Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Эльмира ЗАКИРОВАны туган көне белән котлыйбыз!

Эльмира ЗАКИРОВАны туган көне белән котлыйбыз!

19 декабря 2016
967 карау

Бүген безнең «Сөембикә» редакциясендә бәйрәм – журналыбызның проза һәм шигърият бүлеге мөдире, сан саен берсеннән-берсе кызыклырак язмалар авторы Эльмира апабыз Закированың туган көне.

Гомер үткән саен гел яшәрә генә барган кешеләр була. Эльмира апа нәкъ шундый кеше. Моның серен үзеннән дә кат-кат сораганыбыз бар. «Бәлки, гел балалар арасында кайнашкангадыр», – ди ул, тыйнак кына елмаеп. Әнә шундый ул безнең башта «ялкынлы» булса (Эльмира апа Закирова – хезмәт юлын «Ялкын»журналында гади хәбәрче булып башлап, озак еллар аның баш мөхәррире булган кеше), хәзер инде «сөембикәле» Эльмира апабыз.

Мәңге яшь, саф күңелле булуының сере балалар-яшүсмерләр дөньясына гына бәйле түгеллеген, без бит беләбез. Аның сере – Эльмира апаның үтә дә нечкә, сизгер күңелендә, кешеләргә гел яхшылык кына теләгән, кирәксә, тәүлекнең теләсә кайсы мизгелендә ярдәмгә омтылган йөрәгендә, беркайчан беркемнән көнләшә белмәгән, берәүгә дә энә очы кадәр дә начарлык теләмәгән җанында. Кешеләргә гел яктылык, яхшылык, җылылык китереп яшәгәнгә күрә әнә шулай мәңге яшь ул.

Эльмира апа, бөтен редакциябез белән (безнең котлауларга син чыгарган «Ялкын»ны укып үскән, хәзер инде синең язмаларыңны «Сөембикә»дә күреп куанган меңләгән укучың да кушыладыр) сине туган көнең белән тәбриклибез. Алдагы көннәр сиңа бары тик шатлык-куаныч, бәхет-сөенеч алып килсен. Тормышыңда уңышлар телибез. Иң мөһиме – без сине бик нык яратабыз!

«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com