Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Безнен команда

Редакция коллективы:

 Ләйсән Рафикъ кызы ЮНЫСОВА – директор-баш мөхәррир, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, журналистларның «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты (2014)
 E-mail: unusoval@mail.ru
 Кредо: «Безне сындырмаган һәр сынау безне көчлерәк итә».

«Сөембикә» журналына үзе белән бергә яшьлек, заманчалык, кыюлык, хатын-кыз нәзбереклеге, затлылык, якты бер балкыш алып килде. Ләйсән – шәһәр кызы. (Мөхәммәт Мәһдиевнең «Фронтовиклар»ындагы Нәркисне хәтерләгез...) Балалар бакчасы, мәктәп, университет, әйләнә-тирә мохит аны рус телендә тәрбияләсә дә, туган телне камил белеп үсә. Татар теле дәресләрен китаплар, авыл (дәү әнисе яшәгән Баулы районы Кызыл Яр авылы) бирә («Телебез байлыгы миңа «нәсел коды» – кан-ген белән дә күчкәндер...»). Мәгълүм җырдагыча, «Трое суток шагать, трое суток не спать ради нескольких строчек в газете»ның нәрсә икәненә кечкенәдән үк бик яхшы төшенә – журналистика мәктәбен гаиләдә уза. Әти-әнисе – республикада билгеле атаклы журналистлар Рәфикъ Юнысов белән Асия Юнысова. Балачагында «Яшь ленинчы» белән «Ялкын»ның яшь хәбәрчесе булып, язышып торган, конкурсларда җиңгән, «Артек»ка юллама белән бүләкләнгән кызны тормыш үзе журналистикага алып кереп китә. Казан университетының журналистика факультеты, студент елларында – «Ялкын» журналы редакциясендә, соңрак Казан хакимиятенең мәдәни-агарту бүлегендә, «Татэнерго» ААҖнең матбугат үзәгендә эшләп тәҗрибә туплау аны хатын-кызлар журналына җитәкче итеп әзерли. Пунктуаль. Эрудицияле. Максатчан. Үҗәт һәм үзсүзле. Кысаларга сыярга теләми, яраклашырга яратмый. Кыскалыкта – осталык принцибы белән эш итә. Командасына профессионалларны туплый белә һәм аларга карата планканы һәрчак югары тота. Аның өчен иң мөһиме – сыйфат билгесе. Сүзнең тәмен белеп, һәр җөмлә өчен җаваплылык тоеп язу ягында. Таләпчән. Эшли һәм эшләтә белә. Кешеләрне ярата. Юмарт (соңгы акчасына хезмәттәшләренә чәчәк йә хушбуй алып бүләк итү, үзе яраткан китапларын өләшү берни тормый аңа). Еш кына балаларча ихласлыгы  ташып чыгып, коткара да, комачаулый да. Рус һәм татар телләрендә чыккан «Кирелегем» («Категория состояния») китабындагы шигырьләре, рәсемнәре аны тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.          


 

 Рәмзия КАШАПОВА – директор  урынбасары.
 E-mail: budur2002@mail.ru
 Кредо: «Акыллы кеше башкалар ялгышыннан сабак ала».

Туган шәһәре Ташкентта мәктәптә укыганда ук «Шамахан патшабикәсе» ролен уйнап, яшьтәшләрен таң калдырган. Ташкент университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Һәрчак шат һәм көләч, тапкыр сүзле, актив, тәвәккәл, киң күңелле, үзендәге шәп кәефне башкаларга күчерә белә. Оптимист. Төрле кызыклы чаралар уйлап табарга, вакыйгаларның үзәгендә кайнарга ярата. Комсомол мәктәбен узып чарланган. Оештыру сәләтен җигеп, әйләнә-тирәдәгеләрне канатландыра һәм җиңел генә эшләтә дә. Зәвыклы һәм кабатланмас. Сәяхәтләр, туризм, альпинизм, кино, мода, милли киемнәр, шәрык кухнясы, шәрык биюләре, дизайн, шигърият... Болар бар да аның дөньясы. Моэмның «Театр»ын исегезгә төшерегез. Джулия Ламберт – Рәмзиянең яраткан герое. Холкы белән ул үзе дә аңа охшаган!  «Бергә – гомергә», «Авыл кызы», «Татар кызы» проектлары, милли кием бәйгеләре иң элек Рәмзия күңеле аша үтә. «Сөембикә» илчесе булып Татарстанда гына түгел, Россиядә, чит төбәкләрдә Рәмзия йөргән татар авыллары бихисап. Рәмзиянең тагын бер зур темасы – проблемалы балалар. Заманында кызы укыган гимназиядәге иң тәртипсез малайны өенә тәрбиягә алып бөтенесен шаккаттырган Рәмзия ул! (Кайчандыр әти-әнисе дә гаиләсе таркалып барган күрше малаен үзләренә алып үстергән.) Укытучыларның, ата-аналарның дустына әйләнеп, «сыйныф әнисе» булып киткән, балаларга Прага, Римнарны күрсәткән Рәмзия ул!    

