Балан — мәхәббәт һәм бәхет җимеше

Көзен балан куагында асылташлар сыман җемелдәшкән җете кызыл җимешләргә сокланып туймаслык. Шушы матурлыгы өчен аны күпләр урманнан алып кайтып, өй янына утырта.

Балан исеме латинча “үрү” сүзеннән килеп чыккан. Күрәсең, бабаларыбызның балан ботакларыннан кәрзиннәр үрүе дә шуңа барып тоташадыр. ә яшь кызлар өчен балан мәхәббәт һәм бәхет җимеше санала. Кайбер халыкта аны “туй” куагы дип тә йөртәләр. Мәсәлән, элек туй алдыннан кәләш кияү егетенә балан җимешләре, яфраклары сурәте чигелгән тастымал бүләк итә торган булган. Аерым авылларда кәләшнең туй күлмәген, туй табынын балан белән бизәү гадәте бүгенгәчә югалмаган. Яшь пар алдына куелган ризыкларны ал тасма бәйләнгән балан тәлгәше белән бизәгәннәр. Балан яшьләргә матур, бәхетле тормыш китерсен дип эшләнә бу йола.  


Балан турында күптөрле риваятьләр бар. Мәсәлән, бер авылның яшь кызлары якыннарын үлемнән коткару өчен хәйлә юлы белән дошманнарын кара урманга алып кереп адаштырганнар. Ни кызганыч, үзләре дә шунда һәлак булган. Шул кызларның каныннан урманда кып-кызыл җимешле балан куаклары үсеп чыккан, имеш. Йортны явыз көчләрдән сак­лау өчен ишек кашагасына балан тәлгәшләре элеп кую гадәте шуннан калган булса кирәк.

Кеше сәламәтлегенә килгәндә исә баландагы биологик актив матдәләр кайбер авырулардан бик нәтиҗәле профилактик чара һәм дәва булып тора. әйтик, күпләр нервлар киеренкелегеннән, кан басымы күтәрелүдән, атеросклероздан, кан тамырлары кысылудан баланның файдасын күрәләр. Балан җимеше шулай ук бәвел кудыргыч чара буларак та кулланыла. Баланда С витамины лимон белән мандариндагыга караганда ике, ә тимергә байлыгы ягыннан биш-ун тапкырга күбрәк. Шифалану максатыннан баланның кайрысы, чәчәге һәм хәтта орлыгын да файдаланырга мөмкин. 

Балан тылсымы

Халыкта балан белән бәйләнешле бик борынгы риваятьләр, җырлар, мәкальләр яши. Мәсәлән, өй алдына утыртылган балан йортка иминлек, гаи­ләгә исәнлек һәм байлык чакырып тора дип юрала.

Баланның зур ботакларын сындырырга, кисәргә киңәш ителми. Куакны шулай җәрәхәтләү ул кешегә бәла-каза булып кайтырга мөмкин. Им-томчылар баланны юкка гына тылсымлы агач дип йөртмидер, мөгаен. Кайгы-хәсрәт килгәндә баланнан ярдәм дә сорыйлар хәтта. Мәсәлән, балан сабагын мендәр астына салып кую, ямансу чакларда балан куагы янына килеп, кайрысын сыйпый-сыйпый, борчуларыңны уртак­лашырга киңәш ителә. Сабакларын сындырмыйча гына, аны кочаклап тору да борчуларны җиңеләйтә, диләр.

 

Кып-кызыл баланнан

Баланның ачысын бетерү өчен бер тәүлек суыткыч катыргычында яисә 125 градус кызулыктагы мичтә 40-45 минут тотып алырга кирәк.

 

Балан торты

Иң элек камыр изегез. Шул камырдан 4-5 мм калынлыкта  25-30 см диаметрлы өч зур коймак җәегез. Берничә җирдән тишкәләп, 20-25 минут мичтә пешерегез, кырларын тигезләп кисегез.
Шуннан соң иң аскы коймакка тигезләп балан катнашмасы ягыгыз. Шул рәвешле, катламлап, калган ике коймакны да бер-берсенә каплагыз. Кырларына крем сылап, май белән уылган камыр валчыгы сибегез. Торт өстен җиләк-җимеш, балан белән бизәгез.

Камыр өчен:
550 г он, 225 г су, 20 г тоз, 0,06 г лимон кислотасы, 200 г маргарин кирәк.

Крем өчен: 150 г томалап пешерелгән балан, 150 г башка җиләк-җимеш, 240 г маргарин кирәк.
Баллы балан ясау өчен сыек яисә җылытып эретелгән балга балан тәлгәшләрен манчып алыгыз һәм киптерегез. 
 

