Җәйгә — матур күлмәк

Сөйкемле сөягебез, нәни кояшыбыз, күз нурыбыз — бәләкәй кызыбызны яңа күлмәк белән куандырыйк әле! Аның сөенечтән балкыган күзләрен күрү үзе бәхет бит. Бу бәхеткә ирешү өчен әллә ни күп вакыт та, зур чыгым да кирәкми. Ял итәргә утырган арада да тегәсез сез аны. Бәләкәй кызыбызны гөл чугыдай итәчәк бу күлмәк.

Без теккән күлмәк буе 120 см булган биш яшьлек кыз балага тәгаенләнгән.

Безгә бер генә үлчәм алырга кирәк: баланың култык астыннан алып, үзегез теләгәнчә озынлыкта.

Кирәк: (фото 1)
  • иңе 140 см, озынлыгы күлмәк озынлыгына бәрабәр юка киҗе-мамык тукыма;
  • тукыма төсенә ярашлы спандекс җеп (ул резина кебек сузылучан);
  • тукыма төсенә туры килә торган гади тегү җебе.

 

Эш барышы:

Реклама

(Фото 2) тукыманы үтүклибез һәм иңе 120 см, озынлыгы күлмәк озынлыгына бәра­бәр турыпочмаклык кисәбез. Аның һәр читен оверлок белән эшкәртәбез. Оверлок булмаса, машинаның махсус җөе яки зигзаг сыман җөй белән дә эш­кәр­тә аласыз. Хәзер арткы җөйне тоташтырабыз. Җөйне, икегә аерып, яхшылап үтүклибез.

Тегү машинасының аскы шүресенә кул белән генә спандекс җебен чорныйбыз. Чорнаган вакытта аны бик тарттырмагыз. Өске якка исә тукыма төсенә ярашлы гади тегү җебе куела.

Күлмәкнең өске читеннән 1 см ара калдырып, машина белән аркылыга гади җөй салабыз. Икенче җөй берен­чесеннән 0,5 см ара калдырып салына. Барлыгы – биш җөй.

(Фото 3) Иңсәләрне тегү өчен тукыманың ар­тып калган өлешеннән киңлеге – 8 см, озынлыгы 80 см булган турыпочмаклык кисәбез. Сыпылмасын өчен дүрт читен дә эшкәртәбез. Урта сызыкны билгеләр өчен кыл урталай бөкләп, үтүклибез. Урта сызык буйлап нәкъ күлмәктәгечә өч җөй салабыз. Иңсәләр матур булып бөрелеп торырга тиеш.

Хәзер аларны күлмәккә беркетәсе генә калды.

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 22 июль 2019 - 22:01
    Без имени
    Бу булган хәл.Берничә ел элек алар турында журналда басылып чыккан иде.Фатыйма белән Тәүфыйкның фотолары да бар иде.Икесе дә бик матурлар,Тәүфыйк озын буйлы егет,ә Фатыйма кечкенә буйлы иде.Язучыга рәхмәт!Тәүфыйкның язмышы гына билгесез.Үз илендә исән-имин гомер итүенә ышанасы килә.
    Акбалам
  • 22 июль 2019 - 22:01
    Без имени
    Эх, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә. Ходай сабырлык бирсен. Сиңа әле яшәргә дә яшәргә. Үзеңне дә сакла бераз, балам.
    Ул яшәргә тиеш иде!
  • 22 июль 2019 - 22:01
    Без имени
    Тау белән тау очрашмаса да кешеләр очраша. Абыйсы бигрәк вак җан булган.
    Сатылган кыз
  • 22 июль 2019 - 22:01
    Без имени
    Бик начар эшлэгэн ана кеше, уз баласын ана булудан мэхрум иткэн. Устергэн булырлар иде, кеше сэйли дэ оныта бит ул. Э бала ятим кала, энисе эчен улгэнче йэрэк ярасы бит! Башка бала да алып кайта алмавы да бик кызганыч!
    Ул бик бәхетледер...
  • 22 июль 2019 - 22:01
    Без имени
    Рушания! Сезнен акыллы фикерегез мине хикэядэн дэ катырак тетрэндерде. Нинди акыллы сузлэр!!! Алла ярдэм итсен шул юлга тарыган хатын-кызларга, рэхмэтеннэн ташламасын, яраббым.
    Яшәү, үлем... икесе бер сукмак
Реклама
Балачак – уйнар чак...