 Гөлнур ХӘСӘНШИНА (САФИУЛЛИНА) – баш мөхәррир урынбасары, журналистларның «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты (2011). Темалары: якын һәм ерак чит илләрдә, Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләр тормышы, күренекле хатын-кызлар.  
 E-mail: golnur68@mail.ru
 Кредо: «Күңеленә ачкыч яратсаң – һәр кеше үзе бер галәм!»

Ихлас, тыныч, сабыр, тыйнак... Йөзен һәрчак елмаю бизәр. Яңа шигырь укыса да, кызык китап сатып алса да, гөлләре чәчәк атса да, бәхетле парлар күрсә дә сөенечтән балкыр. Зәвык белән киенүен генә күр! Джинса чалбарына – алкалары, чәчәкле күлмәгенә каешы, беләзеге ничек килешеп тора!  Сөйләштереп, күңелләренә ачкыч яратып, никадәр хатын-кыз язмышларын ача алган, күпмесен «Сөембикә» герое ясаган Гөлнур ул безнең! Иң кызыклы авторлар да – аныкы. Язмаларыннан көтелмәгән бер деталь табып алып, шуны үстерергә булыша торган талантлы редактор ул. Һәм... юл йөреп армас, командировкалардан кайтып кермәс журналистыбыз да! Диктофонының батарейкасы тикшерелгән, блокнот-ручкасы әзерләп куелган, өйдәгеләрен (ире Ринат, уллары Булат һәм Азат) көйләгән, таңнан юлга кузгалачак... «Йөргән аякка җим иярә» – Гөлнур шулай ди. Әле Чиләбедә, әле Оренбурда, әле Самарада, әле Мәскәүдә, йә инде үзебезнең районнарда... Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, диләр. Гөлнурга бик тә туры килә бу сүзләр. Сихәтләп табынын да корган, барып төшүгә уңайлы кунакханәсен дә хәстәрләгән, кызыклы кешеләрен дә тапкан була. «Озын юлларда тыңлап барырга иң рәхәт җырлар – Салаватныкы. Ул ялыктырмый», – ди ул. Ә кайткач, беренче эш итеп, әнисенә шалтыратачак. Бу – язылмаган кагыйдә!

 

 Лариса МАЛИКОВА – җаваплы сәркатип.
 E-mail: Larisohka09@mail.ru
 Кредо: «Бик теләсәң, ике куянны да тотып була!»

Креатив, позитив, романтик, фантазер, күп укый, күп белә... Атаклы Казан университетының атаклы ВМК факультетында укыган, стройотрядларда йөргән. Аңа карап, мәгълүм гыйбарә искә төшә: «Комсомолка, спортсменка, активистка и просто красавица...» Журналны заманча бизәү, верстка, кабатланмас авторлар табу, яңа темалар тәкъдим итү, туктаусыз эзләнү, бихисап идеяләр, көтелмәгән чишелешләр, эксклюзивка һәм идеалга омтылыш, тизлек һәм җитезлек – болар Ларисаның эш стиле. Укытучы әтисе һәм табиб әнисеннән башкаларны үсендерә белү, кешеләрне сөендерергә тырышу, һәрчак ярдәмгә әзер булу кебек сыйфатлар күчкән. Редакция, журналистлар һәм язучы-шагыйрь халкы өчен ул, беренче чиратта, әлбәттә инде «Зөлфәт килене» (шагыйрь Зөлфәт Маликов)! Зөлфәт турында истәлекләр китабы әзерләп йөри. Теленнән дә төшми торган кадерле кешеләре – әнкәсе, әнисе (кайнанасы Фирая), бабалары, ире Азамат, кызлары Камилә белән Кәримә, кияве Нариман. Аларга сүз арасында песиләре Тәңкә, диңгез дуңгызы Джесика, «Сәләт», «Созвездие – Йолдызлык», бакча, чәчәкләр, күршеләре, Фазыл Искәндәрнең «Козлотура»сы (төнлә укыган)  кушылып китә... Күз яшьләре аша елмая белгән Лариса көн саен яңача ачыла.

