Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битСөендерер идем... → Кадерле өлкән дустыбыз!

Кадерле өлкән дустыбыз!

29 сентября 2015
1086 карау
Әбиләр чуагы узып, табигать үз сылулыгын күрсәтеп калырга теләгәндәй җете төсләре белән балкыганда, һавада торналар саубуллашып очканда, җанга күбәләк булып кунган моңсулыкны, әйдә, җилгә утыртып җибәриксәнә! 

Көзнең тагын бер күркәм көне бар әле! Сез дә, без дә бер-беребезне, бергә эшләгән елларны сагына, күрешеп сөйләшә, хатирәләргә күмелә торган 

Өлкәннәр көне ул! Котлыйбыз!!! Көннәрегез күңелле мәшәкатьләргә күмелеп узсын! Берүк авырмагыз! Белеп торыгыз: Сез һәрвакыттагыча талантлы, бик зирәк, белемле! Без һаман Сезнең тәҗрибәгә таянабыз! 

Сезне сагынып, бик еш искә төшерәбез! 
Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә!      

рәсем биредән алынды: http://www.liveinternet.ru/users/auriki/post179667556/
«Сөендерер идем...» дип уйлап йөрү дә әйбәт. Әмма сөендереп әйткән һәр сүз тәрәзәдән очып кергән ак күгәрчен кебек көтелмәгән була бит ул. Бәйрәм яки юбилей белән котлау, хәтта мәхәббәт аңлату, шатлык уртаклашу яки болай гына – җанда җылы булганга күрә генә әйбәт, ягымлы сүз әйтү мөмкинлеге бирә сайтыбыздагы бу тәрәзә.
Сез аның аша җанга якын, кадерле кешеләрегезне сөендерә аласыз. Күңелегездә шундый ниятегез бар икән, моның өчен:
  • Якыныгызны сөендерәчәк сүзләрне язып, редакция адресына юллагыз (котлыйсы кешегезнең исем­фамилиясен төгәл күрсәтергә онытмагыз).
  • Котларга теләгән якын кешегезнең сыйфатлы фотосын да хат белән салсагыз, сайтка котлавыгызны аның рәсеме белән бергә урнаштырырбыз.
  • Хат, фотоны электрон адресыбызга җибәрә аласыз – ssuum@yandex.ru.
  • Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтсәгез бик рәхмәтле булырбыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com