Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Дәүләт флагы көне белән!

Дәүләт флагы көне белән!

22 августа 2016
880 карау
22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстан Республикасы   Дәүләт Советы  Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның  котлавын тәкъдим итәбез:

Кадерле ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән чын күңелдән котлыйм сезне.

Флаг, Герб һәм Гимн – дәүләтнең бәйсезлеген һәм мәдәниятнең үзенчәлеген, рухи куәтнең мөһимлеген, тарихи традицияләрнең һәм буыннар алмашының бөтенлеген дәлилли торган милли символлар. Аклы-зәңгәрле-кызыллы  Флагта күпмилләтле халкыбызның мәдәни-әхлакый кыйммәтләре ачык чагылыш тапкан. Ак төс – теләк-ниятләрнең чисталыгын, затлылыкны, зәңгәр  төс  – тугрылык һәм намуслылыкны, ә кызыл төс – көч-куәтне һәм Ватанга мәхәббәтне күрсәтә. Сәясәттәге, икътисадта һәм  иҗтимагый тормыштагы уңышлар, фән һәм спорт өлкәсендәге казанышлар бездә горурлык хисләре уята һәм бөтен дөньяга танылган, хөрмәткә ия булган  әләмнең җилфердәве шуны раслый.

Илебез алдында зур бурычлар тора. Аның иминлеге, уңышы һәм алга таба үсеше нәкъ менә безгә –  рухи бөтенлек һәм Ватанга тугрылык нигезендә берләшкән бердәм Россия дәүләте гражданнарына бәйле. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе халыкларының  дус һәм тату гаиләсендә, ышанычлы адымнар белән инновацион үзгәрешләр  юлыннан бара. Уртак тырыш хезмәт, диннәр арасындагы татулыкны һәм халыклар дуслыгын саклап калу теләге  Россиянең абруен һәм куәтен ныгытуга зур этәргеч бирә. Күпмилләтле Ватаныбызның иксез-чиксез киңлекләрендә аклы-зәңгәрле-кызыллы  байрак горур җилфердәсен, һәрвакыт азатлык һәм бәйсезлек, гаделлек һәм изгелек тантана итсен!

Бәйрәм белән, хөрмәтле татарстанлылар!  Барлык эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм исәнлек-саулык телим. Ватаныбыз белән горурланып, бәхетле яшик!
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com