Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

21 февраля 2018
197 карау
Кадерле татарстанлылар! Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм.
 
Бүген дөньяда якынча алты меңнән артык “тере” тел  исәпләнелә. Ләкин зур борчу тудыра торган факт бар, аларның күбесенә тулысынча юкка чыгу куркынычы яный. Аз санлы халык вәкилләре көчлерәк тел мохите белән бәйләнешкә кереп, туган тел күнекмәләрен  оныталар  һәм үз мәдәнияләре белән элемтәне югалта баралар. Әлеге мәсьәләгә дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итү, телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген  саклау  максатында 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясендә 21 февральне  Халыкара туган тел көне  дип игълан итү турында карар кабул ителде. БМО генераль Ассамблеясы бу инициативаны хуплады, һәм әлеге истәлекле датаны җир шарының бөтен почмакларында да билгеләп үтәләр.
 
Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсенә  ни өчен зур игътибар бирелә соң?  Бу сорауга җавап итеп, ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова сүзләрен китерәм: “Телләр безнең үзебезне, фикерләребезне һәм үзенчәлегебезне чагылдыра. Теләсә кайсы мәдәниятне ихлас  аңларга ярдәм итүче телләр төрлелегенә карата ихтирамлы мөнәсәбәттән башка чын диалог һәм нәтиҗәле халыкара хезмәттәшлек мөмкин түгел.  Телләрнең күптөрлелеге үзара кызыксыну  уятырга һәм халыклар арасындагы  дуслыкны ныгытырга ярдәм итә.  Нәкъ менә шуның өчен телләрне өйрәнү  тынычлык һәм  яңарыш  билгесе булып тора.” Туган тел – теләсә кайсы халыкның төп үсеш күрсәткече,  дөньяны кабул итү алымы һәм рәвеше, шәхеснең иҗади билгеләнү мөмкинлеге, матди һәм рухи мирасны саклауның  төп коралы, буыннардан-буыннарга тапшырыла торган гореф-гадәтләрнең бай хәзинәсе.
 
Кадерле ватандашлар!  Илебезнең лингвистик картасы  гаҗәеп дәрәҗәдә төрле төсләргә бай.  Россия Федерациясе халыкларының һәркайсы (соңгы халык санын алу белешмәләре буенча 190нан артык халык исәпләнелә)   күпгасырлык тарихка, үзенчәлекле мәдәнияткә ия һәм һәр халыкның тутыкмас мәдәни мирасы – туган теле бар.  Мондый байлык – безнең уртак хәзинәбез, татулык һәм дуслыкны саклау, чын демократик дәүләт төзү юлында  алга бару  хакына   үзара рухи баюның һәм халыклар арасындагы хезмәттәшлекнең гамәли чарасы. Без Россия халыкларының  тел төрлелеген хөрмәт итәргә һәм аны һәрьяклап үстерергә  тиешбез, чөнки  ата-бабалар мәдәниятеннән читләшү кешенең милли горурлыгын  кыерсыта, аның этник үзаңын  кимсетә,  мәңгелек кыйммәтләрне боза. Һичшиксез килешерсез дип уйлыйм, үз тамырларыңны ихтирам итмичә, үзара тигезлек һәм  аңлашу принципларына  нигезләнә торган  мәдәниятара  бәйләнешләр мөмкин түгел.
 
Бүген сезне Халыкара туган тел көне белән котлап,  күптелле Ватаныбыз киңлекләрендә  үзара ихтирамга нигезләнгән  дуслыкның тагын да ныгуын телим.  Үзебезне, туган халкыбызның бер өлеше буларак тоеп,  бер-беребезгә ихтирамлырак һәм игътибарлырак булыйк.  Туган тел көне  тынычлык, дуслык бәйрәме булсын!

чыганак: http://tat.gossov.tatarstan.ru/news/show/5187
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com