Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ КОТЛЫ БУЛСЫН!

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ КОТЛЫ БУЛСЫН!

30 августа 2018
149 карау
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Татарстанның дәүләт бәйрәмнәре арасында  иң  күренеклесе – Республика көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

1990 елның 30 августында булган олы бу вакыйганың әһәмиятен еллар узган саен яхшырак аңлый барабыз. Егерме сигез ел элек күпмилләтле халкының язмышы өчен җаваплылыкны республика үз өстенә алды.

Бөтен Россия белән берлектә без күчеш чорының кыенлыкларын җиңеп чыктык, социаль-икътисадый һәм рухи-мәдәни үсешнең яңа баскычына күтәрелдек, татарстанлылар тормышының югары стандартларын тәэмин иттек.

Татарстанның сәяси тотрыклылык  нигезен милләтара һәм динара татулыкның күп еллар дәвамында булдырыла килгән  традицияләре, хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм тармакларының каршылыксыз эшчәнлеге, граждан җәмгыяте институтларының уңышлы үсеше тәшкил итә. Бу тотрыклылык республика Конституциясе һәм законнары белән гарантияләнә.

Шушы казанышларга таянып, республика бүген илнең алдынгы төбәкләре сафында ышанычлы адымнар белән алга бара. Безнең башлангычлар Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте  тарафыннан һәрчак хуплап кабул ителә.

Үсештә юл күрсәтүче маяклар буларак хәзерге вакытта Кама инновация территориаль-җитештерү кластерын, «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналарын, социаль-икътисадый үсешнең алдынгы территорияләрен күрсәтергә мөмкин.

Без киләчәк буыннарның мул тормышта яшәвен тәэмин итәргә сәләтле  тиңдәшсез производстволар ачабыз.

Без юлларны, шәһәр һәм авылларыбызны төзекләндерәбез, заманча уңайлы торак төзибез.

Без яңа уку йортлары, сәламәтлекне ныгыту, дәвалану үзәкләре ачабыз. Боларда инде хәзердән үк яхшы белем һәм югары технологияле медицина ярдәме алырга мөмкин.

Казанда күптән түгел генә булып узган футбол буенча дөнья беренчелеге уеннары республикабыз башкаласының илкүләм һәм дөньякүләм дәрәҗәдә күренекле спорт мәркәзләренең берсе дигән статусын тагын бер кат дәлилләде.

Икътисадтагы, социаль өлкәдәге казанышлар, гаять үзенчәлекле тарихи-мәдәни мирасыбыз, ватанпәрвәрлек, Россияне, туган Татарстаныбызны ихлас ярату хисләре яшен-картын, милләте, дине, һөнәре төрле булган, төрлечә уйлаучы һәм фикерләүче кешеләрне берләштерә, якынайта.

Республикабызның тырыш хезмәткә, игелекле ниятләргә нигезләнеп, көчле үсеш кичерүче төбәк дигән шөһрәте,  халкыбызга хас кунакчыллык дөньяның төрле почмакларыннан Татарстанга сәяхәтчеләрне, кунакларны җәлеп итә һәм аларның саны көннән-көн арта бара.

Кадерле дуслар!  

Республика көнендә зур канәгатьлек һәм горурлык белән тормышыбызның барлык өлкәләрендә зур уңышларга ирешүебез турында әйтә алабыз.

Сезгә, хөрмәтле татарстанлылар, нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек,  бәхет һәм иминлек телим.

Бәйрәм күңелле узсын!

Республика көне белән!

 ТР Президенты Матбугат хезмәте
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com