Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат көне белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат көне белән котлады

19 мая 2017
148 карау

Бүген, Татарстанда Матбугат көне уңаеннан, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Республика массакүләм мәгълүмат чараларының хөрмәтле ветераннары һәм  хезмәткәрләре!  Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүген тормышны мәгълүмат алмашудан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Матбугат һәм электрон басмалар, радио һәм телевидение, спутник аша һәм мобиль элемтә безгә мөһим эшләрдән хәбәрдар булу мөмкинлеген бирә, дөньякүләм, илебез һәм республикабыз эчендәге актуаль вакыйгалар белән даими таныштырып тора.

Татарстан массакүләм коммуникация чаралары граждан җәмгыятенең  мөһим институтына, тоткарлыксыз мәгълүмат чыганагына, киңәшчегә һәм республикада бара торган вакыйгаларның хәбәрчесенә әверелде. Күп очракта җирле матбугат чаралары халыкның гозерен хакимияткә җиткерергә ярдәм итсә, дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнарын гади халыкка якынайта, аларны  борчыган мәсьәләләрне күрергә һәм тирәнрәк аңларга булыша. Көнүзәк мәсьләләрнең тизрәк хәл ителеше күп очракта хакимият структуралары белән җирле масс-медианың конструктив эшенә бәйле була.

Күпсанлы басмалар, телерадиоканаллар, үз йөзен булдырып һәм үз фикерен чагылдырып, татарстанлыларны борчый торган иң кискен темаларны яктырта торган бердәм мәгълүмат кыры хасил итәләр. Һәр көн һәм һәр сәгать саен сез  зур күләмле һәм нәтиҗәле эшләр башкарасыз. Бүген республикабыз журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда, үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән яраткан газетабыз “Республика Татарстан”ның иҗат коллективын шушы истәлекле дата белән тагын бер мәртәбә  тәбрик итәм!

Кадерле дуслар! Сез язмышыгызны үтә дә җаваплы һөнәр белән бәйләгәнсез, һәрвакыт вакыйгаларның алгы сызыгында торасыз, халык белән турыдан-туры аралашып яшисез. Җәмгыятьнең әхлакый-психологик торышы, асылда, аның бүгенгесе һәм киләчәге сезнең сүзнең никадәр үтемле булуына, үз вакытында әйтелүенә бәйле.

Ватаныбыз журналистикасының иң яхшы традицияләрен саклагыз. Иҗтимагый тормышта актив катнашыгыз. Хакыйкатькә һәм дөреслеккә хезмәт итегез. Куелган максатларыгызга ирешегез. Яңа алымнар һәм яңа ысуллар табу теләге,  иҗади куәтегез беркайчан да сүнмәсен!

Сезгә бәхет, исәнлек-саулык, һөнәри казанышлар һәм кызыклы проектлар телим. Рейтингларыгыз югары, тиражларыгыз күп, укучыларыгыз бихисап булсын. Бәйрәм белән!" – диелгән Фәрит Мөхәммәтшинның котлавында.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com