 Мәдинә АВЗАЛОВА – бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты (2003). Журналның йөз еллыгы уңаеннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде (2014).
 



Кредо: «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Халикъ – Ходай белер».

Социаль темалар, кеше хокуклары, иҗтимагый оешмалар, авыл хуҗалыгы, эшкә урнашу, мәшгульлек, милек, торак, ипотека, сәламәтлек, бала хокуклары... У-у-у, ул колачлаган темаларны искә төшереп санап чыгу да җиңелләрдән түгел шул! Өстәвенә, парламент хәбәрчесе! Үзебезнең редакциядәгеләр дә, башка басма журналистлары да, исәпсез-хисапсыз дуслары, танышлары да аны, яратып, Мәдинәкәй-гөлкәй дип йөртә. Уңган-булган (Кукмара кызы булсын да!), җитез-тиктормас, тынгысыз,(сөекле нәнәсе Гөлчәчәк ападан күчкән сыйфатлар), чая, тәвәккәл, тиз аралашучан, яшь кызлар сыман җиңел гәүдәле (хәер, яшьтән үк спортчы да бит ул, студент елларында җиңел атлетика буенча университет данын яклап йөгергән!), журналистларга хас оператив (командировкадан кайтуга ук язмасын редактор өстәленә кертеп салмаса, Мәдинә буламыни ул?!), теләсә кайсы ишекләрне ачтырырдай үткен: ишектән кусалар – тәрәзәдән, тәрәзәдән кусалар форточкадан кереп, кыен хәлгә калганнарга ярдәм итәрлек, проблемалы мәкалә язарлык материал алып кайта. «Кешеләргә ярдәм итү – миңа Ходай тарафыннан йөкләнгән бурычтыр. Җәберләнгән, кыйналган кеше үтенеп килә икән, булдыра аламмы, юкмы – мин аңа ярдәмгә алынам. Аллаһы Тәгалә көч бирә, уйланган эш уңышлы гына барып та чыга. Авыр чакта кешене ташламыйм. Бу минем принцибым. Кемгәдер булышмасам, көнем бушка, әрәмгә узган кебек».
Мәдинә Авзалованың шул сүзләре аны тулаем ача да сала инде!

 Лилия ГӘРӘЕВА – бүлек мөхәррире: хатлар, «Хуҗабикә», мастер-класслар.
 E-mail: gar-danis@yandex.ru
 Кредо: «Тәвәккәл таш яра».

Тәвәккәл һәм куркусыз (кирәк булса, ат та иярли, печән дә чаба, бакча да сөрә! Четерекле темаларга язарга алына), эшчән һәм тырыш (иртүк өйдәгеләрне җайлап, кайсын кая озата – ире Данисны эшкә, балаларын – гимназиягә... Урында яткан апасына да көн буена җитәрлек игътибар һәм җылыны биреп калдырырга кирәк! Кич кибетләр аша өйгә кайтмалы. Пешерәсе, юасы, җыясы, җайлыйсы-көйлисе. Бар да йокларга яткач, чират языласы мәкаләгә җитә...), сизгер һәм ярдәмчел (кыен чакта йомшак теле белән дә, булышулары белән дә хәлне җиңеләйтергә сәләтле), авылча гади һәм ихлас (ни уйлый, шуны әйтә, үзен ничек бар, шулай тота). Хатын-кызлар тиз генә әзерләрлек аш-суны да, алар кызыккан модалы күлмәкләр тегүне дә, бәйләү серләрен дә, кулдан төрле әйберләр ясап куюны да, тагын әллә ниләр белә бу Лилия! Журналдагы «Хуҗабикә» сәхифәсенең чып-чын хуҗабикәсе! «Маtiz»ына Ильяс белән Зиләсен утыртып, атна саен Кышкарына кайтып бәрәңге чүпләрен утау, авылча дөнья көтү үзе бер рәхәтлек бирә аңа. Командировкаларга йөрергә, кешеләр белән аралашырга ярата. Лилиянең әдәбият-сәнгать дөньясына тартылуы улы Ильяска (Г. Камал театрында малайлар ролен башкара) һәм кызы Зиләгә (бию һәм музыка мәктәбенә йөри) күчкән.

 Эльмира ЗАКИРОВА – бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
 E-mail: Elmazit@yandex.ru
 Кредо: «Яраткан эшеңне эшлә, эшләгән эшеңне ярат».

