Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятен юбилей белән котлады

Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятен юбилей белән котлады

05 октября 2017
91 карау
«Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды», – диелә котлауда.

 «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы юбилее уңаеннан Татарстан Президенты котлау юллады:

«Чын күңелдән «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен юбилей белән котлыйм!

Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды.

Бүген ул Россиянең әһәмиятле, һәрдаим үсә торган төбәк медиакомпанияләреннән санала, шулай ук актив рәвештә мультимедия технологияләрен куллана, социаль челтәрдәге урынын үстерә, цифрлы телетапшырулар форматына күчү юнәлешендә җитди эш алып бара. Шуның белән бергә, Татарстанның басма брендларын һәм аларның социаль юнәлештәге эшчәнлеген кадерләп саклый. Милли, шул исәптән балалар басмасына ярдәм итү, сыйфатлы журналистикага омтылыш - медиакомпаниянең өстенлекле бурычы. Күп гасырлар дәвамында милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык белән дан тоткан Татарстан өчен бу аеруча мөһим.

«ТАТМЕДИА» җәмгытенең 10 еллык юбилее медиакомпаниянең яңа уңышларга ирешү юлында мөһим бер дәвере булачагына ышанам. Әлеге юнәлештә иҗади эзләнүләр һәм профессионализм сезнең тугры юлдашчыгыз булсын! Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/05/149630/
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy