Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → ЗАГС Идарәсе башлыгы котлавы

ЗАГС Идарәсе башлыгы котлавы

08 июля 2016
1134 карау
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне белән котлады.

"Сезне гаҗәеп бәйрәм - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне белән котлыйм. Бу бәйрәм чагыштырмача яшь әле. 2008 елда гына пәйда булса да, ул безгә үткән гасырлардан килде һәм популярлык казанып та өлгерде. Ул эчкерсез мәхәббәт һәм тугърылык символлары саналган изгеләр - Петр һәм Феврония Муромскийлар хөрмәтенә кертелде. Бу бәйрәмне илнең барлык традицион конфессияләре дә хуплады.

Күпчелек өчен гаилә һәм мәхәббәтнең төп байлык булуын раслап, бәйрәмнең популярлыгы елдан-ел арта бара. Гаилә төрле буыннарны бәйләүче, ул рухи, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклый.  Нык, сәламәт гаилә - көчле илнең нигезе ул. Нәкъ менә шуңа гаилә һәм социаль демография проблемалары дәүләт хакимиятенең даими игътибары астында.

Үз балаларын гына түгел, ә тәрбиягә алган балаларын да лаеклы итеп тәрбияләүче ата-аналарга, күп балалы гаиләләргә, бергә озак гомер кичергән парларга, яңа өйләнешүчеләргә һәм әле гаилә корырга җыенган яшьләргә бәхет телим.

Гаиләләрегездә һәрчак мәхәббәт һәм аңлашу яшәсен, киләсе көнгә ышаныч булсын, бөтен уй-хыялларыгың чынга ашсын. Сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, олы гаилә бәхете сезгә", - диелгән котлауда.

http://tat.tatar-inform.ru/

«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com