Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз!

Бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз!

05 ноября 2016
1003 карау
Кадерле Камәрия Зиннуровна!

Сезне бүген чәчәкләргә күмәсе килә... Иң матур сүзләрне сайлап, зурлыйсы, эчкерсез рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Сез иң гүзәл кеше икәнсез!.. Сезнең хакта шулай дип әйтәсе килә... Казанның атаклы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясенең данлы тарихы Сезгә барып тоташа. Ул, мөгаен, дөньясында бер гимназиядер! Серле, рәхәт, бала күңеленә хуш килерлек белем утравы! Барча әти-әниләрнең хыялында йөргән уку йорты! Никадәр затлы, зыялы, белемле, тәрбияле милләт кызлары һәм уллары үстереп чыгардыгыз бит Сез! Чын шәхесләр тәрбияләдегез! Башка бер мәктәптә дә булмаган яңалыклар, расписаниедәге яңа фәннәр, гаҗәеп укытучылар, чит илләр белән элемтәләр, көтелмәгән очрашулар, беркем фантазиясе куып җитә алмаган шаккатмалы бәйрәмнәр... Сагындыра!

Ә мәктәп елларының күпме истәлекләре Сезнең исем белән бәйләнгән! Ата-аналарның да, укучыларыгызның да хәтерендә алар матур фильм кебек гел әйләнеп, кабатланып тора. Һәр балага яратып исеме белән дәшү, һәркайсының мөмкинленен, холкын, сәләтен алдан күреп, киләчәккә юл сайлашу... Кыш көне дә Зәңгәр күлдә коенып чыныгулар, Мәскәү белән ике арада салынган күперләр, АКШтан, Төркиядән, Гарәп илләреннән  укытучыларны махсус чакыртып эшләүләр... 

Ябык ишекләрне ачтыра, булмастайны булдыра, ышанмастайга ышандыра белгән Сездәй көчле һәм зирәк затлар мәгариф өлкәсендә күбрәк булса икән!

Ә безнең «Сөембикә» журналы өчен Сез икеләтә якын һәм кадерле. Арабызда укучыларыгыз, шәкертләрегез эшли. Күпләребезнең балалары – Сезнең укучылар. Сез озак еллар журналыбызның редколлегия әгъзасы булып тордыгыз, киңәшләрегез белән булыштыгыз. Татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимгый оешмасын армый-талмый җитәкләдегез. Фидакарь эшләрегез өчен «Сөембикә беләзеге»нә лаек булдыгыз...

Сезне бүген чәчәкләргә күмәсе килә!..  

Камәрия Зиннуровна белән интервью: http://www.syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/arabyzdan-berebez/?id=3334
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com