Президент хатын-кызлар белән очрашты / Фоторепортаж / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битФоторепортаж → Президент хатын-кызлар белән очрашты

Президент хатын-кызлар белән очрашты

08 марта 2016
708 карау
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз-журналистлар белән 8 Мартка багышланган традицион очрашуда республика өчен әһәмиятле мәсьәләләрне хәл иткәндә хатын-кызлар белән эшләү шактый җайлы булуын билгеләп узды.

Аның әйтүенчә, хатын-кызлар булганда, бөтенләй башка мохит туа, нинди даирәдә булу үзаң формалашуга йогынты ясый. “Эштә ир-атларга, хатын-кызларга бүләргә тиеш түгелбез. Һәр юнәлештә профессионаллар булырга тиеш, тик шулай да, хатын-кыз күпкә пөхтәрәк, нәфисрәк. Хатын-кызлар кайбер юнәлешләрне яхшырак тоемлый, мәсьәләләрне үзенчә хәл итә ала. Безнең хатын-кызларның роле бик мөһим”, - дип ассызыклап узды Рөстәм Миңнеханов.

Президент билгеләп үткәнчә, бөтен кеше җитәкче була ала, тик кайсыдыр эшне яхшы башкару өчен белгечләр кирәк. Р. Миңнеханов Президент Аппаратында эшләүчеләрнең 35-36 проценты хатын-кызлар булуын шәрехләп узды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең ярдәмчеләре Олеся Балтусова, Ләйлә Фазлыева, Наталия Фишман эшчәнлекләренә кыскача бәя биреп китте. “Минем ярдәмчеләргә килгәндә, Балтусова тарихи үзәк өчен җавап бирә. Минемчә, бу аның эше генә түгел, ә бөтен гомерен багышлаган юнәлеш. Әгәр кайсыдыр процесслар, мәсьәләләр нормалардан тайпылса, ул аны үзен рәнҗетү кебек кабул итә. Фазлыева мәктәп директоры булып та, шәһәрдә дә эшләде. Ул социаль өлкәне бик тирәнтен аңлый, бик яхшы оештыручы. Фишманны Мәскәүдә очраттык, ул мирас буенча эшли иде, үзебезгә чакырдык. Ул креативлыгы белән күп кенә кызыклы әйберләр кертә. Гомумән, эш барышында үз эшен нечкәлекләренә кадәр белгән хатын-кызларны күрәсең”, - дип белдерде Татарстан Президенты.

сылтама: http://tatar-inform.ru

 


Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com