Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → 8​ Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

8​ Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

07 марта 2017
515 карау
Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлыйм.
Гасырлар уза, чорлар алмашына, әмма мәхәббәт, матурлык идеаллары чагылыш тапкан гүзәл хатын-кыз образы үзгәрешсез кала. Сез – Җир йөзен бизәгән чәчәкләр кебек, дөньяга ямь һәм наз өстисез. Гаилә учагын сүндерми саклый белүегез, сөйгәннәрегез һәм якыннарыгызга җан җылысы бүләк итүегез, балаларыбыз йөрәгендә Ватанны ярату, халкыбызның рухи хәзинәләренә ихтирам хисләре тәрбияләвегез өчен без сезгә чиксез рәхмәтле.
Элеккеге әһәмиятләрен җуймыйча, киресенчә, яңа, заманча төс алган бәйрәмнәр байтак. Халыкара хатын-кызлар көне – шундыйларның иң күркәме. Төсләр балкышына, язгы матурлыкка, елмаюларга, сөю хисләренә төренгән 8 март һәркемнең йөрәгенә бик якын, аны халык бергәләп, тантаналы итеп билгеләп үтә.
Татарстан хатын-кызлары – уңган һәм булдыклы, алар һәркайда беренче. Сезнең мәдәният, мәгариф, фән, дәүләт идарәсе, бизнес, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләре үсешенә керткән өлешегез гаять зур.
Әмма хатын-кызның иң зур бурычы – Ана булу, әлбәттә. Күренекле татар шагыйре Һади Такташның: «Ана – бөек исем! Нәрсә җитә Ана булуга?! Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда!» – дигән юлларын һәрберебез яхшы хәтерли. Күпмилләтле халкыбыз әлеге әхлакый принципка һәрчак тугрылыклы каласына шигем юк.
Хатын-кыз ветераннарыбыз һәм яшьлекләре сугыш елларына туры килгән апаларыбыз аеруча олылауга, кадерләүгә лаек. Аларның сугышчан һәм хезмәт батырлыгы киләсе буыннар өчен матур үрнәк булып торачак. Чын күңелдән сезгә озын гомер, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телим!
Мөхтәрәм хатын-кызлар, бу нурлы бәйрәм сезгә күңел күтәренкелеге, сөю шатлыгы өстәсен, үзегезгә ышанычыгызны арттырсын!
Таянычыбыз да, горурлыгыбыз да – сез! Без, ир-егетләр, сезне яратабыз!
Бәхетле булыгыз!


Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com