
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, күренекле җәмәгать эшлеклесе, «Сөембикә» журналының редколлегия әгъзасы СӘРИЯ ХАРИС кызы САБУРСКАЯ хезмәтендә ирешкән уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медале белән бүләкләнде.
Ихластан котлыйбыз, халкыбыз файдасына кылган игелекле эшләрендә, яңа башлангычларында күркәм нәтиҗәләр, иҗади хезмәттәшлектә уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез!
Ихластан котлыйбыз, халкыбыз файдасына кылган игелекле эшләрендә, яңа башлангычларында күркәм нәтиҗәләр, иҗади хезмәттәшлектә уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез!
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
- Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исемфамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
- Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
- Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
- Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.
Сезнең фикер
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.