#Сәләтэхшәп / Фоторепортаж / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битФоторепортаж → #Сәләтэхшәп

#Сәләтэхшәп

Лариса МАЛИКОВА
Лариса МАЛИКОВА
09 июля 2018
90 карау
Быел «Сәләт» форумы 6 смена кысаларында үткәреләчәк. Шуларның өчесе үтеп тә китте инде.  Бүген SELET BILER FORUM тәмам. Экватор. Сәлкешләр кабат үз аланнарына таралышалар: «Байлар Сабасы», «Гайрәт», «Бөгелмә», «Азнакай», «Биләр каласы», «Самара», «Болгар», «Кандракүл», «Раушан», «Яр Чаллы», «Рухият», «Батыр»... Һәм үзләре белән никадәр эмоцияләр, позитив, белем, күнекмәләр, кабатланмас истәлекләр  алып китәләр. 

SELET BILER FORUMда бик күп файдалы һәм эчтәлекле мастер-класслар үтте. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Урта гасырлар археология Институты бүлек мөдире Зөфәр әфәнде Шакиров сәлкешләргә тарихи яктан кызыклы мәгълүматлар җиткерсә, Казан Федераль Университетының Идарә, Икътисад һәм Финанслар институты доценты Ләйсән апа Арсентьева һөнәр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә, ничек нәкъ сиңа туры килә торганын сайларга, куйган максатларыңа ирешү өчен ни эшләргә кирәклеген үз тәҗрибәсеннән чыгып сөйләде.  

SELET BILER FORUMга ел саен «Что? Где? Когда?» («Нәрсә? Кайда? Кайчан?») уены знатогы килмичә калмый. Быел да уенның иң яшь капитаны Борис Белозеров балаларга мастер-класс үткәрде. Аның белән генә дә чикләнеп калмады. Сәлкешләр арасында берничә сәләтле балага игътибар итеп, мәктәптән соң уку йортын сайлаганда үзенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Шундый кызыклы шәхесләр килгән! Сәләт «ВикиМәктәбе» җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов, Robots can dream компаниясе җитәкчесе, яшь бизнесмен Булат Ганиев, «Танцы на ТНТ» тапшыруының җиңүчесе Илшат Шабаев, башка-башка спикерлар...

Хуш, SELET BILER FORUM!.. Син безнең күңелләрдә бик озак якты хатирәләр булып балкырсың! Киләсе елга тагын сагынып килербез сиңа!.. 
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com