Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең укучыларына соңгы яңалыгын хәбәр итә – аңа Республика клиник онкология диспансерында шактый җитди диагноз куйганнар.
«Минем калкансыман бизләремдә ике якта да онкология таптылар. Бөтен анализларымны да тапшырдым. Әмма төшенкелеккә бирелмим. Бергә булганда барысын да җиңеп чыгарбыз. Әлегә тикшеренүләр узып торам. Санкт-Петербургта операция ясау турында да сүз булды. Тик әлегә тукталдык, күзәтеп торырга куштылар», – ди ул.
Иң мөһиме – бу яман шеш түгел.
«Берегез дә бу юлны таптамагыз! Дуслар, язмышымның тагын бер сынавы. Аллаһы Тәгалә кешегә гомер биргәч, сынауларын да бирә. Тик нинди генә сынау булса да, без бирешергә тиеш түгел», – ди ул.
Җырчыга килгән беренче сынау гына түгел инде бу: 2021 һәм 2023 елларда аңа инде ике тапкыр хирург пычагы астына ятарга туры килде. Уң аягында балачакта алган травма аркасында барлыкка килгән кистаны алдырды. Ул чакта барысы да уңышлы тәмамланды: Фирдүс бүген сәхнәдә элеккечә бии-бии җырлый ала.
Бу сынау да узгынчы булсын дип телик. Яраткан җырчыбызны Ходай исәнлек-саулыктан аермасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк