Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

* * *

Алина Сидеева (Гәрәева)
Алина Сидеева (Гәрәева)
02 апреля 2018
294 карау
* * * 
Аллаһы Тәгалә юнәлтә туры юлга, 
Кая барырга белми калган очракта, 
Сынаулар җибәреп, кайчан булса да, 
Һәркайсыбызны кабул итәчәк ул, үз кочагына. 
 
Төрле хәлләр була дөньяда, 
Минем белән бул, зинһар ташлама дип, 
Таянабыз авыр чакта Аллага, 
Кояшны да күрми яшәр идек, әгәр яңгырлар яумаса. 
 
Җир йөзендә булганда, аңласак иде шуны, 
“Мин хаклы бит!” дип күтәргәнче йодрыкны, 
Сорыйк әле анардан көч, сабырлык бир, дип, 
Аллаһ Тәгаләнең кодрәте бит диңгездәй киң.
 
* * * 
Уты булмаган авылны, 
Мәчет манарасы яктыртыр, 
Тормышка ышанычыңны югалтсаң, 
Туры юл күрсәтүче юлдашың – Ходай булыр... 
Язмыш ни генә кылмасын, нык тор, горур бул, 
Бирмә усал адәмнәргә, кыерсытырга үзеңне, 
Әйтә бел уз сүзеңне, начарлык кылуның чире яман, 
Эшләсәң, әйләнеп кайта һаман. 
 
Бәхетле булыгыз, дип телә һәркемгә, 
Тирән булса да, алар салган яраң, 
Син бул иң беренче булып эз салучы, 
Эт тә аяк басмаган яңа җиргә, 
Батыр булганың өчен генә, 
Кертмәсләр әле гүргә. 
 
Ышан газиз Анаңа, таян изге Аллага, 
Аңлый белә кеше күңелен бары тик алар гына, 
Гомерең буена үзеңне кайгырта, 
Авыр чакларыңда ярдәм кулын суза. 
Язмышың үз кулыңда, балам, дип юата, 
Караңгы төннән соң бит, һәрчак таң ата.
 
* * * 
Үзем генә калдым инде дип, 
Дускаем, беркайчан уйлый күрмә, 
Һәркем дөньяга үзе генә килгәндәй, 
Шулай ук ялгызы гына китә. 
 
Ходай, тормыш юлын узарга, 
Акыл белән җан бирә, 
Син, мин булдыра алмыйм гына, дип әйтмә, 
Алла газапларны чамалап җибәрә. 
 
Әгәр таянсак Аллага һәрберебездә, 
Ялгыз булмабыз бердә, 
Явызлыкны, коенечне, 
Җиңәрбез Ходай белән бергә.
 
* * *
Икәүдән-икәү генә калып, 
Күзгә - күз карашып, 
Бер сөйләшер идем чынлыкта,
Берәү дә комачауламас урында.
 
Күптән күрешкәнебез юк, 
Сагындырдың,
Минем инде хәзер үз тормышым, 
Синең дә бит күптән үз юлың.
Онытты дип, уйлыйсыңдыр,
Урам буйлап, көлешә-көлешә,
Юләр сатып йөргән чакларны,
Әйтерсең лә, кичә иде, барысы да истә,
Йөгереп сындырганга кадәр каблукны.
 
Житмисең миңа, 
Берәр көнне әйдә,
Мәшәкатьне ташлап, 
Элеккечә очрашыйк әле.
Шул заманда сыман,
Бер генә көн, бер-беребезне күрмәгәндәй,
Дускаем, 
Чын куңелдән кочаклашыйк әле...
 
 
Төн...
Өйрәндек йөрергә елмаю киеп,
Яшибез усаллыкка баш иеп,
Кайсыбыз-кемнән күбрәк уздыра,
Тегенең капкасы кулайрак була...
Һәрберебез узебезчә дөнья куа,
Дуслар, еллар бара, санаулы гына кала,
Әйтәсем килгәндә, дип, вакыт тукта,
Кайчагында минем шундый теләк туа...
 

Урман...
Саф hава,
Син, мин hәм бала,
Миче утын белән ягыла.
 
Кышкы төн,
Җылы өй,
Телефон тотмый,
Беркем борчымый...
 
Калын юрган,
Пич бәрәңгесе,
Кайнар чәй,
Күңелдә җәй...
 
Ишек бикле,
Урманда без генә,
Аякларда оекбаш,
Тынлык, ял итә баш...
 
Кемдер тәрәзәгә шакый,
Беркем түгел икән, җил уйный,
Тышта көчле буран дулый,
Безгә бит ул кагылмый...
 
* * *
Төнге буран, искиткеч күренеш,
Урам фонаренең яктысында,
Озак кына карап торып булмас,
Эзләр югалса, юлым тагын уңмас.
Учлап алдым да ап-ак карны,
Күккә таба йомарлап тондырдым,
Сафлыкка коендырдым җиhанны,
Бәхеткә күмсен дип, барыр юлны.
Кар бөртекләре битләремә оча,
Алар мине шулай итеп коча,
Су тамчыларына әверелеп,
Күзләрем ачканчы юкка чыга...
Кайтыр сукмагым югалса да, 
Рәхәтләнеп ауныйм көртләрендә,
Балачагым төште исләремә,
Шул ук нәни бит әле күңелемдә.
 
* * *
Йокы иптәш белән бик тә тату шул мин,
Күзне ача алмый ятам шулай гадәттәгечә,
Бер таныш әфәнде шалтырата көндәгечә... 
Мин әйтәм сөйләшербез элеккечә...
 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com