Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Кабул итә күр...

Фәүзия Мөхәммәтова (Яруллина)
Фәүзия Мөхәммәтова (Яруллина)
29 января 2018
301 карау
Хисләремне синең тарафыңа 
Ирештерер юллар эзләмим. 
Үз иркен югалткан ул хисләрнең 
Көчсезлегеннән нәүмиз лә мин: 
 
Ул самими хисләр дәрьясында 
Йөзмим, дисәм, инде күптәннән, 
Хисләр җиле кагылып үтүгә 
Нидер көтәм безнең үткәннән... 
 
Күңел тәлгәшендә калган хисләр 
Юлланылмый кибеп-корырмы? 
Әллә язмыш хисләр өермәсен 
Җилкән итеп киереп торырмы?! 
 
...Хисләр дәрьясында ялгыз җилкән - 
Буйсыныр да хисләр иркенә, 
Киерелеп тарафыңа очар, - 
Кире бормый кабул ит кенә!..

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com