Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Кәшифә Кашшаф кызын котлыйбыз!

Кәшифә Кашшаф кызын котлыйбыз!

23 апреля 2017
574 карау
Моннан 50 ел элек шифалы сулы челтер чишмәләре, җиләкле–бөрлегәнле урманнары, мәһабәт таулары белән үзенә бер ямьле булган Кама Тамагы районы Кече Кариле авылында туып-үскән, хәзер дә туган төбәгендә гомер итүче Гимадиева-Бурнашева – Кәшифә Кашшаф кызы үзенең гомер бәйрәмен – алтын юбилеен бәйрәм итә.



Яшьлек дустыбыз, классташабыз Кәшифә!
Дөньяга аваз салган көннән алып, кеше гомер баскычлары буенча алга үрмәли. Иң элек гамьсез балачак бусагасын, яшьлек еллары белән бергә бәйләнгән мәктәп елларын, шатланып-канатланып зур адым белән атлап чыккан мөстәкыльлек бусагасын, ә аннан инде тагын-тагын бик күп баскычларны үтә. Аларның биеге дә, тәбәнәгрәге дә, шомасы да, сикәлтәлесе дә булгандыр. Чөнки ул баскычлар үтелгән һәм әле тагын да үтәсе тормыш үре баскычлары. Болар барысы мизгел булып гомер дәфтәренә язылган.

Нинди генә булса да гомереңнен алтын урталыгына матур нәтиҗәләр белән киләсең. Яратып башкара торган хезмәтең, ныклы гаиләң, һәр чакта да иңен куярга әзер торган тормыш юлдашың Слава, берсеннән-берсе тәрбияле балаларың Сиренә, Азат, Денис, сөеп туймас онык-оныкчыкларың – болар барысы да синең акыллы, уңган хатын-кыз, кадерле әни, йомшак күңелле дәү әнинең үзе теләгәнчә тудырган тормышы. Гомерләренең соңгы көненә кадәр кадерле әти -әни булып яшәгән, җылы караш, татлы сүздән, тәмле ризыктан өзелмәгән әниең Асия һәм әтиең Кәшшаф аганың хәер-фатихасын да алып кала алган бала да син.



Дөрес, тормыш юлы шома гына бармый. Син бу тормыш сукмагыннан сынмыйча, сыгылмыйча, бик күпләргә үрнәк булырлык итеп хатын-кызга гына хас горурлык белән, башыңны югары тотып үтә белдең. Көчле рухын, үҗәтлегең, кешелеклелегең, авырлыклар алдында бирешмәскә ярдәм итте.

Кәшифәбез! Сине ихлас күңелдән туган көнең – Олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Еллар уза диеп уфтанмыйча, һаман да шулай яшь, чибәр булып, яшьлек матурлыгын югалтмый алга карап, ныклы исәнлек, озын гомер белән, пар канат җылысы астында, дусларың-туганнарың янәшәсендә, бәхет-сәгадәткә төренеп, тормыш бәрәкәтенә шөкерана кылып, тормыштан ямь, яшәүдән тәм табып, авырлыкларга бирешмичә, озак еллар бергәләшеп яшәргә Ходай Тәгалә насыйп итсен үзеңә.

Бүгенге көнең матур, киләчәге тагын да ямьлерәк булсын!

Сине яратып Кама Тамагы районы Олы Кариле урта мәктәбен 1984 елда бергә тәмамлап чыккан сыйныфташларың.
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com