• 9 ноябрь 2021 - 16:10
    Дуслыктан мәхәббәткә...
    Еш кына укытучыны икенче әни белән чагыштырабыз. Спас районының Иске Рәҗәп авылында яшәүче Мәсгудә апа Фәйзиева ике киленен дә үзе укыткан. Алай гына да түгел, икесенең дә сыйныф җитәкчесе булган. Укытучы белән укучы арасындагы җылы мөнәсәбәт көннәрдән бер көнне туганлык җепләренә әйләнгән. Нәтиҗәдә, алар аналы-кызлы кебек яшиләр.
    2253
    0
    12
  • 3 ноябрь 2021 - 10:33
    Әни канаты
    Аксубай районы Иске Ибрай авылында яшәүче Мостафиннарга кичке эңгер-меңгердә генә барып җиттек. Киләсебезне алдан хәбәр иткән идек – көткәннәр. Бигрәк тә 91 яшендәге Зәйнәп апа белән 9 яшьлек Алинә көне буе тәрәзәдән күзен алмаган.
    2694
    1
    9
  • 13 октябрь 2021 - 12:21
    Оясында ни күрсә...
    Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    5164
    30
    295
  • 12 октябрь 2021 - 09:20
    Урланган киленнәр бәхете
    – Йөрмичә тотып кына урлады ул мине... Читтән күзәтеп кенә йөргән. Мине озата кайткан егетләрдән дә сораштырган. Алдан белмәдем дә. Клубта берьюлы берничә егет килеп ябышкач, аңладым инде... Әле мин яшь, очрашып та йөрмәдек бит дип уйлаганымны хәтерлим... Әти-әнигә хәбәр килеп ирешкәч, әти алырга барырга уйлаган. Сөешеп йөрмәгәч, яши алмас дип борчылгандыр инде. Әби чыгармаган... Аның үзен дә шулай урлап алып кайтканнар. Мөршидә апа сөйләгән бу тарихны тыңлап утырып, мин сүзсез калдым. Диванда тезелеп утырган гаиләсен – балаларын, оныкларын күзәтәм. Алар бар да елмая. Иң кызыгы алда булды әле...
    5746
    1
    18
  • 8 октябрь 2021 - 16:51
    «Бәхетле бала авылда үсә!»
    Авыл һәм күл тарихын безгә соңрак Зәйнуллиннар гаиләсе тәфсилләп сөйләп аңлатты. Әмма бу тарихларга күчкәнче, сезне иң элек, Айрат абый һәм Тәгъзимә апаның үзләре белән таныштырып китим әле. 
    4004
    0
    13
  • 5 октябрь 2021 - 11:59
    Хатирәләр нигезе
    – Бу йорт белән бәйле иң җылы хатирәңне искә төшерә аласыңмы? – Ә ул онытылмый... Бөтен кеше кайта иде дә, без бергәләп идәндә йоклый идек... – Алинә елап җибәрә. Минем дә, фотографыбыз Аняның да күзләре яшьләнә. Андый йорт барыбызда да бар. Әбекәй йорты! Балачак йорты! Ә без барыбыз да балачактан.
    2221
    1
    4
  • 4 октябрь 2021 - 13:07
    Тату гаилә алга барыр
    Бермәлне ишектә бер егет башы күренеп алды. Ольгага: «Синең янга бер егет килгән, бар чык», – дим. Чыгып китте. Егет исә: «Әнә теге кыз миңа су алып чыксын әле», – дигән. Чыгардым инде. Тагын сорый – тагын чыгардым. Шулай итеп, егет дигәнең җиде стакан су эчте. Ә ул исә миңа бер күрүдә гашыйк булып, бөтен яктан сынарга уйлаган: эчәсе килмәсә дә су сораган икән. 
    753
    0
    0
  • 27 сентябрь 2021 - 16:28
    Хатын-кыз көче нидә?
    Палатага кердем. Дәү әни алтынчы көнен комада ята. Күзләре йомык. Янына килдем дә йомшак кына итеп кулларыннан алдым: «Дәү әнием, мине ишетәсеңдер. Син бит бик көчле. Күп авырлыкларны җиңгән кеше. Әйдә, бу юлы да бирешмә... Дәү әни, безне калдырма, зинһар...» Шул көнне кичен әни шалтыратты: «Кызым, дәү әниең аңына килде!» Сөенечтән елап җибәрдем: «Ишеткән икән тәки...»
    2673
    0
    5
  • 20 сентябрь 2021 - 09:45
    Әхәт белән Әхмәт
    Яңа Чишмә районы Шахмай авылында яшәүче Гарифуллиннар гаиләсендә кем баш дигән сорау беренче күрүдә үк төшеп калды. Барысы да аңлашылды! Гаиләнең иң өлкән кешесе Әхәт абый һәм иң төпчек онык Әхмәт икән монда дөньяның тоткасы. Ике дус, ике туган – бабай белән олан. Бер күз карашыннан бер-берсен аңлыйлар. «Ике җавабы «әйе» булса, өченчесендә үзебезчә – мишәрчә «да-а-а» дип куя барыбер!» – дип шатлана Әхәт абый. Үз каны шул, үз дәвамы...
    1893
    2
    5
  • 14 сентябрь 2021 - 17:10
    Ата-ана хакы
    Ике кайнана белән яши ул. Өйдә кайнанасының әнисе дә була. «Бик әйбәт булды. Кайткан төшемә һәрвакыт өстәлдә кайнар чәй иде, балаларны карашты. Бердәнбер кызы үлеп китте. Әни: «Бөтен ышанычым синдә. Синең кулларыңда гына соңгы сулышымны алсам ярар иде», – дип яшәде.
