Логотип
Проза

Тәмамланмаган әкият

Кунакны озата чыгып, картәнисенең итәгенә сыенып капка төбендә торып калганда да, арба очында утырган әнисенең авызыннан «Әйдә» дигән бер генә сүзне көтә. Бу сүз әйтелсә, аның бит бөтен нәрсәсе әзер, «ә» дигәнче җыенып артларыннан йөгерә ала. Әмма тилмереп теләгән сүз әйтелми...

Авыр гәүдәсе белән машинага чак утырган әнисенең итекләренә бер илле пычрак ябышып кергәнен дә, тегесе анысын исе китми генә аяк астындагы паласка сыпырганын да күрү Сараның күңелен кырды. Әмма эндәшмәде хатын. Хәтта чыраена да чыгармады. Һәрвакыттагыча тыныч төс, сабыр караш белән алдына төбәлеп, дәү машинасын җиңел хәрәкәтләндереп, кузгалып китте.

Бераз каршыга йөгергән тигез асфальтны, алда хәрәкәтләнгән машиналарны күзәтеп баргач, тагын шул сүзен сөйли башлады Сәмига:
– Карамый юньләп бу бырачлары... Бөтенләй ярдәм итмәде дәвалары.  

Сара аның бу сүзенә шундук җавап та бирми. Бары магнитоладан агылган көйне генә баса төшә.
– Мул итеп акча алырга беләләр, миңа аның хәтле юл йөрүе ансат, диләр микән...

Руль артындагы кызы карашын күчерми генә җаваплый:
– Әни, дәва алай тиз генә булмый инде, сабыр ит чак кына. Әле карала башлаганыңа өч көн. Соң син олы кеше лә инде...
– Әнә шул олы кеше дип урап уза инде барысы да!

Сәмига үпкәләп үк китте, күзләренә яшь килде. Әнисенең холкын белгән Сара да сүзне куертмады, тегесе кулъяулык эзләп, кесәләрендә капшана башлагач, салон тартмасыннан салфетка алып сузды.

«...Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер кызкай. Аның әнисе бик еракка киткән дә, кайтмаган. Әнисен нык-нык сагынган. Гел аның турында уйлаган. Шуннан кызкай әнисен эзләп китәргә булган...»

Бу аның әкияте. Кичләрен озак йоклый алмыйча, үзе чыгарган шул әкиятенең дәвамын уйлап, әллә нинди хыялларга бирелеп ята торган иде. Аннан әкиятне инде аның чынбарлыгы дәвам итә. «Юлга чыкканда чәчкәле күлмәген алыр... Яңа туфлиләрен! Мәктәп формасын да ала инде, көзгә укырга бара ла. Аңа бит ак алъяпкычлы форма алды картәнисе... Ә-әй, картәнисе бар да инде... Ул китсә, нишләр икән? Елар инде... Кем аңа су китерә? Кем табак-савытын юа?..» Шул тәңгәлгә килеп төртелгәч, тагын әкиятнең азагы уйланылмый. Мондый катлаулы мәсьәләне чишү юлын тапмый изалана торгач, кызкай да, башыннан ук бөркәнгән авыр йон юрганы астында басылып, әвен базарына китә.
Әнисез үссә дә, кайдадыр әнисе барлыгын яхшы белде Сара. Үзен белгәннән бирле картәнисе аңа көн дә шул турыда әйтеп кенә торды.

– Әниең килеп төшсә, нишләп кызым тузгып йөри, дияр, – дип җитен чәчләрен төкерекләп каты итеп үреп куяр, йә булмаса: – Пәлтәңне яңартырга кирәк икән быел, әниеңә язарга кирәк, алып килсен,  – дисенме. Һәрхәлдә, кадерле генә, тансык кына булган әни бар, һәм аны бу кечкенә өйдә яшәгән карт әби дә, бәләкәй кызчык та үлеп яраталар иде.

Тора-бара Сара үзе дә бу турыда кушылып сөйли башлады:
– Әнием килсә, мин аны мәктәптәге 8 Мартка алып барырмын, яме, карти?
– Шулай итәрсең.
– Бу яңа пәрдәләребезне әнием күрсә: «Уй, ничек матур!» дип әйтер әле, әйбит?
– Әйтер, әйтми соң.

Озак көттереп, әллә нидә бер күренгән ниндидер могҗиза кебек кенә булып, елына, ел ярымга бер килеп төшә иде әнисе. Аның «шул вакытта» дигәнен көтү мәлләре! Мәктәптән кайтып килгән саен капка төбенә чыгып торган әнисен күрергә өметләнеп зарыга. Ихатага кергәч тә түр як тәрәзәсенә каплана, урындыкта әнисе белән картәнисе чәй эчеп утырмыймы? Аны күреп дертләп киткән әби ябык йодрыгын селтәп сукрана:
– Кит! Тыштан эчкә карама, мәет чакырып!

