Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Эльмира Закированы котлыйбыз!

Эльмира Закированы котлыйбыз!

24 мая 2017
817 карау
Редакциябездә инде бер атна буе бәйрәм рухы хөкем сөрә. Чәчәкләр алып киләләр, котлау сүзләре җиткерәләр. Аларның барысы да бер кешегә – хезмәттәшебез Эльмира Закировага. Яңа гына табадан төшкән китабының сөенчесен алып та бетермәде, «Бәллүр каләм» журналистлар бәйгесендә «Журналистикада исем» номинациясендә җиңү яулады ул! Моңарчы «Алтын каләм»е булган (каләмдәшебез «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең беренче көненнән алып, бүгенгәчә оештыру комитетында!) Эльмирабыз, ниһаять, каләмнең «бәллүре»нә дә ия. Лаек, бик лаек иде ул бу җиңүгә. Студент елларында ук «Ялкын» журналында эшли башлап, 33 ел гомерен шушы матбагага багышлаган (шуның 16 елы – баш мөхәррир вазифасында!), анда эшләү дәверендә күпме балага канат куйган, алардан тулы бер буын журналистлар тәрбияләгән, бүген исә «тәмле» язмалары белән «Сөембикә» укучыларын сөендереп торган Эльмира бит ул! Аңа киләчәктә дә иҗат уңышлары, бетмәс-төкәнмәс илһам, гармония, күңел тынычлыгы, сәламәтлек телибез. «Иясез шатлык» дип аталган китабы да соңгысы булмасын. Эльмирабызның язар сүзе дә, укучылар белән уртаклашырдай матур истәлекләре дә күп әле!
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com