Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

* * *

Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат.
Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат.
13 апреля 2018
422 карау
Йозак элеп куям димә - 
Ишек-тәрәзәсез күңел.
Хатирәләр буранына 
Күмелә дә куя шул, гел: 

Ак бураннар арасыннан 
Пәйда булып кабат сының, 
Иярәм дә китәм сиңең 
Күз карашыңа буйсынып... 

Самимилек яши һаман - 
Кермик дип ятлар теленә, 
Бөтерелеп очабыз без 
Гөнаһсыз яшьлек иленә. 

Син бер дигән егет булсаң, 
Озын толымлы кызны мин 
Бүген үз яшьлегем төсе 
Булган үз кызыма тиңлим. 

Сагынышып очрашулар - 
Кабатлана тансык сүзләр. 
Ап-ак карда ярылып кала 
Икәү салган уртак эзләр... 

Безнең вәгъдәләр шаһиты 
Энҗе бәсләр сарган каен 
Исән әле, шул тирәдән 
Урап узам кайткан саен. 

Кәүсәсенә кагылуга 
Ул да мине танып ала. 
Яфракларын шыбырдатып, 
Гүя, миңа аваз сала: 

Әйтә сыман, арагыздан 
Үтмәс кебек иде җил дә. 
Икегез ике тарафта - 
Гомер кичәсез чит җирдә... 

Унсигездә барысы да 
Син дигәнчә булыр төсле. 
Тормышның үз кануннары 
Хыяллардан күпкә көчле!.. 

Мәңге кисешмәслек булып 
Аерылды безнең юллар. 
Үз гаиләбез кочагында 
Бер-бер артлы үтте еллар... 

Зәңгәр томаннар артында 
Калган яшьлек хатирәсен 
Олыгая барган саен 
Синең күзләрдә күрәсем 

Килгәндә дә, күрешү эзләп 
Вакланмады безнең сөю. 
Хас түгел чын яратуга 
Хисләр кубызына бию. 

Бер-беребез хәтерендә 
Якты сагыш булып калып, 
Гөнаһ түгелдер ул, яшәү 
Хатирәләргә уралып... 

... Өермәле ак буранның 
Бүген янә купкан мәле. 
Хатирәләр бураны да 
Тиз генә басылмас әле... 

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com