Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Журнал тарихы

«Сөембикә» – хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналы. Ул Татарстанның визит таныкламасы. Журналны бүген татарлар яши торган барлык төбәкләрендә яратып укыйлар. Аны АКШ, Алмания, Финляндия, Япония, Кытай, Австралия, Төркия, БДБ илләрендә беләләр һәм үз итәләр.

1913 елның октябрендә «Сөембикә» журналының беренче саны дөнья күрә. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул иң популяр журналларның берсе.

 

  1. Ягъкуб ХӘЛИЛИЯгъкуб ХӘЛИЛИ 1913 елның 27 октябреннән 1918 елга чаклы «Сөембикә» иҗтимагый-сәяси һәм әдәби журналның мөхәррире була. Ул елларда журнал аена ике мәртәбә чыга. Шул чорда барлыгы 115 сан дөнья күрә. Ф. Сөләймания, М. Мозаффария, М. Акчурина, Ш. Әхмәдиев, Н. Думави, Р. Ибраһимия журналның актив авторларына әверелә. Татар хатын-кызлары өчен чыга башлаган бу беренче басма милләт аналарын тәрбияләүче журнал тууына тарихи нигез сала.
  2. Сайфи1926 елның августында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты Секретариаты киңәшмәсендә СССРда яшәүче татар хатын-кызлары өчен аерым басма кирәклеге турында Г. Таҗетдинова чыгыш ясый. «Азат хатын» журналын чыгару турында карар кабул ителә, редколлегия раслана. 1927 елның июль санына кадәр басма редколлегия имзасы белән чыгарыла. Июль саныннан аңа Ш. Кәримова кул куя. 1928-31 нче елларда Ш. Азанова мөхәррирлек итә.
  3. Гөлчирә ГАФУРОВАГөлчирә ГАФУРОВА 1931–1937 елларда журнал коллективын җитәкли: Башта «Азат хатын»ның җаваплы сәркатибе, аннары баш мөхәррире була. Журналның 40 еллыгы уңаеннан ТАССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. «Безнең бурычыбыз – колхозларда хатын-кызны алгы сафка чыгарудан һәм бу көчне эшкә җигүдән гыйбарәт», – дип яза журнал ул чорда.
  4. Рокыя ӘХМӘТШИНАРокыя ӘХМӘТШИНА журналны 1937–1941 елларда җитәкли. «Күренекле әдипләребездән М. Җәлил, Г. Кутуй, М. Әмир, Ә. Исхак, Г. Хуҗиев, Х. Хәйри, Г. Әпсәләмов, Г. Кашшаф, С. Урайский, Ә. Юныс журнал чыгаруда күп ярдәм иттеләр», – дип яза ул истәлекләрендә. Бу чорда журналның тиражы җиде мең ярым данә булган, ул 16 биттә чыккан.
  5. Асия ХӘСӘНОВААсия ХӘСӘНОВА журнал чыгуда унҗиде елга сузылган тәнәфестән соң, 1958 елда яңадан чыга башлаган «Азат хатын» журналына мөхәррир итеп билгеләнә. Журналның популярлыгы күзгә күренеп арта. Тираж 362 мең данәгә җитә. Басма йөзен тамырдан үзгәртә: гаилә, ата-ана, бала проблемаларына якыная. Журнал СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә 1976 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.
  6. Венера ИХСАНОВАВенера ИХСАНОВА 1977–1988 елларда «Азат хатын»ны җитәкли. Нәкъ менә шушы елларда журнал Советлар Союзының бөтен төбәкләрендә яшәүче татар хатын-кызларына барып ирешә. Анда гореф-гадәт, йолалар, милли үзаң, тарих, тел турында язмалар киң урын ала. Татарстандагы хәлләр белән чит илләрдә яшәүче татарлар журнал аша таныша. Бу елларда журналның тиражы 487 меңгә җитә.
  7. Роза ТуфитулловаРоза Туфитуллова 1988–2000 елларда баш мөхәррир булып эшләп, тарихка аерым зур вакыйга белән кереп кала. Ул эшләгән чорда журнал тормышында яңа эра – «Сөембикә» эрасы башлана. Журналның концепциясе яңартыла, ул үз үсешендә яңа баскычка күтәрелә, халыкара аренага чыга, «Периодика Исламика» Каталогына кертелә. «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлары берләшмәсен оештыру, күренекле хатын-кызларның милләт файдасына кылган игелекле эшләрен бәяләү өчен «Сөембикә» беләзеге дигән абруйлы бүләкне булдыру, «Киленбикә», «Гыйффәт туташ» дигән затлы бәйге-тамашалар уздыру, «Бишек җыры», «Казан сөлгесе» конкурслары белән укучыларны кузгату – болар барысы да ул мөхәррирлек иткән дәвердә башкарыла. Яңарыш чоры «Сөембикә»се татар халкының киләчәге яшь аналарның, яшь кызларыбызның әхлакый, рухи халәтенә бәйле булуын, аналарның аерым хокукларга ия булырга тиешлеген, хатын-кызларның дәүләткүләм эшләрдә катнашу хокукын армый-талмый исбатлый.
  8. Фирая БӘДРЕТДИНОВАФирая БӘДРЕТДИНОВА «Сөембикә»нең 2000–2009 еллардагы баш мөхәррире. Журналда «Асылъяр» кушымтасы барлыкка килә. 2001 елда «Сөембикә» «Бәллүр каләм» конкурсында «Ел журналы» исеменә лаек була. VI Бөтенроссия матбугат фестивалендә хатын-кызлар өчен чыгарыла торган басмалар арасында иң яхшысы дип табылып, җиңүче дипломы белән бүләкләнә, Россия матбугатының Алтын фондына кертелә.
  9. Ләйсән ЮНЫСОВАЛәйсән ЮНЫСОВА журналны 2009 елдан җитәкли. Татарстанның Язучылар берлеге, Иҗтимагый палата әгъзасы (2011–2012). Ул «Сөембикә»нең җәмгыятьтәге ролен янә күтәрү, басманың кыйбласын саклап калып, замана хатын-кызлары мәнфәгатьләренә яраклы итеп үзгәртү өстендә эшли. Журнал тагын бер мәртәбә «Бәллүр каләм» иясе була. Республика матбагалары арасында үткәрелгән биш бәйге җиңүчесе дип табыла, ике тапкыр «Ел иганәчесе» буларак бүләкләнә.
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com