
КАРСЫЗ КЫШ БУЛА ДИ МЕНИ
Карсыз кыш була ди мени,
Ник дуламый бураннар?
Нигә юк ак кар көртеннән
Тулып торган урамнар.
Карсыз кыш була ди мени,
Сәер бу безнең өчен.
Әллә кыш бабай югалткан
Үзенең зәмһәрир көчен?
Карсыз кыш була ди мени,
Карлар көрисе килә.
Көрәмәсәң, бата-чума
Атлап йөрисе килә.
Карсыз кыш була ди мени,
Күпме көтәргә була?
Чана, чаңгы шуа алмагач,
Хаттә күңелләр тула.
Кайда йөри бу кыш бабай,
Кәсебен югалтканмы?
Башка җирдә күп яудырып,
Исәбен чуалтканмы?
Әллә ничек, аңлап булмый,
Безнеңчә түгел бу тыш.
Ни әйтсәң дә, кызык түгел,
Карсыз булмый ла ул кыш!
фото: https://pixabay.com
Ник дуламый бураннар?
Нигә юк ак кар көртеннән
Тулып торган урамнар.
Карсыз кыш була ди мени,
Сәер бу безнең өчен.
Әллә кыш бабай югалткан
Үзенең зәмһәрир көчен?
Карсыз кыш була ди мени,
Карлар көрисе килә.
Көрәмәсәң, бата-чума
Атлап йөрисе килә.
Карсыз кыш була ди мени,
Күпме көтәргә була?
Чана, чаңгы шуа алмагач,
Хаттә күңелләр тула.
Кайда йөри бу кыш бабай,
Кәсебен югалтканмы?
Башка җирдә күп яудырып,
Исәбен чуалтканмы?
Әллә ничек, аңлап булмый,
Безнеңчә түгел бу тыш.
Ни әйтсәң дә, кызык түгел,
Карсыз булмый ла ул кыш!
фото: https://pixabay.com
Сезнең фикер
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.