Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯңа проект → Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт ага МӘҺДИЕВ

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт ага МӘҺДИЕВ

Гөлнур САФИУЛЛИНА
Гөлнур САФИУЛЛИНА
11 января 2018
719 карау
Кояш чыкканда елаган күз яше – изге яшь. Кеше нигезенә килеп төшкән кыз баланың беренче тапкыр түккән күз яше – изге яшь.

Рәхәт гомер тиз үтә. Нужалы көннәр генә озакка сузылып башыңны гаҗиз итә.

Кешенең иң зур, көчле хисләренең берсе – алдан сизү. Көтү. Кеше әле үзенең нәрсә көткәнен белми, ләкин күңеле өзгәләнә инде, тыпырчына. Мондый сизү балачактан ук башлана.

Халыкның культурасын кече күңелле булудан курыкмый кешегә рәхмәт әйтә белүчеләр билгели.

Китә башлагач кыш та кызганыч! Ул да кеше гомереннән нәрсәнедер алып китә, ниндидер мизгелләрне истәлеккә әйләндерә.

Һай, нинди зур бәйрәм – җан, рух бәйрәме була иде ул кыр казлары килгән көн! Алар килгәнне күргән беренче бала авыл өстенә шәрран ярып кычкыра, ул тавышны олылар эләктереп алалар, бөтен кеше ишек-капкаларын ачып урамга, абзар артындагы бакчага – кар өстенә күтәрелә, карт-коры, кулларын каш өстенә куеп, күзләрен күккә юнәлтә. Тамак төбенә төер утыра, күзләр яшьләнә.

Акыллы кеше белән сөйләшү – җан рәхәте!

Сугыш кешене, тереклекне генә түгел, хыялларны да үтерә. Хәер, берсе калды: сугыш бетсә, бәлки, туйганчы бер ипи ашар идек. Әйе, ананас түгел, омар, йөзем, балык уылдыгы, өчпочмак, шашлык түгел, ә гап-гади кара ипи.

Ирләр кырык биштә кызык була: бу чорда дөньяны үз кулыңда тотасы, биетәсе, кнопкаларга басасы, эшне әйләндереп-әйләндереп кенә куясы, булдырасы, шөһрәт казанасы, кырыс һәм миһербанлы буласы килә. Шәп итеп эшләп, шәп итеп күңел ачасы килә. Күпләр шулай эшлиләр дә. Әмма кырык биштән соң, бәни адәмне табигать эчтән кыйный, какшата башлый. Чәч коела, баш түбәсе ялтырый – син инде ник әллә кем булмыйсың, баш түбәң ялтыраса, бер генә хатын-кыз алдында да син үзеңә игътибар яулап ала алмыйсың. Инде теге ризык, бу ризык килешми. Берәүләргә ак ярамый, икенчеләргә кызыл. Берәүләр – боржомисыз, икенчеләр кефирсыз яши алмый.

Адәм баласының күңеле еш кына шулай адаша бит: бу хәл, бу халәт синдә кайчандыр булган кебек тоела.

Бер хатын-кыз – бары тик хатын-кыз гына. Икәү булсалар – дуслар яки дошманнар. Өчәү булса – дуслар. Өчтән артып китсә – хатын-кызлыктан чыгып коллективка әйләнәләр. Бу коллектив эчендә вак-төяк группачыклар, ярым-йорты, ике якка да карый торган группачыклар була. Әмма болар инде – көч. Хатын-кыз гына түгел.

Хөкемдарларга каршы килү – үз каныңны үзең агызу кебек.

Ирдәй ирнең эчендә иярләгән ат ятыр. Хатындай хатынның эчендә биләүләгән бала ятыр.

Кешенең тормыш коруы – космоска чыгу. Старт дөрес алынса, программа үтәлә; страт начар алынса, бернинди центр да корректировка ясый алмый.

Бер рәхәтнең бер михнәте була, диләр. Дөрес түгел, михнәте биш тапкырга артыграк була.

Кешенең иң зур бәхете – балалары белән горурлану хисе.

Европа һәм рус сәнгате корбаннар турында ачы күз яше катыш сүзен әйтә алды кебек. Без төркиләр – әлегә юк.

Әхлакның иң беренче таләбе – ялганламау. Дөресен сөйләү. Ай, бик авыр ул дөресен әйтү, дөресен сөйләү. Яу кырындагы батырлыктан кыенрактыр дип уйлыйм мин аны. Күпме-күпме егет яу кырында утка, үлемгә кергән, батасын белеп елга бозына кергән, амбразурага ташланган, әмма командованиенең әлеге боерыгы дөрес түгеллеген бик ачык белсә дә, аны әйтә алмаган ул. Үлемгә киткән, теге сүзне әйтмәгән. Ни хәл итмәк кирәк?!

