Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Айрат Сибагатуллин сәнгать сөючеләрне Халыкара театр көне белән котлады

Айрат Сибагатуллин сәнгать сөючеләрне Халыкара театр көне белән котлады

27 марта 2017
678 карау
Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мәдәният өлкәсе хезмәткәрләрен Халыкара театр көне белән котлады. "Театрның җәмгыять тормышындагы роле бәяләп бетергесез. Балалар өчен ул әйләнә-тирә мохитны тануга ишек булса, яшьләр өчен – үз-үзләрен таныту һәм бу дөньяда үз бурычларын аңлау юлы, олылар өчен – таныш образ һәм хәлләрдә гәүдәләндерелгән тулы бер гомер, җанга сихәт бирә торган кешелек мөнәсәбәтләре матурлыгы, рухилык һәм кешелеклек чыганагы, тормышны көндәлек һәм гадәтилек аша күрү мөмкинлеге”, - диелә котлауда.

“Татарстан театрлары Россия театр сәнгатен үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертә, аларның спектакльләрен республикада һәм аннан читтә дә яраталар һәм көтәләр. Татарстан театрларның үзләренә генә хас традицияләре, бай репертуар, зур яңгыраш тапкан фестиваль чаралары үткәрү, театр конкурслары һәм фестивальләрьдә уңышлы катнашу һәм җиңү, Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы коллективлары һәм театр белгечләре белән хезмәттәшлек, театр дөньясының мәгълүмати ачыклыгы – болар Татарстан Республикасында заманча театр даирәсен уңышлы үстерү өчен җирлек булып тора”, - дип дәвам итә министр.
Ул бүгенге көндә Казанның театр дөньясы төрле формалар һәм жанрлар киңлеген тәкъдим итүен, анда профессиональ коллективлар гына түгел, иҗат лабораторияләре һәм эксперименталь проектлар тәкъдим итүче яшьләр дә җәлеп ителүен билгеләп үткән. XXXV Ф.И.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале үтүен, тиздән XXX Р.Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале узачагын, Татарстанның театр җәмәгатьчелеге профессиональ татар театры һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәчәген билгеләп үткән.
"Халыкара театр көнендә традиция буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана” театраль премиясен тапшыру булачак. Ул театр сәнгате өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен бирелә.

Хөрмәтле театр эшлеклеләре! Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм дуслык, иң яхшы театр традицияләрен саклап калу, Татарстанда театр сәнгатен үстерүдә зур уңышларга ирешүегезне телим!" - диелгән министрның котлавында.

чыганак: http://tatar-inform.tatar
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com