Аннан, кәефе кырылган оныгын ничек юатырга белми, янында бөтерелә башлый:
– Коймак койдым балама. Икәүләшеп коймаклап чәй эчеп алырбыз, аннан лафкага барып килербез. Кызларга бишмәт кебек матур нәрсәләр кайткан, ди, алырбыз кызыма, алмый әллә.

Аннан әнисе кайтып төшә. Күчтәнәчләр, бүләкләр, ят-ят тәм-томнар төяп. Дөнья тоташ бәйрәмгә әверелә Сарага. Әнисе белән йоклый, җитәкләшеп урамда йөри, аяклары җиргә тиеп торса да, кунаклар арасында алдына ала. Һәрвакыт аның йомшак түшенә терәлеп, сыенып, эчтән килгән салмак кына йөрәк тавышын тыңлап кына утыра. Шулай гына тик утырасы килә дә бит, әмма әнисе озак булмый, китә дә бара. Ул юлга җыена башлау белән Сараның күңелендә, әнисе аны да алып китәр, дигән өмет ярала. Тик үзе бу теләген әйтә алмый, кыймый алай итеп сорарга яки таләп итәргә. Бу юлы әнисе үзе белер дә инде, әнә әйтер, менә әйтер дип, туктаусыз янында урала. Ялварулы карашларын әнисенең күзләре белән очраштырырга тырышып, аңа текәлә. Тик әнисе күрми нишләптер, бөтенләй башка хәбәрләр сөйләп, башка нәрсәләр белән кайнап тик йөри.

Кунакны озата чыгып, картәнисенең итәгенә сыенып капка төбендә торып калганда да, арба очында утырган әнисенең авызыннан «Әйдә» дигән бер генә сүзне көтә. Бу сүз әйтелсә, аның бит бөтен нәрсәсе әзер, «ә» дигәнче җыенып артларыннан йөгерә ала. Әмма тилмереп теләгән сүз әйтелми. Кечкенә кыз белән әби, Сәмиганы автобуска алып киткән олау күздән югалганчы торалар да, һәр икесе үз уйлары басымында өйгә керәләр. Карчык урыныннан әле җыелмаган самавырын яңартып җибәрә:

– Юлга чыккан кеше артыннан ашау яхшы була, юл уң була, әйдә.

Кызкайда чәй кайгысы юк, ул инде яңаклары буйлап йөгерә башлаган яшьләр ерганагын яшерә дә, тыя да алмый, түшәк-мендәрләр өстенә ава.

Аннан төннәрен тагы әкият ярала: «...Борын-борын заманда бер кызкай яшәгән. Аның әнисе еракка киткән...»
Һәм тагы да тәмамланмый кала...

Бер килгәнендә әнисе белән картәнисе талашып китте. Күбрәген картәнисе әйтте инде, Сарага билгеле булмаган «бала» турында кызып-кызып нәрсәләрдер сөйләде ул. Әнисе каршы эндәшеп-эндәшеп карады да, аннан «китчәле» дип үпкәләп тышка ук чыгып китте. Йокыдан уянып, шөбһәләнеп яткан кызкай сикереп торып әнисенең артыннан йөгерде. Ярсып урамда йөри иде Сәмига. Күтәрмәдә аптырап басып торган Сараны күргәч, ул ныграк елады:
– Кабат килмим мин! Килмим башка! Болай әрләп утырса, нәрсә бар миңа монда?

Шул вакыт йөрәге өзелеп төшә язды Сараның. Атылып өйгә кире керде. Инде дә шулай ук көенеп йөргән картәнисенә кычкырып та җибәрде:
– Нишләп минем әниемне елаттың?! Кабат килми бит хәзер! Карти! Нишәп алай иттең? Ул килмәсә мин дә... чыгып китәм!

Шул хәбәреннән соң үзе дә кычкырып елап, картәнисенең итәгенә капланды:
– Әрләмә әниемне... әрләмә...

Картәнисе кытыршы куллары белән аркасыннан сыйпады:
– Әрләмәм, әрләмәм... Э-эй, кыерсытылган әнисе булгач.

