Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

31 декабря 2017
273 карау
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны якынлашып килүче Яңа 2018 ел белән котлады.
"Кадерле татарстанлылар! Һәрберебез якты өметләр баглаган Яңа ел якынлаша. Бу бәйрәм – якыннарыбыз белән җыелышып, узып баручы елның күңелле мизгелләрен искә алу һәм киләчәккә планнар кору өчен иң күркәм вакыт.
2017 ел республика өчен шактый нәтиҗәле булды. Нефть химиясе һәм машина төзү тармакларында уңышлы проектларны гамәлгә ашыру, киң колачлы модернизацияләү эшләрен башкару нигезендә икътисадый үсеш һәм барлык социаль программаларның үтәлеше тәэмин ителде.

Якынча чирек миллион татарстанлының торак шартлары яхшыртылды.
2017 елда кырлардан җыеп алынган мул уңыш авыл халкының республикабызга зур хезмәт бүләге булды.

Рус архитектурасы һәйкәлләре – Успение соборы һәм Зөя монастыре – ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
Казанышларыбызда республикада яшәүче һәркемнең хезмәте, өлеше бар, шуның өчен һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм.
Татарстанга һәрьяклап ярдәм күрсәтүе өчен без илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга олы ихтирамыбызны белдерәбез.
Икътисад өлкәсендәге уңышларыбыз, традицияләребез, Ватанны ихлас ярату хисе республикабызның алгарышлы үсешенә ышаныч тудыра.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 2018 елның иң әһәмиятле сәяси вакыйгасы булачак. Әлеге сайлау кампаниясе иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм гражданлык җаваплылыгы шартларында узар дип ышанам.

Футбол буенча дөнья беренчелегендә катнашучыларны без халкыбызга хас кунакчыллык белән каршы алырга әзерләнәбез. Республикабызда игълан ителгән Лев Толстой елы рухи мирасыбызның аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән гуманизмның җәмгыятебез өчен гаять мөһимлегенә тагын бер дәлил булыр дип уйлыйм.

Безнең уй-фикерләре дә, эш-гамәлләре дә күпмилләтле илебезнең башка халыклары белән уртак. Бу бердәмлекне саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру – изге бурычыбыз.
Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә чын күңелдән тынычлык, иминлек, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар, бәхет һәм шатлыклар телим.
Бәйрәм котлы булсын! Яңа 2018 ел белән!" - диелә Президент котлавында.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/31/155277/
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com