Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

* * *

​Лилия Фәттахова
​Лилия Фәттахова
09 февраля 2018
398 карау
* * *
Үрсәләнгән җанның әрнүенә
Елап  түзеп  буламыни?! -
Көләм әле...
Балавызы эреп аккан
канатлардан
Торса торсын барыр юлым
Күләгәле...
Булса булсын офыкларда
Тоташ  рәшә...
Томаннарга уралсыннар
Хыялларым...
Көләм әле!
Җавап тапмас сорауларны
Сызып атып,
Юраулардан аерам да
Сукмагымны-
китәм атлап...
Ә аннары...
Ә аннары...
Бәлки...
Тагын...
Беләм инде -
тагын  сиңа киләм әле.

Елап түзеп буламыни
Җан сызганда?! -
Сызлануны басар өчен -
Көләм әле!..


* * *
Мин сокланам сезгә,
Гел яктылык,
Гел яхшылык күргән кешеләр!

Салулаган чакта чаналарым,
Кәеф-арбам упкыннарга тартса,
Сезне уйлыйм...
Көчем кайта шул мәл,
Дәрт-дәрманым арта.
Фәрештәдәй, сезнең ишеләр,
Мине генә түгел, Җирнең үзен
Галәм буйлап тарта.

Мин сокланам сезгә, якты җаннар!
Сезнең  өчен Җир дә- 
Оҗмах  йорты...


* * *
Җәйге буран... Көзге ташу...
Кышкы  ләйсән...
Мондый хәлләр
Булмас димә  күңел  белән.
Кич-иртәсен  буташтырган 
күңел бит ул...
Үзе  фәрман   чыгара да 
Үзе үти.
Йә  үтәми...
Берәр  кылын өзү  белән...
Көзгедәге  чагылышың түгел  бит ул -
Кайтавазлар  кире кайта
Йөзе  белән...


* * *
Син төшергән фотоларга карыйлар да,
Күренеп тора, бәхетлесең, диләр.
Ә мин әле бәхетемне минем
Тик  син генә  күрәсең, дим... Юләр!

Күренә икән бөтен дөньясына
Керфек арасына  поскан  шатлык.
Иреннәре  серен чишә тагын:
"Эзләгәнне таптык...таптык...таптык!"

Бит очыннан  үбеп алган  Кояш
Үз игезен тапканына сөенә!..
Фотодагы ул бәхетле минме?-
Ә мин  никтер күрәм  сине генә...

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com