Үз эшеңә үзең җавап бирү, хисап бирү – әхлаклылыкның бер таләбе.

Гасырлар буена дәвам иткән кимсетүле сәясәт безнең татарны гына түгел, русның үзен дә имгәтте. Маркс хаклы: бер милләтне изгән милләт үзе дә азат була алмый.

Мөлкәтсез кешедә шәхес була алмый.

Яшь йокы – татар телендә мондый термин юк, ләкин ул булырга тиеш. Яшь йокы була, карт йокы була. Тагын әле бик карт кешеләр йокысы була. Яшь йокылы кешеләр, гадәттә, йокы турында сүз алып бармыйлар. Карт кешеләр бу темага бик тәмләп гәп коралар: кем нинди порошок эчкән, кем йоклар алдыннан ничә минут һавада йөргән, аннан соң ничек шәп итеп йоклаган... Бик карт кешеләр исә (сиксәнне узгач) бу темага бөтенләй кермиләр, алар, режим саклап, сабый баладай шәп итеп, үз вакытында йоклыйлар.

Тормыш юлымда юньсез кешеләр очрады. Алар ни өчен юньсез? Кайсы – хөсетле, кайсы – карак, кайсы – затсыз, тәртипсез. Иң күп очраганнары – хөсетлеләр булды. «Әл хөсет – мәхрүм» ди гарәп мәкале. Ягъни кешедән көнләшеп яшәүче кеше – бәхетсез. Бу кешеләр, мөгаен, үз гомерләрендә бер тапкыр, беренче кырау белән крыжовник вареньесына әйләнгән бәрәңге сабагы исен кояшлы иртәдә иснәмәгәннәр. Болар әбиләр чуагы көннәрендә зәңгәр күктән очкан ап-ак тоҗым җепләрен күрмәгәннәрдер.

Дөньяны, җәмгыятьне юньле эчле кешеләр алып бара.

Мин бала вакытта ук бик күп китап укыдым. Матур әдәбият миңа ярлылыкны, гаделсезлекне кичерергә ярдәм итә иде, мин киләчәккә гел якты өметләр белән яшәдем.

Колхоз кешесенең бер гадәте бар: икмәк көшеле янына килгәч, сүз башлаганда, ул, һичшиксез, башта бөгелеп учына орлык ала (бодаймы, арышмы, борчакмы – барыбер) һәм, бер дә шиксез, шуны теш арасына кабып кетердәтеп карый. Ашлык көшеле янына җәен күп кенә затлы машиналар килә, ул машиналар эченнән шома битле, пөхтә киенгән чибәр ирләр чыга – икмәк көшеле янында үз гомеремдә, бигрәк тә балачакта, күп булырга туры килде – әнә шунда бу чибәр егетнең авылданмы, әллә шәһәрдәнме чыкканын күрсәтүче бер генә хәрәкәт бар: шәһәрдән чыккан кеше икмәк көшеленә беркайчан да үрелми һәм чиста, матур авызына орлык бөртеген алып, теш арасында сытып карамый; авылдан чыкканы ник шунда президентның үзе булмасын, һичшиксез, иелә һәм орлыкны кабып карый; шулай эшләмәсә, көшел янында ул сүз башлый алмый.

Хәтер... Ярый әле кеше тормышында син бар. Син булмасаң, кешеләр азынып әллә ниләр эшләп бетерерләр иде. Ярый әле, Бөек Тәрбияче – син бар.

Кара ипи ашау бәхете тик безнең илдә генә. Менә дөньяның мин булган шәһәрләреннән берничәсе: Каһирә, Никозия, Алжир, Истанбул, Рим, Неаполь, Искәндәрия, Фамагуста, Хомс, Дәһли, Бомбей, Мадрас, Калькутта, Коломбо, Париж, Марсель, Авиньон, Хельсинки, Тампере, Таһран, Карачи… Бу шәһәрләрнең берсендә дә кара ипи юк. Булганы – ак ипи, аны да юка итеп телеп, майда кыздырып кына бирәләр. Бу шәһәрләрнең рестораннарында син өстәмә итеп тавык, балык, апельсин, кофе сорый аласың, китереп бирәләр, әмма инде бер кабарлык ипи сорама, аны бирмиләр. Көнбатышка баруымның берсендә мин күчтәнәч итеп Мәскәүдән ике ипи алдым. Үземне кунак итәргә җыенган ике гаиләгә мин боларны бүләк иттем. Шул гаиләләрдә кичке ашка чакырылдым, өстәлдә нинди генә затлы ризык юк иде! Әмма берсе дә теге ипине табынга чыгармады. «Үз илләрендә алар моны теләгәнчә ашый ала» дип уйлап, әрәм итмәскә булганнардыр инде...

