Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Татарстан мәгариф һәм фән министры педагогларны Укытучылар көне белән котлады

Татарстан мәгариф һәм фән министры педагогларны Укытучылар көне белән котлады

05 октября 2016
787 карау
Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов педагогик хезмәткәрләрне Укытучылар көне белән котлады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

“Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм!

Үз гомерен иң фидакарь эшкә – мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.

Гасырлардан-гасырларга укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге – һәрвакыт мөгаллимнәр кулында. Укытучы – барлык күркәм сыйфатларны туплап, гомеренең һәр мизгелен игелек кылуга багышлап, күңел җылысын, киңәш-нәсихәтләрен кызганмыйча укучыларына җиткерүче олы җанлы шәхес тә, баланы фәнни эзләнүләр иленә алып керә алучы галим дә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә алырлык дус һәм тәрбияче дә ул!

Бүгенге бәйрәм көнендә чын күңелдән һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, намуслы хезмәтегездә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим!”, - дип мөрәҗәгат ь иткән министр республика укытучыларына.


чыганак: http://tatar-inform.tatar/
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com