Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → ​5 февраль – Сөмбел көне!

​5 февраль – Сөмбел көне!

05 февраля 2018
377 карау
Сөмбел... Әллә нинди сөйкемле сөяге бар шуның! Дөньясын онытып көлүләре, бары сиңа гына туры килерлек матур сүзләрен табып эретүләре, җитди урыннарда  да гөнаһсыз сабый булып кала белүләре, бары Сөмбелчә генә күз кысып куюлары, «юк!» дигән сүзне кырт кистереп әйтә белүләре... беркемдә булмаган бижутерияләре, өстендәге күлмәгенә карап, әле зәңгәр томанга төренеп, әле пион чәчәге кебек балкулары... аһ, барысы да килешә! Иртән кофе пешерүендә дә, чит илләрдән (һәм Зәйдән дә!) кайтып кереп редакция ишегеннән атлап керешләрендә дә ниндидер сер бар аның! Сөмбелне яңача ачасыгыз килсә, Камал театрына барыгыз! Ул инде анда редакциядәге джинсылы үсмер кыз кебек түгел, ул –  алиһә! Киң итәкле бәйрәм күлмәге аны тагын затлырак күрсәтә. Ул үзе дә уңай персонаж кебек. Тамашачылар әллә каян танып сәламли үзен! (Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» драмасын күпләр яратып тамаша кылган дип беләбез...)

Кирәк чакта – тәвәккәл, кайчакларда – пошмас (вакыты белән хатын-кызга анысы да кирәк!), һәрвакыт – позитив, гадәттә – креатив... Кыскасы, безнең Сөмбел бу! Зыялы нәселнең затлы баласы! Белеп торыгыз: 5 февраль – Сөмбел көне! Әйдәгез, Туган көне белән котлыйк аны! Иҗатында – уңышлар, гаиләсендә – бәхет юлдаш булсын һәрчак!           
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com