шуннан да кадерлерәк, йомшаграк нәрсә булмады... Хәзергәчә саклыйм. Озата чыккач: «Җирдә әнкәң кебек кеше башка юк...» – диде. Ниһаять, мин күз яшьләре белән ярату сүзләрен дә ишеттем!  

Туган тел ул – ничә гасырлар дәвамында үскән, тамырлары тирәнгә киткән илаһи чинар агачы төсле. Белепме, белмичәме, үзе утырган шул агачны, шул ботакларны үз татарыбыз үзе кисүдән сак булса иде. 

Ирек мәйданында ирек даулаган көннәр. 500 ләп кеше телевидениене камап алды бер көнне. Күбесе – Чаллының «Азатлык» оешмасы яшьләре. Транспаратнларның берсенә «Филисә Хәкимовага – иҗат иреге» дип язылган. Мәйданда барган вакыйгалар халыкка күрсәтелергә тиеш дип таләп итәләр. Кызу, кояшлы көн иде. Алып чыгып сулар эчердем. Тынычландырырга тырыштым. Өч сәгатьтән таралыштылар, әмма минем хәтеремдә алар һаман шунда басып торалар...  

Бакчадан кайтам. Алма вакыты. Күтәрә алган кадәр күтәрдем – үзебезгә караганда алма кызганычрак инде безгә... Никадәр ашыксам да, электричкага соңга калдым. Иллеләп машина узгандыр, ник берсе туктасын?! Күккә, болытларга карап: «И-и, Раббым, бер генә шәфкатьле бәндәң дә калмадымыни соң?!» – дип үрсәләнеп әйтеп куйдым. Һәм имәнеп киттем: гаҗәпсенүдән болытлар хәрәкәтләнеп куйды... Ул да түгел, юлның теге ягына бер ак машина туктады. «Апа, 5 минуттан әйләнеп киләм, кирәк җирегезгә алып барырмын», – ди. Озакламый килеп тә җитте. «Теләчедән иртән үк чыккан идем инде», – ди. Теләк... Теләче... Ходай үзе безгә «теләче» дип әйтә түгелме? Мин моны хикмәттән санадым. Ә хикмәтләр адым саен...  
 
Дошман сүзен бик өнәп бетермим. Дошман ул сугышта гына булырга мөмкин. Әмма халык теленә шулай кергән инде... Ниндидер сәбәп белән, гаебең, кайбер гамәлләрең аркасында сине яратмаучылар, өнәп бетермәүчеләр бөтен кешедә була торгандыр. Миндә дә алар аз да түгелдер, күп тә түгелдер – әйтә алмыйм.  

Галәм белемнәрен туганчы ук белеп туган бик хикмәтле бала авызынан бу сүзләрне ишетеп хәйран калган идем. «Әйтимме кешеләр нигә сагыналар? – диде ул. – Җирдә карлар яуганга. Карлар булмаса, сагыну да булмас иде. Мин дә әтиемне сагынмас идем». Соңгы елларда бураннар азая – кешеләрдә сагыну хисе дә шуңа кими барадыр. Балалар миннән рәхәтләнеп көлә: «Дәү нәнә, нинди аз булсын? Карны кая түгәргә белмиләр», – диләр. Олыгаю галәмәтедерме инде, күк күкрәтеп, яшен яшьнәтеп яуган яңгырларга, кышның күз ачкысыз бураннарына тиенә алмый калам.  

Туган җирендә яшәгән кешенең бер хәсрәте ким шул – җирсү-сагынулары азрак...  

Рәсем ясауның «р» хәрефен белмәсәм дә, күңелем портретлар белән тулган. Авылда Әминә апа бар иде. Бөтен чибәр, акыллы кешеләрне: «Әй портрет кебек!» – дия иде. Минем күңел күзем дә шулайрак – кешене беренче күрүдән үк сурәт төшерә башлый. Хәтер дөньямның иң зур галереясы... Бу мине язмыш очраштырган бөек табиблар (нәкъ менә шулай – татарның бөек табиблары!): Асия Муллагалиева, Равия Мухина, Дусинә Әхмәдуллина... Алар мине телебезне искиткеч камил белүләре, йөреш-килешләре, талантлары, туктаусыз игелекле хезмәттә булулары, гыйлем дәрәҗәләре белән хәйран итә.  


Ни аяныч, кеше кадере китә барган заман. Хәер, һәрчак һәр заман кешене үзенчә кадерсезләгән... Кадер-хөрмәтнең асыл нигезе – гаилә. Кадерле булу минем дә иң зур бәхетем. Аны тәшкил итүче газизләрем – үземә дә җаным күк кадерлеләрем – Роза, Эльвира, Равил; Шәүкәт, Әдилә; Гөлфия, Марсель, Руслан... Җирдә Кадер киче кебек илаһи, тылсымлы төшенчәләр бар. Кадер дию дә шул олуг фәлсәфә тамырыннан. Раббыбыз һәр адәм баласына кадерле булып туу, яшәү һәм кадерле вакытта саубуллашу, хушлашулар насыйп итсә иде.  

  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com