Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

12 сентября 2016
879 карау

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате. 

 
«Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Бу көннәрдә планетабызның төрле почмакларыннан килгән миллионлаган мөэмин-мөселман ислам дөньясының үзәге саналган Мәккә шәһәренә хаҗ кыла, Ибраһим пәйгамбәрне һәм барлык дин кардәшләребезне туры юлга күндерүе өчен Аллаһыга чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Кайда гына булсак та – изге хаҗ сәфәрендәме яисә туган йортыбыздамы – бүген безне күңелләребездәге татулык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелеккә омтылу хисләре берләштерә.

Раббыбызга корбан китереп, без җаннарыбызны пакъләндерәбез, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, гаделлек, шәфәгать, игелек, рухи камиллеккә ирешергә омтылабыз. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен, дин кардәшләребез күпләп яшәгән Көнчыгышта тынычлык урнашуын сорап дога кыла.
Бүгенге көндә Татарстан – төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара дустанә, аңлашып яшәвенең күркәм үрнәге. Бу елның иң әһәмиятле вакыйгасы булып Болгар ислам академиясенә нигез салу тора, ул Казан Богородица монастыре комплексы эчендә Казан Мәрьям Ана  иконасы соборын торгызу эшләре белән бергә башланып китте.

Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган республикабызның тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра.

Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен!

Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә әлеге мөкатдәс бәйрәм көнендә бәхет, сәламәтлек һәм муллык телим, Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын!

Татарстан Республикасы ​Президенты ​​​​​​Р.Н. Миңнеханов». 

чыганак - http://president.tatarstan.ru/tat

«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com