Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битФоторепортаж → ​«Кояш балалары» рәсем ясый

​«Кояш балалары» рәсем ясый

Гөлнур ХӘСӘНШИНА
Гөлнур ХӘСӘНШИНА
05 июня 2019
452 карау
Бу балалар янына керүгә без һәммәбез дә «мама»ларга әйләндек. Алар үзләре тирәсендәге барлык хатын-кызларга да бары тик шулай дәшәләр – МАМА. Яратып, якын итеп, куанып... 

Саба районының Югары Утар авылында урнашкан акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты хезмәткәрләре белән дуслыгыбыз байтактан безнең. Монда эшләүче һәркем «Сөембикә» журналын укый. (Кызганыч, алар кадәр 60 журнал алдырмаган районнар да бар хәзер.) 

Балалар йортының алыштыргысыз директоры Имаметдин Гәрәй улы Гәрәевны дә редакциянең якын дусты дип әйтә алабыз. РСФСРның атказанган социаль-тәэминат хезмәткәре, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе, «Алтын йөрәкле кеше» республика бәйгесе лауреаты... Хәер, нигә санап торам. Интернаттагы бу балалар өчен ул – гап-гади әти. Аңа бар да шулай дәшә.

Югары Утарга без баргалап торабыз. Анда эшләүче хезмәткәрләр белән очрашырга, алар турында язарга, балаларга берәр бәйрәм оештырырга... Бу юлы үзебез белән Сабага барырга «Балалар өчен ТОРМЫШ БУЯУЛАРЫ («КРАСКИ ЖИЗНИ») арт-терапиясе» коммерциячел булмаган оешманы, аның иҗади төркемен дә чакырдык. Әлеге проектның җитәкчесе – рәссам Анастасия Абдрашитова. Югары Утарга проектта катнашучылардан декоратор Ольга Филимонова һәм рәссам Ләйсән Галимовалар да барды. Сәламәт яшәү мөмкинлеге чикләнгән һәм ятим балалар өчен аларның мондый арт-терапияне беренче генә үткәрүләре түгел инде. 

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында сиксәннән артык бала тәрбияләнә. Аяк өстендә йөргәннәре, табиблар аралашырга рөхсәт иткәннәре – уналты. 

Балалар бүген рәссам апалары белән бергә... картина ясадылар. Әйе, чын картина! Берәү дә: «Мин булдыра алмыйм! Мин ясарга теләмим!» – димәде.  

Мама, шулай ярыймы?
Мама, матурмы?
Мама, минеке әзер! 

Кайсы баланың сиңа карап: «Мама!» – дип әйткәнен аңлап өлгерергә генә кирәк. Һәм... аның кебек балкып елмаерга! 

Башта картина өчен җирлек ясадык. Кемгәдер азрак булышып җибәрдек, кемдер: «Юк, мин үзем!» – дип кулындагы кылкаләмне беребезгә дә бирмәде.  Төсләрне дә һәркем күңеленә хуш килгәнне сайлады: берәүләрнеке ул гел зәңгәрсу килеп чыкты, икенчеләрнеке шәфәкъ төсен хәтерләтте, өченчеләрнеке... Аннан чират алмагач (әллә чияме икән?) ботакларына җитте. Анысы да әзер булгач ак чәчәкләр ясауга күчтек. Биш таҗ – бер чәчәк, биш таҗ – бер чәчәк...  Монысын да булдырдык! Картинага соңгы  нокта – чәчәкләрнең уртасы. Рәссам апалары аны сары төстән ясарга кушты. Бу балаларның иң яраткан төсе  ул – сары төс икән. Шулай булмыйча, үзләре дә кояш балалары  бит алар!

Чын рәссам картинасын ясап бетергәч нишли? Әйе, аның бер читенә үзенең исемен яза! Балалар да нәкъ шулай эшләде: «Ак чәчәкләр» картинасы читенә үзләренең исемнәрен язды: Камил, Дима, Ксюша, Эдик, Лиза...

Бу картина безгә буламы?
Сезгә!

Балалар бик кечкенә шушы шатлыкны да зур бәхет итеп күреп елмая. Без дә елмаябыз: аларга сөенеч, шатлык бүләк итү безнең өчен дә бәхет.  (Гап-гади нәрсәләргә сөенергә менә кемнәрдән өйрәнергә!)

Бу юлларны язганда тагын елмаям. 

Картиналардагы буяулар азрак кибүгә, аларны йокы бүлмәләренә куябыз дип калдылар. Бүген йокыга киткәндә һәр бала үзенең ак чәчәкләренә карап елмаер. Ул ясады бит аны! Булдырды! 

P. S. Саба районының Югары Утар авылында урнашкан акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләр өчен тапшырылган бүләкләрне әзерләүдә катнашканы өчен «Сөембикә» журналының редколлегия әгъзасы, язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шамил кызы Шәйдуллинага  рәхмәтләребезне белдерәбез. Игелегегез үзегезгә көтелмәгән куанычлар булып әйләнеп кайтсын! 

Фото: Анна Арахамия 
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com