Балан желесы

Чистартып юылган баланны кабыгы йомшарганчы пешереп алыгыз. Аннары ул суын түгеп, 2 стакан яңа җылы су салыгыз да тәмам йомшарганчы пешерегез. Пешкән баланны иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушып болгатыгыз. Катнашманы салмак утта кабат 50 минут кайнатып, стерилизацияләнгән банкага тутырыгыз. Шул рәвешле хәзерләнгән желены салкын урында саклагыз.

Желе өчен: 1 кг баланга 1 кг шикәр комы, 2 стакан су кирәк.

 

Балан кесәле

Реклама

Юылган баланны суга салып пешерегез дә иләк аша үткәрегез. Аннары шул боламыкка балан пешкән су салып, кайный башлаганчы утта тотыгыз. Салкын суга салып болгатылган крахмал өстәп, тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз. Элпә ясалмасын өчен, кайнар килеш, өстенә шикәр комы сибегез.
Кесәл өчен: 200 г баланга 80 г шикәр комы, 40 г крахмал, 0,5 л су кирәк.

 

Әфлисунлы балан

Юылган баланны әфлисун белән бергә иттарткычтан чыгарыгыз. Аннары барлыкка килгән катнашмага шикәр комы салып болгатыгыз. һәм стерилизацияләнгән банкага тутырып, суыткычта саклагыз. 
Катнашма өчен: 1 кг баланга 1 кг шикәр комы, 1 зур әфлисун кирәк.

 

Балан бәлеше

Йомырканы шикәр комы белән туглагыз да, каймак, чәй содасы өстәп болгатыгыз. Шуңа акрынлап кына ике стакан он сала-сала, төере беткәнче туглагыз. Камыр шактый сыек булыр.

Эчлек өчен алманы эре угычта уыгыз һәм юылган балан, шикәр комы кушып болгатыгыз.
Шуннан соң майланган биек читле табага камырның яртысыннан күбрәген салыгыз. өстенә тигез итеп эчлек, калган камырны салыгыз. Уртача кызулыктагы мичтә 30-40 минут пешерегез. Мондый бәлеш кайнар килеш тәмлерәк була.

Камыр өчен: 5 йомырка, 200 г каймак, 1 стакан шикәр комы, 2 стакан он, пычак очы белән чәй содасы, ә эчлек өчен ике зур баллы алма, 100 г балан, ярты стакан шикәр комы кирәк.
Балан согында пешерелгән ит. Өлешләп кискәләнгән сөякле яисә сөяксез бәрән итен майлы табада ике яклатып кыздырыгыз. Шуның өстенә яңа сыгып ясалган балан согы, тоз, борыч сибегез. әзер булганчы уртача утта шулпалы табада томалап пешерегез. Мондый итне кайнар килеш ашау яхшы, суынгач тәме үзгәрә.
150 г бәрән ите, 200 г балан, 1 чәй кашыгы сары май, тоз, борыч кирәк.

 

Балан соусы

Иң элек ярты стакан салкын суга крахмал салып болгатыгыз. Аннары кайнап торган суга салыгыз һәм балан согы, шикәр комы өстәп кайнатып чыгарыгыз. Балан соусы аеруча ярмалы ризыкларга кулай санала.
Соус өчен: 0,5 л балан согы, 60 г шикәр комы, 0,5 л су, 20 г крахмал кирәк.

 

Балан кагы

Юылган баланны сөзгечкә салып, кайнап торган суда 3 минут пешекләп алыгыз да суын түгегез. Шул баланга бер стакан яңа су салып, йомшарганчы пешерегез. Пешекләнгән баланны  иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушып, салмак утта куерганчы тотыгыз. Барлыкка килгән катнашманы агач тактага җәеп, җылы мичтә киптерегез.
Как өчен: 1 кг баланга 800 г шикәр комы, 1 стакан су кирәк.

фото: https://pixabay.com/
 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 22 август 2019 - 06:24
    Без имени
    Дурт саныбыз тогэл булсада, тормыштан кэнэгат булмый яшибез шул((
    Таянырга  таллар кирәк 
  • 22 август 2019 - 06:24
    Без имени
    Язмагыз очен бик зур рэхмэт!!!
    «Бигрәкләр дә яраттым»
  • 22 август 2019 - 06:24
    Без имени
    Руска кияугэ чыкканга эйткэндер дип уйлаем энкэсе....Да дорс,загадочно,язылып бетмэгэн ахры булыр дип уйлаем....
    Язмыш җиле
  • 22 август 2019 - 06:24
    Без имени
    Эйе шул,булганына шокер итеп Яши белергэ кирэк барчабызга да.
    Таянырга  таллар кирәк 
  • 22 август 2019 - 06:24
    Без имени
    Гыйбрэт алыр очен менэ дигэн хикэя. Хатын кыз бервакытта да югалып калмый. Рэхмэт хикэягез очен,ун,ышлар телим.
    Хыянәт белән генә дөнья бетми икән  
Реклама
Балачак – уйнар чак...