Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Ураза бәйрәме белән!

Ураза бәйрәме белән!

15 июня 2018
120 карау
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме – Гайдел фитр уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.

Бу көннәрдә миллионлаган мөселман якты сөенеч  һәм канәгатьлек хисләре кичерә, Аллаһы Тәгаләгә аның чиксез рәхмәт-мәрхәмәте өчен олылау сүзләре белән мөрәҗәгать итә.  Коръән Кәрим кушканнарын төгәл үтәп, изге Рамазан ае дәвамында ураза тотып, мөэминнәр ихлас догалары белән җаннарына сафлык өстәде, өммәтнең әхлакый нигезләре тагын да ныгуга үз өлешен кертте.

Татарстанда Ураза гаетен бәйрәм итүдә ата-бабаларыбызның күпгасырлык дини, рухи традицияләре чагылыш таба. Алар дуслык һәм татулык идеяләренә, туган телгә, бай мәдәниятебезгә   ихтирамлы карашларга нигезләнгән. Республикабызда мөселманнарның хәйриячелек һәм иганәчелек  рәвешләре елдан-ел төрлеләнә баруы, аларның халыкның киңрәк катлавына игелекле эшләр кылуы гаять куанычлы күренеш. Бик күп урыннарда авыз ачу мәҗлесләре уздырыла. Республика ифтарына гына да ун меңгә якын кеше җыелды.

Бик күп милләт һәм төрле дин тотучылар вәкилләре дус-тату гомер кичергән Татарстанда Ураза гаете – аеруча зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе. Шунысы да мөһим: быел үзенчәлекле рухи традицияләребез белән Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары да таныша алачак.

Дин тотучыларның бу көннәрдә камилләшүгә, шәфкатьлелек һәм миһербанлыкка омтылышы тагын да ныгый, алар бергәләп гыйбадәт кыла,  мул табыннар тирәли җыелыша.

Олуг бу бәйрәм һәммәбезгә рухи яңарыш шатлыгы, хезмәт дәрте бирсен, бердәмлеккә рухландырсын! Сезгә бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».

ТР Президенты Матбугат хезмәте.
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com