Алмагачны белеп үстер

Реклама

Кайбер бакчачылар алма орлыгыннан бары тик кыргый алмагач кына үсә дип уйлый. Тормышта исә еш кына киресенчә була. Мәсәлән, ун-унике ел узгач, орлыктан үскән алмагач телеңне йотарлык тәмле, эре алмалар бирергә мөмкин. Бактың исә, яхшы төр саналган кайбер алмагачлар без “кыргый” дип атаган алмагачтан тернәкләнгәннәр икән ләбаса! Менә шундый табигый селекция!

Күпләр алмагач ел аралаш ял итә дип фаразлый. Бу дөреслеккә туры килә, билгеле. Әмма алмагачны тиешенчә тукландырып, фәнчә тәрбияләгәндә уңышны ел да җыеп була. Моның өчен алмагачны аеруча июль аенда күбрәк тукландырырга кирәк. Ни өчен июль аенда? Чәчәк атучы җимеш агачларында бөренең июль уртасында салынуы билгеле. Ә соңгы тәҗрибәләр җимешкә бөреләнү көзгә чаклы дәвам итүен дәлилләде.

Кайберәүләр җимешле үсемлекнең тамырын кисү зарарлы диләр. Киресенчә! Болай эшләү хәтта файдалы да. Шул рәвешле агачның җимеш бирүен тизләтергә мөмкин. Тимирязев исемендәге академия профессоры Ф. Н. Пильциков башкарган мондый гамәл югары нәтиҗә биргән. Ул ике-алты яшьлек агачның бер елны бер як тамырын, икенче елны икенче як тамырын 30-40 сантиметр тирәнлектә (кәүсәдән 30-100 сантиметр арырак) үткен көрәк белән кисеп алган. Нәтиҗәдә, алмагач иртәрәк һәм күб­рәк уңыш биргән. Агач тамырын кискәч, аның төбенә органик минераль ашламалар кертергә кирәк. Бу чара тамырны тиз үстереп җибәрергә ярдәм итә.

 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Балачак – уйнар чак...