Элиза Шәкүрова – Ютазы якларыннан

Элиза Шәкүрова – Ютазы якларыннан. «Көрәш-Бүләк бүләге мин!» – дип таныштыра үзе белән. Каразирек мәктәбен тәмамлауга, Бөгелмә педагогика көллиятенә укырга керә. Максаты – телебезнең матурлыгын тоеп, сәнгатьле итеп сөйли белүче, үз халкын яратып, милләтпәрвәр булып яшәүче балалар тәрбияләү. Кечкенәдән әнисенә ияреп мәдәният йортына йөрүләре, спектакль-концертлар карап үсүе, китаплар укырга яратуы Элизаны шигърият дөньясына алып кереп киткән. 20 яшьлек кызның хисләре шигырь юллары булып тезелгән.
 

ТОМАН

Иртәнге йомшак җылы җил
Яфраклар серен тыңлый.
Сөйгәнен мактый сандугач –
Бер мизгелгә дә тынмый.
 
Мин синең белән янәшә,
Шундый якын, илаһым!
Өзелеп көткән очрашуны
Озынайтчы, и Раббым!
 
Мин риза шушы минутка –
Кирәкми синсез гомер!
Бер мәлдә гөрләп кабыныйм,
Түзми бөгелсен тимер.
 
Әйләнәм янар учакка,
Дөнья, безгә карама!!!
Уяндым... Син янымда юк –
Ярдан томан тарала...
 

ЗИНҺАР, БУЛ ТӨШЕМ!

Без каршылаган алсу таң,
Бергә агызган көймә...
«Синсез мин юк», – дигән сүзләр
Сихерле бер төш мәллә?
 
Күктә йолдыз атылганда
Тыңлау йөрәк тибешем...
Иртәгәдән уртак тормыш...
Минем хыял җимешем...
 
Боз шикелле салкын караш,
Сүзеңнән китәм өшеп:
«Безнең юллар аерылды!»
Зинһар, бул бары төшем!
 

* * *

Колагымда – назлы тавышың,
Пышылдый иреннәрең:
«Чәчләрең – кара төн,
Җыйган исен сиреньнәрнең.
 
Маңгаең синең – серле тау,
Һәрчак үзенә дәшә.
Ике күзең – төпсез диңгез,
Елмаюың нур чәчә.
 
Сагындыра һаман
Битең чокырчыклары.
Синең кебек фәрештәне
Иркәләр таң чыклары...»
 
Аһ, уяндым! Югалттым
 Матур төшендә генә...
Синең белән очрашабыз
Хәзер төшемдә генә...
 

ДУСЛЫК КАЙДА?

Сүзләребез уртак иде,
Уртак иде шатлык,
Борчуларны да бүлештек,
Бергә дуслар таптык!
 
Һаман саен якынайдык:
Уртак иде серләр...
Икеләнү-шикләнүне
Сөйлим тагын кемгә?
 
Бөтенесе булды инде:
Әләк, кайгы, шатлык...
Бик күп нәрсә уртак иде –
...Уртак яр да таптык!
 
Дуслык кына юк...
 

ӘЛЛИ-БӘЛЛИ, МАТУРЫМ!

>Күк тулы йолдыз гына,
Ай йөри ялгыз гына.
Ак көмештәй ак нурым,
Әлли-бәлли, матурым!
Йомры-йомшак песием,
Күз нурым син, тәтием!
Бит очыңнан пәп итәм:
«Тәмле йокы!»... Һәм китәм.

Фото: https://pixabay.com

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 19 август 2019 - 11:20
    Без имени
    Гыйбрэт алыр очен менэ дигэн хикэя. Хатын кыз бервакытта да югалып калмый. Рэхмэт хикэягез очен,ун,ышлар телим.
    Хыянәт белән генә дөнья бетми икән  
  • 19 август 2019 - 11:20
    Без имени
    Молодец хатын икэн Сез!!!
    Ирләр үзгәрә икән ул 
  • 19 август 2019 - 11:20
    Без имени
    Юньлэп анлап булмый. Загадочно.
    Язмыш җиле
  • 19 август 2019 - 11:20
    Без имени
    Бик матур язма. Укыйсы килеп тора. Шулай бер - берен,не очратып, бэхетле тормышта куанып яшэргэ насыйп ит Аллаhкаем ялгызларга.
    Күңелсез очрашу – язмыш бүләге
  • 19 август 2019 - 11:20
    Без имени
    Кыйнаганга тузеп яшэргэ ярамый👍👍👍 ин, тубэн ир - ат кына хатын кыйнап яши, ирекле коннэн кыйналып яшэу - яшэу тугел.
    Каты режимлы «никах»
Реклама
Балачак – уйнар чак...