Ул – бөтен барлыгы белән балачактан! Сабыйларга гына хас булган ихласлык, самимилек, һәр ишеткәнне чынбарлык итеп кабул итү, һәрнәрсәгә соклана, гаҗәпләнә белү – болар Эльмирага хас сыйфатлар. Актаныш районының Иске Байсар авылында, укытучылар гаиләсендә туып-үсә. (Зыялы, тәрбияле, белемгә омтылучан чын укытучы баласы!) «Татар журналистикасына укырга керәм», – дигән җирдән, документларын университетның татар бүлегенә тапшыра. Әмма язмыштан качып буламы: өченче курска җитүгә журналистика Эльмираны кабат ымсындырып үзенә тарта – Мөхәммәт Мәһдиевнең җиңел кулы белән ул студент чактан ук «Ялкын» хезмәткәре булып китә. Һәм... мәктәп, укучылар, пионер тормышына чума. (Язмыштан уза алмыйсың дидек бит!) Күпләр аны «Ялкын» журналының элеккеге редакторы дип белә.  Аның телендә бүген дә «Ялкын», «Алтын каләм», талантлы шәкертләре... «Сөембикә» Эльмираны яңа яктан ачты. Укучыларыбыз саннан-санга дәвамын көткән, чираттагы санның килүен көтеп җиткерә алмыйча, түземсезләнеп: «Бу тарихның ахыры ничек бетә? Алсу егете белән кавышамы?» – дип редакциягә шалтыратып сораган «Иясез шатлык» язмасын гына искә төшерегез... Өстәл артына язасы теманы «төбенә төшеп» өйрәнгәннән соң, башыннан ахырынача күз алдына китергәннән соң гына утырасы. Әйе, бары тик шулай – Эльмира башкача эшләүне күз алдына да китерми. Шагыйрь һәм шагыйрәләр иҗатына өч-дүрт җөмлә белән (башка урын юк!) шулкадәр дә төгәл итеп Эльмира гына бәя бирә ала. Журналда дөнья күргән һәр язмасыннан үзгә бер җылылык бөркелә – күңеле кебек...   

 

 Роза КАМАЛЕТДИНОВА – бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты (2006). Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, язучы. Журналның йөз еллыгы уңае белән Президентның «Рәхмәт сүзе»нә ия булды (2014).
 Кредо: «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк».

Атаклы Иж-Бубый мәктәбен, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган. Китапханәче, журналист, күптиражлы газета редакторы... Шул урау юллар аша үтеп, «Сөембикә» редакциясенә килгән. Әдәбият, сәнгать, тарих, күренекле шәхесләр – аның темалары. Болардан тыш, ул укучыларга язучы Роза Мулланурова буларак таныш. Балалар дөньясын, хатын-кыз психологиясен тоеп-аңлап, аларны тормышчан детальләр, нечкә, табигый штрихлар ярдәмендә җанландырып язган лирик хикәяләре аша авторның үзен тану кыен түгел. Әниләр җылысы, кеше хәленә керә һәм кызгана белү, хатын-кызга хас йомшаклык, нечкә тоемлау, ярдәм кулын сузарга һәрчак әзер булу, зирәклек, киң күңеллелек, ихласлык, иплелек... Роза Камалетдинова нәкъ үзе ич! Халкыбызның тел байлыгыннан бик оста файдаланып, йомры-җор сүзләр кыстырып җибәрүенә, «ни дип әйтеп әйткән ди», дип, сөйләменә үзенчә, Роза апача бер төсмер бирүенә, геройларын яратып  кайтып, соклануларына яки яшь аралаш гыйбрәтле язмышларын ачуына хезмәттәшләре инде күнегеп беткән. Ә укучылары өчен ул һәрчак көтелгән кунак.

 Асия ЮНЫСОВА – бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты (2002), Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә.
 Кредо: «Ятып калганчы, атып кал!»