Мин күп уйладым: туган илен үз теләге белән ташлап читтә яшәгән кешенең безнең кебек гадәти кеше белән чагыштырганда нинди аермасы бар? Җавап минем өчен инде ачык: теге кешенең күңелендә туган җиргә бәйләп торучы җыр юк. Җыр – бәйләргә тиеш!

Хәзерге яшьләр техниканы яхшырак үзләштергән саен, ата-баба һөнәреннән, аларның эш коралыннан ераклаша бара. Магнитофонны сүтеп җыя торган авыл малае ат туарып җигә белми. Һәм моны гаеп итүче дә юк! Ат җигә белү, мәсәлән, – авыл халкының сәнгать эше иде заманында.

Тәңкәле йөгән, тәңкәле шлея салган җигүле аттан да матуррак тагын нинди транспорт бар икән? Турист үзәкләрендәге бизнесменнар моны бик яхшы аңлыйлар. Каһирә Александрия портларында, Балеар утрауларында һ.б. күп урыннарды әле дә булса атлы тарантаслар тоталар, һәм үзләренең «Мерседес»ы, «Пижо»сы, «Волга»сы, «Фольксваген»ны булган чит ил туристлары бары тик тарантаслы атка гына утырып йөриләр.

Ни генә әйтмәсеннәр, дөньяда иң татлы йокы – хуш исле печән өстендәге йокы. Авылда җиләкле печән өстендә йоклаган бер төн цемент, алебастр, обой, китап, палас, мебель исе килеп торган бүлмәдә йоклаган шәһәр төненең йөзенә тора.

Язучылар, журналистлар тарафыннан тасвирланмаган бер эш бар әле дөньяда: ул – печән кибәне салу. Шуны үз кулы белән татымаган кешене мин чын авыл кешесе дип исәпли алмыйм.

Үткән тормышны эзлекле рәвештә баш миеннән уздыру өчен иң уңай урын – кырда иген басуы. Тагын да уңайрагы – карт зират, шул зираттагы карт агачлар шавын тыңлап ата-анаң кабере янында утырып алу. Авылга кайтканда, мин шулай итәм дә. Дөрес, ул зиратта минем әтиемнең кабере юк.

Хәзер үз телеңне белмәү дәрәҗәле эшкә әйләнеп бара. Моңа ышану өчен телевизорыңны гына кабызырга кирәк. Анда хәлләр: әнә бер егет, татарча көрәш буенча тренер, сөйләде беркөнне. Күренеп тора инде, йә Балтачтан, йә Мамадыштан чыккан бу. Ләкин бит «батыйр» дип сөйли, «күряш» ди. Авылдагы әти-әнисе шатланып утырадыр инде, менә, ниһаять, безнең малай да шәһәр кешесенә әйләнде. Кәнсә дә кәнис, без кемнән ким?

Әңгәмә дигән нәрсәнең иң чынысы, әлбәттә, кичке аштан соң авыл урамында капка төбенә куелган эскәмиядә генә була. Хатын-кыз шунда эчен бушата, рухын җиңеләйтә.

Авылда тол хатыннар гомеренең һәр минутында толлыгын сизеп яши. Тормыш үзе сиздерә аны. Шәһәрдә алай түгел. Тол хатыннар анда ирле хатынга караганда үзен өстенрәк тә тотмыймы икән әле? Шәһәрдә толлар ирлеләргә караганда яхшырак киенергә, ныграк бизәнергә тырышалар.

Урманнар гел кешеләр кебек. Халык моны күңеле белән электән үк сизгән, ахры. Ирләрне гел имән тамыры белән чагыштырганнар. Ирләр үсә торган, сугышлар чыгып аларны кыра торган. Ирләрне әйтерсең лә турау өчен парникта, махсус карап үстерәләр. Монда ниндидер бер явыз закончалык эш итә... Безнең буынның күз алдында гына да ике тапкыр каты салыкыннар булып беренчесе Фин кампаниясенә – 1939 ел кышына туры килде), һәр икесендә дә имәннәр кырылды.

Миңа яшәү, иҗат итү өчен авылым суы, авылым һавасы кирәк. Шул авыл басуларының исе кирәк. Миңа көзен сентябрь кояшы астында моңсу камыл басуында тезелеп утырган салам эскертләре кирәк. Шул эскертләрнең баш әйләндергеч исе кирәк.

Җир шарында алты континент (кыйтга) бар, алар һәрберсе үзенчә матур. Әмма иң матуры – син туган, син үскән җир.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com