Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятУкучыларыбыз иҗаты → ​Дәлилләрегез бармы? № 4

​Дәлилләрегез бармы? № 4

Лилия ФӘТТАХОВА
Лилия ФӘТТАХОВА
08 декабря 2017
1696 карау
Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=6323

Кулына бала күтәреп калган Зиннур баштагы сәгатьләрдә әллә ни борчылмады. Сеңелләре-энеләрен үстерешкәнгәме, табиб белеме булгангамы, әллә инде гомере буе бала үстерү теләге булып та бу хыялы тормышка ашмасын белгәнгәме - аңа рәхәт иде. Ул бераз черем итеп алырга кирәклеген дә онытып бала белән әвәрә килде. Күрше кызы калдырган бала азыклары бетә башлагач кына пошаманга төшеп, астагы катта торучы бер ана янына төшеп китте. Үз малаеннан да артып кала икән сөте, яшь хатын хәтта булыша алуына сөенде дә. Артыгын савып интегәсе дә булмый. Табигать шулкадәр камил көйләгән яшәешне: ир балага сөтен дә куерак, туклыклырак, күбрәк биргән бит. Хикмәт дими, ни диярсең.

Көн кичкә авышканда, ир күңеленә бераз шом төшә башлады. Озаклады Анюта. Аптырагач, нәни “төенчекне” күтәреп күрше түтигә кереп китте. Анысының бала тоткан Зиннурны күргәч, күзләре түгәрәкләнде:

- Бу бит...безнең...

- Әйе, оныгың, Глафира түти. Анюта кайда соң ул? Берничә сәгатькә генә дип калдырган иде бит.

- Киткән ул, күгәрченкәем.Киемнәре юклыгын әлерәк күрдем юньсезнең.. Авырып ятам бит, бүлмәдә. Ичмасам, кереп тә карамый, су да кертеп бирми дип сукранып чыккан идем әле менә. Баласын да ташлаган... Менә бит, ә... Һай, бәхеткәйләрем булмады да... Бала белән киткән дип уйлаган идем лә мин. Өстәлендә ниндидер кәгазь ята, күзем юньләп күрми, укып кара әле. Хат-мазар бугай.

"Ачуланмагыз да, эзләмәгез дә. Баладан баш тартам, атасына кирәкмәгәч, миңа да кирәкми. Илтеп бирерсез, баласызлар алыр әле". Коры, хиссез әлеге юлларны укыгач, Зиннурның күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Ничек инде?Җан иясе лә ул. Песи баласын да кызгана кеше, ә монда...

Ишек яңагына сөялеп еш-еш сулу алган авыру карчыкка баланы калдыру мәгънәсезлек булыр иде. Зиннур берәр минут фикерен туплый алмый торды да борылып чыгып китте.

Төнне тыныч кына үткәрделәр. Кибеттән ясалма сөт кайтартты, баланың алмашка киемнәре юк иде, аларын да алырга туры килде.Ә иртән эшкә барасы. Ул вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагында бер үзәктә фельдшерлык та итә иде ул. Баланы эшкә алып барды, медсестра кызлар белән чиратлап карадылар. Икенче көнне исә милиция бүлегенә китте. Хәлне аңлатып гариза язды, гаризаның күчермәсен алды. Шул системада эшләгән кеше булганга канына сеңгән гадәтенең сигез елдан соң үзен зур бәладән коткарасын белми иде әле ул вакытта.

Ниндидер ыгы-зыгылы көн булып истә калган ул көн. Әллә зур түрәне көтәләр иде шунда: һәркайсы каядыр ашыга, кабалана, ут капкан шикелле бөтереләләр. Баланы бүгенгә генә үзегездә калдырып торыгыз да аннары чарасын күрербез, шалтыратырбыз дип озатып җибәрделәр аны. Бер генә түгел, бер атнага якын вакыт үтте... Балага ияләнде Зиннур. Күрше хатыны да булышты, эштәге кызлар да, бала да артык тынычсыз булмады. Ләкин аны үзендә калдыра алмаганлыгын белгәнгә, алдагы атнада баланы күтәреп тагын милиция бүлегенә китте.

-Ә -ә, килдеңмени, бәхетле әти? – дип каршы алды аны таныш йөзле хатын.