Республиканың танылган журналисты. Заманында «Ватаным Татарстан» кебек зур газетада әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкләгән, «Татарстан», «Сәхнә» журналларының алыштыргысыз журналисты булган Асиянең тирән эчтәлекле, гыйбрәтле, эксклюзив, ювелир хезмәтенә тиң язмалары «Сөембикә» журналы битләрендә аеруча балкып, хатын-кызның нечкә, нәзберек күңеленә тәңгәл килеп урын ала. Редакциянең иң оператив, иң мәгълүматлы, иң таләпчән, телебезгә сак карап, аның бар аһәңен, бормаларын оста файдалана торган журналисты. Туры сүзле, гадел, эчендәге – тышында, тел-стиль чатаклыкларын гафу итә алмый.  Башкалар берничә көн язган мәкаләне төн эчендә яза да ата! Үз эшенең остасы. Аның геройлары – әдәбият-сәнгать, фән дөньясы  кешеләре. Хәер, ул үзе дә шулар арасында: әдәбият сөючеләр Асия Юнысованың шигырь-хикәяләрен яратып кабул итә. Ул – популяр җырлар авторы да. Асия Юнысова сүзләренә язылган җырлар Венера Ганиева, Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Фердинанд Сәлахов, Рөстәм Закиров кебек җырчылар репертуарында яңгырый.

 

 Газинур ХАФИЗОВ – фотокорреспондент, журналистларның «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты (2011)

  Кредо: «Кеше булган кешенең мең кешедә эше бар»

Фотоаппараты – муенда, авызы – колакта... Күз алдыгызга китерегез: редакциянең яза торган журналистлары бишесе биш якка командировкага чыгып китә икән, аларның бишесенә дә Газинур кирәк булып чыга! Менә шуннан башлана инде Париж аша Мамадышка, аннары Актаныш аша Тәкәнешкә барулар. Газинурсыз – ике кулсыз редакция халкы. Ә ул борынын чөйми, масаймый – кайчан да үз, гади, кечелекле Газинур булып кала. Гел елмаеп йөри (эчендә буран дуласа да!). Көлдерергә, шаяртырга аңа гына куш! (Авыз-борыны салынганнарга Голливуд елмаюы элеп өйрәнгән инде!). Тел бистәсе дип тә йөртәләр (бер дистә хатын-кыз белән бер бүлмәдә утыр да!) Җырларга яратуы да сер түгел (тәгәрмәч өстендә Оренбург далаларына, Урал тауларынача озын юллар уз да!) Шәһәрдә яшәсә дә, чып-чын авыл баласы булып кала белә Газинур: Саушта (Теләче районы) аны һәрвакыт умарталары, печән чаба торган болыннары, бәрәңге бакчалары көтә. Кирәк икән, аш-су әзерләүне дә булдыра, камыр да пешерә... Кешеләрне, табигатьне, иркенлекне ярата. Әйтәсе килгән фикере – фотоларында. Үзе режиссер, үзе яктыртып торучы, администратор, бильд-редактор, фотограф. Антуражларын да үзе таба. Бер, ике, өч... һәм могҗиза! Алар – Газинур күзе, аның кабул итүе, аның бер хәрәкәте аша меңәрләгән тиражлар белән дөньяга тарала.

 Фирдәвес ИСМӘГЫЙЛЕВА – корректор, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

Өтер, нокта, сызыклар, кисәкчә, ымлыклар, иярченле кушма җөмләләр – бар да аныкы. Татар, рус сүзләрендә генә түгел, кирәк икән, кытай иероглифларыннан да хаталар табып төзәтәчәк. Өстәлендә сүзлекләрнең ниндие генә юк! Авыл хуҗалыгы, медицина, хокук белеме, икътисад, сәясәт, тарих... «Сөембикә» кебек абруйлы журналда ялгыш та хата китәргә тиеш түгел!» Фирдәвеснең эш принцибы әнә шундый. Бәхәсле очракларда тел галимнәре белән үк элемтәгә керә.Төгәл, пунктуаль, туры сүзле, тынгысыз, җитез, тиктормас, тәвәккәл. Редакциядә Фирдәвес тагын бер «эш башкара»: гади укучы роленә кереп,  меңләгән журнал укучы хатын-кызларыбызның берсе, бәлки, беренчесе булып, һәр язмага үз бәясен белдерә. Ул барометр кебек: аңа ошаса, димәк, башкалар да яратып кабул итәчәк.
Илдары, кызлары, оныклары, бакчасы, чәчәкләре, гөбәдия-бәлешләре, җырлы күңеле – монысы инде «өйгә кайткач». Ләкин еш кына оныкларының тапкыр йөремсәк сүзләре, өйгә генә сыя алмыйча, эшкә дә «ияреп» килеп, безне көлдерә,  нәркис-лаләләре, дәлия-кашкарыйлары редакция бүлмәсендә хуш ис тарата, тәмле таба ашлары табынны бизи, ә бәйрәмнәрдә, әлбәттә инде, Фирдәвесне җырлатабыз.
     

