Логотип
Бакча

Порей суганы. Суперфайдалы бу яшелчәне ничек үстерергә?

Порей суганы бакчаларда сирәк очрый. Ә бит аның йомшак, бераз татлы тәме күпләргә ошар иде.

Порейның иң мөһим үзенчәлеге: саклаганда С витаминын югалтмый, киресенчә, ике-өч тапкыр арттыра!

«Ак аягы» өчен үстерелә

Порей – амариллислар семьялыгыннан, Кече Азиядән чыккан икееллык үсемлек. Гадәттә аны бер еллык итеп үстерәләр: озын яшел яфраклары һәм агартылган ак сабагы (ялган сабак) ризык буларак кулланыла.
Суган булса да, ул гадәти суган кебек баш йомарламый. Төп кыйммәте – шул «ак аягы»нда. Анда калий тозлары күп. Яшь яфраклары да ризыкка ярый: салатларда, ашта, кыздыру, пешерү, пирог эчлеге, туңдыру һәм консервлау өчен кулланыла.

Кайсы сортын сайларга?

Дөньяда йөзгә якын сорт бар, Россия реестрында 35 сорты теркәлгән.
Алар өч төркемгә бүленә:
1. Иртә һәм уртача өлгерешле (80–135 көндә) – сабаклары нечкә, саклау вакыты кыска.
2. Уртача (135–160 көн) – 30–40 см озынлыктагы калын ак сабаклы.
3. Уртача соң һәм соң өлгерешле (160–200 көн) – сабагы кыскарак, ләкин кыш буе саклана, салкынга чыдам.

Кайчан чәчәргә?

Порейның вегетация чоры озын – ярты елга якын. Орлыклырны турыдан-туры җиргә көньяк төбәкләрдә генә чәчәргә мөмкин. Бездә исә бары рассада юлы белән генә үстереп була. 
Орлыкны февраль ахыры – апрель уртасына кадәр чәчәләр.
Чәчәр алдыннан орлыкны 15–20 минут 50 градус кайнарлыктагы суда тоталар (болай эшләсәң, орлыгы тизрәк тишелә, югыйсә озак көтәсе).
Юып, дымлы тукымада берничә көн бүрттерәләр.
Туфракка орлыклар 2 см ара белән салына. Шытымнар күренә башлагач, яктылык һәм даими дым кирәк.
Рассада 55–60 көнлек булгач (биеклеге ~ 20 см), май уртасы – июнь башында ачык грунтка күчерәләр. Күчергәндә тамыр һәм яфракларны өчтән бергә кыскартырга кирәк. Май башында ук утыртсаң, кырауларда өшергә мөмкин (минем шулай өшеткәнем бар, – авт.). 

Ничек үстерергә?

Порей кояшлы, уңдырышлы, нейтраль туфракны ярата. Узган ел кыяр, кәбестә, кишер, помидор үскән түтәлләргә утыртсагыз, уңышы яхшырак булачак. 
Утырту схемасы:
үсемлекләр арасы – 10 см,
рәтләр арасы – 40 см,
тирәнлеге – 15–20 см.

Төп кагыйдәләр

Даими сугару (корылыкны яратмый).
Чүп үләннәрен утау.
2–3 тапкыр органик ашлама (сыер яки кош тизәген әчетеп) белән ашлау.
Иң мөһиме – төбенә өю. Һәр ике атна саен сабак төбенә туфрак өяргә кирәк. Туфрак өймәсәң, сабагының сусыл, йомшак һәм баллы ак өлеше бик кыска гына була. Ә яшел яфраклары аның катырак һәм җепселлерәк, тәме дә кайтышрак. 

Нинди чирләр белән авырый?

Авырулар:
пероноспороз,
тутык,
фузариоз,
мозаика (монысы вируслы авыру, дәвалап булмый).
Профилактика: чәчү әйләнешен саклау, куе утыртмау, биопрепаратлар куллану.

Корткычлар:
суган чебене,
трипслар.
Янәшәсенә кишер утырту, туфракны тирән казу, биопрепаратлар һәм каен дегете, тозлы су ярдәм итә.

Уңышны кайчан җыярга һәм ничек сакларга?

Порей суганын августтан башлап кулланырга мөмкин. Төп уңыш – сентябрь уртасыннан октябрь ахырына кадәр (төбәккә карап) җыела.
Аны салкыннар (-5°С) башланганчы җыеп бетерергә кирәк.
Саклау ысуллары:
дымлы комга күмеп,  0 градуслы температурада – 6 айга кадәр,
суыткычта – 5 ай,
балконда – берничә ай саклана.
туңдырырга һәм киптерергә дә мөмкин.

Шәхси тәҗрибә

Шәхсән үзем порей суганын һәр елны үстермәсәм дә, без аны бик яратып кулланабыз. Мин аны томалап пешергән ит янына салам, салатка кушам, турап, ашка салам. 
Порей суганының тамырларын кисеп, полиэтилен пленкага төрәм һәм суыткычта саклыйм. 3-4 ай бик әйбәт саклана. Артыгын турап, туңдыргычка куям. 
Порей суганы башлы суган кебек ачы түгел, ул баллы суган. Аны балалар да ярата. 
Бер-ике төбен көздән алмый калдырсаң, кышын ул өшемичә чыга һәм икенче елны орлык сабагы үстереп, орлык бирә. 

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә.

Теги: яшелчә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар