Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битФоторепортаж → Татар җырына һәйкәл

Татар җырына һәйкәл

Асия Юнысова
Асия Юнысова
18 июля 2016
833 карау
2016 елның 16 июлендә Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь  районына карый торган Уразавылда татар халкының ике бөек җырчысына һәйкәл-бюст куелды. Һәйкәлләр дә икәү. Аларны сынчы Мәхмүт Гасыймов ел ярым дәвамында эшләп, әзер иткән. Бу сынчы озак еллар Ташкент каласында иҗат иткәннән соң Татарстанга кайткан иде. Казандагы иҗат юлын ул  Хәйдәр Бигичев яшәгән йортка мемориаль такта эшләүдән башлаган иде. Аннан соң без аның осталыгын бөек сынчы Бакый Урманчега, мәшһүр композитор Салих Сәйдәшевка, Муса Җәлилгә, Габдулла Тукайга төрле шәһәрләрдә куелган сыннары аша да бәяләдек.Инде менә Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевка туган төбәкләрендә һәйкәл пәйда булды. Рәшит Ваһаповка моннан сигез ел элек туган авылы Актүктә дә бюст ачылган иде. Ә бу ансамбльдә алар Чүмбәли егете, Рәшит абыйсының җырларын тыңлый-тыңлый җырчы булган Хәйдәр Бигичев белән иңгә иң торалар. Мәрмәр катыш гранит түшәлгән мәйданда биек постаментка куелган бронза бюстлар бик ераклардан күренеп торачак. Һәйкәл ансамблен урнаштыру  һәм тирәлекне ямьләү тәртибе архитектор Герман Бакулин җаваплылыгында булган икән. Чынлап та ямьле килеп чыккан Уразавылның ару-талу белмәс эшчән кешеләре, бәлки, монда килеп, ял итеп утырырга да вакыт табарлар әле. 

Һәйкәлне ачу тантанасы иң әүвәле 15 июльгә тәгаенләнгән иде. Тик Татарстан Президентының Федераль Сабантуйда  да катнашасы булганга күрә ике зур вакыйга бер көнгә туры китерелде. Түбән Новгород өлкәсе кешеләре үз Президентлары Валерий Шанцевны хөрмәт иткән кебек үк Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановны да бик хөрмәт итәләр. Алай гына да түгел, аңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган туганнарына караган кебек карыйлар. Ике зур, егәрле төбәкнең җитәкчеләре үзләре дә күршелек, кардәшлек кадерен белүчеләрдән. Шуңа күрә һәйкәлне ачканда сөйләнгән сүзләрнең дә күбесе татулык, бердәмлек, ярдәмләшү хакында булды.

Түбән Новгород өлкәсендә татар авыллары байтак. Аларда туып-үскән егетләр-кызлар җиң сызганып эшләргә генә түгел, бәлки белем алырга да яраталар. Мәскәүдәге данлыклы татар академикларының күбесе шушы Түбән Новгород авылларыннан чыккан кешеләрнең балалары. Без бит әле бу юлы талантлы кешеләрне барларга җыенган идек. Нижгар ягы андый шәхесләргә дә бай. Мин үзем бу юлы язмамда язучы, Сталин премиясе лауреаты Кави Нәҗми исемен зурлап искә алу урынлы булыр дип уйлыйм. Бу язучы, татарлар өстенә яла ягылырга торган бер вакытта, сугыш барган җирләргә, төрле фронтларга чыгып китеп, яу кырындагы татар уллары хакында армия генераллары авызыннан әйтелгән фикерләрне җыеп йөри. Әйләнеп кайткач, «Батырлар китабы» дигән китап бастыруга ирешә. Татар халкының йөзен ак иткән бу гражданлык батырлыгының, минемчә, әле һаман да лаеклы бәя алганы юк.

Сүзебез  ике бөек җырчы хакында барырга тиеш иде бит әле.Сүзләр сәхнәдән дә әйтелде. Башлыча, Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев калдырган җырлар рәвешендә. «Әлфия»не «Керим әле урманнарга» кебек җырлар алыштыра торды. Сәхнәдән торып сөйләгән дә, җырлаган да Зөһрә  Сәхәбиева – Хәйдәр Бигичев истәлеген бөртекләп саклаучы кеше. Ул күптән түгел Хәйдәре өчен хаҗ сәфәре кылып кайткан икән. Хәйдәр Бигичевның биш сеңлесе дә кунаклар арасында. Алар да: «Барыбыз бергә чакта Хәйдәр абый җырлаган «Бүләк ит син», «Кайчан да бер күрешербез икән?» дигән җырларны җырлашып утырырга яратабыз», – диделәр. Биш кыз туганның берсе – Халидә Бигичева – Мәскәүнең танылган җырчысы. Ул  абыйсы рухына «Хәйдәр» дигән җырын җырлады. Гомумән, тантанага килгән яшь артистларның күбесе җыелган халыкка Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев репертуарында булган җырларны ирештерергә тырышты. Инде үзе дә мәшһүр җырчыга әйләнгән Илһам Вәлиев «Китмә, Сандугач!»ны  җырлап,  куәтле моңы белән тетрәндерде. Яшь җырчылар Ранис Габбазов белән Гөлсирин Абдуллинаның «Асылъяр»ы  йөрәк-бәгырьләргә үтеп керерлек моңлы да, сагышлы да булды. Нигә моңлысы аңлашыла инде. Нигә сагышлы соң? Чөнки бу җырны заманында Рәшит Ваһапов белән Җәвәһирә Сәләхова, Хәйдәр белән Зөһрә җырлаганнар иде. Инде менә яңа пар үсеп җиткән.    Шулай ул, өлгесе матур булганда аңа иярүчеләр күп була.    Танылган җырчы Мирсәет Сөнгатуллинның улы Алмаз Сөнгатуллинның «Мәскәү операсы» театры солисты булып китүе дә  бер дә юктан гына түгелдер. Аның әнисе шушы төбәктән ләбаса. Танылган баянчы Гали Ганиев үрнәгендә бу төбәктән, әнә, Рамил Курамшин, Рөстәм Вәлиев, Ренат Вәлиев кебек яңа баянчылар да үсеп чыккан иде бит әле. Инде менә Азат Абитов, Руслан Сәйфетдинов кебек яшь җырчыларга өмет белән карыйбыз. Шул өмет яшәсен өчен кирәк ул һәйкәлләр!

Китәргә дип җыенгач, сөйләшеп алган соңгы кеше – ак челтәр шәл ябынган Өммегөлсем әби булды. «Минем әнием белән бер мәктәптә укыткан иде Рәшит абый. Беләм,бик беләм мин аны. «Бас әле, Өммегөлсем» җырын җырлаганын да хәтерлим.әле.»

  
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com