 Нәфисә ӘСКӘРОВА – гамәли хезмәткәр. Икенче төрле аны, заманчалап, офис-менеджер дип йөртәләр. Ә безнең өчен ул редакциянең җаны, алтын йозагы, сер сандыгы, ахыр килеп, «Ашыгыч ярдәм» хезмәте.

 – Хәерле көн! «Сөембикә» тыңлый сезне!..
Шул гади генә сүзләрне дә ул җылы-җайлы итеп, кәефне күтәрерлек итеп әйтә белә – телефон чыбыгының теге башындагылар инде шундук дустанә мөнәсәбәткә күчә.    
Иң беренче булып эшкә килүче дә, гөлләргә иркәләп сулар сибүче дә, коллегаларын гына түгел, редакциягә йомышы төшүчеләрне дә ягымлы итеп каршы алучы да, җор, тапкыр сүзләре белән күңелне күтәреп җибәрүче дә – ул! «Сөембикә» редакциясенә юл гади, гадел, ипле, сабыр, төгәл, җаваплы Нәфисә аша.
Очсыз-кырыйсыз отчетлар, рәсми кәгазьләр, хатлар җибәрү, факстан хәбәрләр алу, почтага килгән язмаларны сәгате-минуты белән тиешле урынына урнаштыру, редакциянең күзгә күренмәс, тавык та чүпләп бетерә алмастай эреле-ваклы бетмәс-төкәнмәс эшләре... Нәфисәнең эше ул. Бер генә көн, юк, бер генә сәгатькә Нәфисә эштә күренмәсә дә, ике кулсыз калгандай булабыз – әйтерсең, редакция тормышы колеядан чыккан, җайлы-көйле эшнең ритмы бозылган.
Ә болай көненә йөзләгән кеше шалтырата, йөзләгән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Һәм кайчан да тыныч, җылы тавыш сәламли:
– «Сөембикә» тыңлый сезне!..


  Фәнзилә МОСТАФИНА – бүлек мөхәррире.

Арабызда иң яшь журналистыбыз ул. Акыллы, тыйнак, төпле, тирән, мәгънәле, диләр аның турында. Ә язмалары... Бәхәсле хәлләр, актуаль проблемалар хат юлга чакырган язмалар – һәрчак Фәнзиләнеке! Студент елларында ук «Шәһри Казан», «Безнең гәҗит» кебек басмаларда үткен каләме белән укучылар күңелен яулады. Чишелмәстәй тоелган кыенлыкларны чишә, чаң сугардай хәл-вакыйгаларны уңайга хәл итә дә куя тылсымлы каләме белән шул кыз! Казан федераль университетның журналистика факультетын быел кызыл диплом белән тәмамлаган Фәнзилә «Сөембикә» укучыларын да сөендерә хәзер. Хәер, аның тагын бер кызыл дипломы бар: ул инглизчәдән тәрҗемәче!  Нәрсә дә булса ачарга, өйрәнергә аңа гына куш! Төрек, инглиз, итальян телләрен өйрәнгән кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз! Журналист булу хыялы унынчы сыйныфларда укыганда гына күңеле ишеген каккан. Аңарчы китапханәче булам дип йөргән. Китап җене кагылган кыз эштә көннәр буе китап укып утырачак, янәсе. Фантастика, мемуарлар... Фантастика, дигәннән, ул үзен еш кына чит планетада итеп тоя хәтта. Шуңа да фантастик фильмнарны үзе генә берьялгызы карарга ярата – янында утыручылар артык бу очракта. Ә журналистикадан 100 тапкыр күңеле кайтып, 100 тапкыр гашыйк булырга өлгергән инде. Иң яраткан жанры – репортаж! Правасы бар, әлегә туган авылы Мөндеш белән Арча арасында руль артында күргәлиләр үзен. Шәп  хоккей җанатары. Сәяхәтләр, ерак командировкалар, маҗаралар, чит илләр – аныкы. Борынгы шәһәрләрне карап йөрергә, үзе өчен яңа илләр-җирләр ачарга ярата (төзелеп ятучы фатирының бер диварына зу-у-ур дөнья картасын эләчәк һәм барган-күргән илләренә флагчыклар кадаячак Фәнзилә). 

Экспериментлар ярата: үзен үзгәртүдән башлап (чәчен кистереп атты бит!),  яшәү урынына кадәр үзгәртеп ташлау берни түгел аңа!
 

 

 

ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com