Мәктәп елларының урталарында микән, бу сагыш икенчерәк тойгы белән алмашынды. Үпкә, үпкәләү, кемдер кыерсытканнан, кимсеткәннән языла алмаган хис борынлады да күңелендә, тора-бара зурайганнан-зураеп, бар булмышын чолгап алды. Кай арада шулай булып киткәнен дә сизми калды Сара. Ахирәтләрен әниләре төрле бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрдән аралый башлагач микән? Әллә үсмерлек чорына кереп, яшәешнең төшенеп җитмәгән нәрсәләрен кемнәндер сорашасы, төпченәсе килә башлаган чагында микән? Ул теләгән сорауларга, ул теләгән таләпләргә картәнисе җавап бирә алмый иде инде. Артык картаеп киткән иде.

...Үкенечле булды шунысы. Олыгайган картәнисен авыл өендә ялгыз калдырып, мәктәптән соң ерак шәһәргә укырга китәргә мәҗбүр булды. Институтны тәмамлап эшли башласам, картәниемне яныма алып карармын, кимәгән киемнәрен кидерермен, ашамаган ризыкларын авыз иттерермен, дип хыялланды да... өлгермәде. Ул уку тәмамлап, диплом ала торган елда мыштырдап кына үз дөньясында йөреп яткан әби бер ятуыннан мәрхүм булды да куйды.
Әнисе җирләргә килде. Килде дә, кырыгына калырга кирәк булгач, теге якта калган балалары өчен өзгәләнде. Шул вакыт Сара кайчандыр үтә дә газиз булган әнисенең ни сәбәптәндер күз алдында бөтенләй ят, чит хатынга әверелүенә хәйран булып калды. Иң кадерлесе һәм якыны, баксаң, зиратта калдырып кайтылган икән. Шул ачыштан куркып калган кыз белән әнисе арасында киеренке генә сөйләшү булды.

– Ничек инде кала алмыйсың? Ул синең әниең бит, – диде Сара җайлап  кына җыена башлаган Сәмигага туры карап.
– Тегендә дөнья бар бит, балалар...
– Балаларың минән чак кына бәләкәй. Кырык көн әнисез тора алмыйлармы инде?
– Ай, алар калып өйрәнмәгән бит, Айрат абыең да, игезәкләр дә утырып чәй дә эчмиләр минсез.

Ачынып көләргә генә калды Сарага:
– Ярый алайса, мин, ни, өйрәнгәнмен калып...

Картәнисен югалтканнан әнисенә булган бәйләнеше дә, әйтерсең, бергә үлгән – югалды да куйды. Туена да, бер-бер артлы туган малайларын күрергә дә Сара үзе дә чакырмады, әнисе дә кызыксынмады. Соңрак, ире әйдәкли торгач, гаиләсе белән ике-өч елга бер барып күреп китәр булдылар. Болай яхшы каршы алдылар, кунак итеп озаттылар. Җилле машинада килгән, ару урында эшләгән, хәлле яшәгән, монда да үз чыгымнарын тулысынча үзләре каплап йөри торган туганнарны нигә кабул итмәскә инде, бер яктан?

Өченче баласы – кызы туып, каз бәбкәсе кебек булып күз алдында «пипелдәп» йөгергәли башлагач, бала чагын уйлап, әнисез кичергән кичерешләрен искә төшереп, сабый җанын изгән һәм төзәлмәс җөй булып калган газапларын кабат-кабат хәтерендә яңартучан булды да китте. Кичләрен йомгактай гына йомшак кызчыгын түшенә сыендырып йоклатканда, иртәнчәк аның җылы кулларын муенында тойганда, кәефсезләнеп йә үзсүзләнеп елаганда яшьле яңакларын чупылдатып үпкәндә, нәкъ шундый гына бер баланың менә шушы бәхетләрдән мәхрүм булуы кылт итеп исенә килде дә төште, килде дә төште. Әллә бәләкәче үзенең балачак фотоларының күчермәсе кебек булгангамы? Әллә башка сәбәптән?..

«Ни өчен калдырды икән мине әни? Ничек җаны әрнемәде? Ике яшьлек газиз баласын ташлап, кайдагыдыр ят кешенең өч баласын ни җаны белән карап утырды? Анда барып игезәк улларын тапкач та, әни булу тойгылары яңармадымы, йөрәге ачылып китмәдеме икән? Нинди күңел белән йокларга ятты да, нинди уйлар белән уянды икән? Әгәр аны, аны соң, баласыннан аерсалар... Тфү-тфү, Аллам сакласын! Аерсалар әгәр... Ул бит, җир астына ташласалар, тырнаклары белән җир тырнап табар... Юлына арыслан чыкса, тотып буар... Ул бит... йөрәген суырып алып ыргытыр иде... әгәр шушы сабыен күрер, сөяр форсаттан язса!  Ә ул, ни өчен ул шундый тансык бала була алмады? Ни сәбәптән әнисе аңа хыянәт итте? Нинди гаебе булды аның әнисе... язмышы... җиһан алдында?»

«... Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер кызкай...»

Эш урынына килеп керүе булды, секретарь кыз телефон трубкасын сузып каршы калкынды:
– Хәерле иртә! Сара Булатовна, сезне иртәдән бирле телефоннан эзлиләр.

Телефонны тотып кабинетына керде:
– Алло? Тыңлыйм.
– Саумысыз. Бу Рауза, Айратның кызы.
– Ә? Ә-ә... Аңладым. Ни булды, Рауза?
– Сәмига апа авырый бит... Башына чыдый алмый.
– Башына? Ә-ә, табибка алып бармадыгызмыни?
– Безнең районда юньле табиблар да юк. Минем, мәсәлән, аның белән йөрергә вакыт та юк, дигәндәй. Мәктәп эшен үзең беләсеңдер.
– Ә малайлар?
– Малайлар тоже читтә инде. Бер яктан, малайлар әнине карый алмый инде, хатын кешене юындырып-киендерергә кирәк, дигәндәй...

Аптыраудан Сараның кулбашлары күтәрелеп китте:
– Сез миңа... нәрсә тәкъдим итәсез алайса?
– Нәрсә, дип, ни... Синең дә әниең инде ул. Безгә, мәсәлән, ул әни түгел...

Алга таба нәрсә сөйләнелгәндер трубкада, хәтерләми Сара. Шул мәл вакыт та, шул вакыт эчендә кайнашкан хәл-вакыйгалар да туктап торгандай булды. Мие, юк, мие түгел, аста, астарак, муен белән күкрәк арасында бер авырту барлыкка килде. Җан җире шунда булды, ахры. Җан җиренә тиде бу сүз: синең әниең. Һәм шул сүз ерды да инде буаны:

– Ул минем әнием булмады, сезнең әни булды. Сез аны миннән тартып алдыгыз! Ул сезне җитәкләп мәктәпкә алып барды, сезне дәвалады, сезне көтеп чәй кайнатты. Сезгә энеләр табып үстерде. Так что, кадерле туганнарым, мин ничек үз җаемны үзем күргән кебек, сез дә үз хәлегезне үзегез кайгыртыгыз, яме!

Трубканы шапылдатып салып куйгач, креслосына утырып, һушсыз калды.

Бу төнне ул йоклый алмады. Иртәнге сөйләшүдән кузгалган хис-тойгылары әллә тантана, әллә ачыргалану, әллә жәлләү булып болганды, өермәгә, ташуга әйләнде. Көеп-янып, елап-сыкрап ята торгач, онытылып киткәнме... теге әкиятенә тотынган икән:

«Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер кызкай... Аның әнисе еракка киткән. Кызкай әнисен эзләп табарга булган...»

Кинәт башына бер уй килде. Әһә, нигә баштан ук килмәгән соң ул?
– Әнине барып алырга кирәк.

...Чак өйрәнеп бара бер-берсенә Сәмига белән Сара. Үзеннән  өлкән иргә яшь көенә барып, җитмәсә, өч бала өстенә, үзен әллә кем итеп тоеп яшәп өйрәнгәнгәме, һәрвакыт сүзен сүз итеп, үзен игътибар үзәгендә генә яшәткәннәрме, әйткәнен берсүзсез үтәтәсе килә әбинең. Әмма карты вафат булгач, аңа бу көн кинәт беткән дә куйган, күрәсең. Шулай ук карап үстергән балаларына да кинәт кирәк булмавын да авыр кичерәме – елап-сыктап, үпкәләп-мыжгып йончытты. Тик Сара түзде. Ул бит шушы мәлне, шушы көннәрне дүрт дистәдән артык ел көтте. Әниле булуын, аны өйдә әнисе каршы алуын, чөкердәшеп чәй эчүләрен... Әйдә, көйсезләнеп тә, сукранып та йөрсен, әйдә, аш-су арасын бутап та бетерсен, оныкларының исемнәрен бутасын, бала кебек ялтыр-йолтырга кызыгып каңгыратсын, әйткәнне онытып, биргәнне югалтып, эләгеп-егылып йөрсен. Йөреп кенә ятсын, тик каядыр китәм генә димәсен.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    9

    2

    Бу кэбэхэт анага борылып та карамас идем

    • аватар Без имени

      2

      0

      Нәкъ минем язмыш.........

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кузлэремә яшьләр килде... Балалар зурлар хәзер, ләкин аларны озатканда, елыйсы ларым килеп кала... Ничек уз кызыңны шулай калдырып китеп була икән ул?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сара кебек олы йөрәкле, ани

          Хәзер укыйлар