    559
    0
    1
  • 9 сентябрь 2021 - 11:07
    Хезмәт яшәгән йорт 
    Һәр гаиләнең ниндидер традицияләре була. Берәүләр аны махсус «тудыра», икенчеләрнең ул очраклы гына барлыкка килә. Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында яшәүче Гайнетдиновлар гаиләсендәге традицияләр икенчесенә мисал. Менә ничәнче буын инде әлеге нигезгә килгән яшь килен ике кайнана белән яши һәм фермада сыер сава... Ә, тагын бер нәрсә бар әле – Гайнетдиновлар фәкать үз авыл кызларына гына өйләнә...
    2367
    0
    7
  • 8 сентябрь 2021 - 15:32
    Сакал бабай әманәте
    Сакал бабай инде күптән араларында булмаса да, бу өйдә аның рухы яши. Ап-ак сакалын сыпыра-сыпыра, оныклары, оныкчыкларының балалары  белән горурланып, читтән генә карап тора кебек тоелды.
    1279
    0
    4
  • 6 сентябрь 2021 - 17:12
    Рафис киленнәре
    Фәнисә апа һәм Рафис абый Хәбибуллиннар – Мөслим районының иң хөрмәтле гаиләләреннән. Фәнисә апа гомере буе укытучы булып эшләгән, Рафис Хәлиуллович – табиб. Өч уллары да мөслимлеләр горурланырлык матур гаиләләр корганнар. Аларның бердәмлегенә чын-чынлап сокланырлык. 
    750
    0
    0
  • 31 август 2021 - 00:00
    Тыйнак ярату
     «Сез чын татар гаиләсе инде!» Кунакка кайтып йөргән халык язучысы Туфан ага Миңнуллин аларга карап әнә шулай дип әйтә торган булган.
    1775
    0
    3
  • 17 август 2021 - 14:52
    Чигүле шәҗәрәләр 
    Нурлат районы Кәкре Атау авылында Галаветдиновлар яшәгән өйгә килеп кергәч, әллә соң музейга эләктекме дип, бер мәл аптырап каласың. Һәр җирдә чигүле бизәкләр, япмалар, киндер сөлгеләр, намазлыклар һәм чигеп ясалган тармаклы шәҗәрәләр... Ә түрдә, әнә, Ак әби белән Ак бабай  утыра! Әйтерсең лә, бу гаиләнең нәсел язмышы күкләр түрендә чигүле җепләр белән укалап язылган. 
    1362
    0
    0
Хәзер укыйлар
  • «Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
    14952
    1
    84
  • «Төшләремдә  ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
    11280
    1
    61
  • Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа. 
    5527
    3
    48
  • Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
    5043
    3
    41
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 31 гыйнвар 2023 - 16:29
    Без имени
    Дөрес эшләгәннәр, дип язучыга җавап бирәсе килә. Аларны яратмаган кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга кем мәҗбүр иткән? Яратмыйча яшәгәч, нигә шул гомер яшәгәннәр? Нигә баштарак аерылмаганнар? Бу очракта азгынлык бу! Әгәр алар бер-берсе бн очрашканчы мәхәббәтсез яшәү авыр, дип аерылган булсалар, аңлап булыр иде. Ә бу очракта хыянәт бу! Димәк, азгынлык!
     «Мин аны  сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...» 
  • 31 гыйнвар 2023 - 13:57
    Без имени
    Хыянэт итмэгэн ирлэр бар микэн ул? Мин иремэ шулай дип эйткэч, э ирлэр кемнэр белэн хыянэт итэ сон хатыннарына,хатын-кыз белэн тугелме диде. Монда ирлэрне генэ дэ гаеплэп булмыйдыр, муеннарына асылынгач, постельгэ сойрэп яткыргач, нишлэсен инде алар? Ир-ат табигатьтэ нэсел калдыручы, самец бит инде ул. Э хатын-кыз тотнаклырак булса, хыянэтлэр дэ булмас иде. Уз ирлэре белэн яши алмаган, азып-тузып йоруче хатын-кызлар( хатын-кыз димэсэн, хэтерлэре калыр) этэрэ ир-атларны хыянэткэ. Ойлэнгэн ир икэнен белэ торып, анын белэн очрашып йору бернинди кысаларга да сыймый.
    «Йөремсәк» хатын
  • 31 гыйнвар 2023 - 18:16
    Без имени
    Аллаһ Тәгалә сынауларның ин олысын биргэн,димэк ин яраткан колларыннандыр...Куркэм сабырлык белэн уткэреп жибэрергэ насыйп булсын.Мэрхэмэтле,шэфкатьле иманлы кеше тап итсен.Ялгызлыкка караганда,янэшэндэ яхшы кеше торса,авырлыкны жинэргэ жинелрэк булыр.Балаларның уз юлы. Аллаһ хэерле юлын узе курсэтер ин ша Аллаһ.
    Киләбез дә китеп югалабыз...
  • 30 гыйнвар 2023 - 20:45
    Без имени
    Мин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.
    Эчкече иргә сабыр итәргәме?
  • 30 гыйнвар 2023 - 17:52
    Без имени
    Бэхетегезгэ куз тимэсен, матурларым.
    Икесе — бербөтен (видео)