- Бәхетлесен бәхетле дә, урнаштырасы иде шул бу баланы,- диде Зиннур, авыр сулап. -Үз балагызны үзегезгә карарга туры килер дип уйлыйм, кычытмаганны кашып йөрмәсәгез дә эш муеннан монда, - диде ханым дорфа гына.

- Аңламадым...- дип хатынның ачулы йөзенә текәлде ул.

- Белештек без ул кыз турында. Бер татар ире белән чуалып тапкан, диделәр.Атасы булырлык бит син аңа, оятсыз!Бала аздырып йөрмәсәң... Алладан да курыкмый, төрмәгә утыртырлар дип тә курыкмый. – Ир бу хатын күзендә үзенең никадәр бозык булып тоелуын аңлап, гаҗизлектән берара сүз әйтә алмый торды.

- Уйлабрак сөйләшсәгез иде.Аласызмы баланы? – диде ул ахыр чиктә.

- Булмый. Үзеңне утыртып куймасыннар дисәң, бу тирәдә йөрмә инде син.

Зиннур сүз куертып тормады, баланы күтәреп прокуратурага китте. Анда да булган хәлләрне аңлатып гариза язды, гаризаны кабул итүләренә, теркәтүләренә иреште.

Көн кичкә авышып килә иде. Чит-ят кешеләрдән ятсындымы, бала бертуктамый елады да елады. Биредә эшләүче хатын-кызлар да тынычландыра алмады аны. Бүгенгә алып кайтып тор да хәлгә ачыклык кертү белән хәбәр итәрбез, диделәр. Урамга чыккач тынычланды бала.

Зиннур бәп-бәләкәй җылы йомгакны күкрәгенә кысты да күккә күтәрелеп карады. Биектә-биектә ап-ак болытлар йөзә: алар каз каурыйлары сыман җиңел, мамыктай йомшак иде. Шәһәр йортларының сорылыгы янәшәсендә бу аклык тагын да аграк, бу өрфиядәй җиңеллек тагын да ымсындыргычрак тоела. Күкрәгенең кайсыдыр төшен авырттырып- авырттырып бүгенге көннең ямьсез хәлләре тырный, күңеле сулык-сулык килә.Нәрсәнедер дөрес эшләмәде кебек. Озакламый бу кечкенә йомгакны алып китәрләр. Балалар йортына илтерләр. Бәхете булса, берәр гаиләгә уллыкка алырлар.Бәхете булса. Их! Әле яши дә башламаган көе сынауларга дучар булган бала. Ни гаебең бар синең?Кем алдында гаебең бар синең? Нигә кемнәрнеңдер тән ләззәте өчен бу нарасый ятимлек ачысын татырга тиеш? Сугылыр –кыерсытылырмы бу сабый, эт типкесендә йөреп этләшергә өйрәнерме? Усалланырмы?? Шундый тәмле исле бит ул, зәңгәр күзләрендә күктәге ак болытлар гына чагылган чагы бит әле аның.Әллә елмайган була инде... Зиннурның тамак төбенә төер бөялеп килде, күзен томалап алган элпә аша дөнья тоныкланыбрак киткән кебек тоелды. Их, миннән генә торса икән, беркемгә дә бирмәс идем дә бит. Минеке булыр идең, икәү бер- беребезгә таяныч- юаныч булыр идек. Мин сине үзем белгән барлык һөнәрләргә өйрәтер идем. Ә син “әтием, булышыйммы?” дип өзелеп торыр идең... Юк шул , Аллаһ сине миңа җибәрмәгән.

Ялгышты Зиннур. Күкләр кулы уйнаган дисәң генә инде, баланы килеп алучы булмады. Бер атна үтте, бер ай, ике ай...

***

Булатның эше белән кызыксынып киткән тикшерүче сорау арты сорау яудыра:

- Ул баланы сез нигә вакытында тиешле органнарга илтеп бирмәдегез?

- Милициягә дә, прокуратурага да бардым. Язган гаризаларым бар. Архивтан эзләтеп карагыз.

Зиннур электрон дисктан йөзәрләгән папкаларын актарып, үзенә кирәклесен эзләп тапканчы берәр сәгать вакыт үтте. Ике гаризаның да күчермәсен тикшерүчегә күрсәтте. “Мин, фәлән-фәлән, ялгыз яшәү сәбәпле, әлеге баланы үземдә калдыра алмыйм. Шундый- шундый шартларда ул миңа килеп эләкте...Анасы фәлән-фәлән, атасы кемлеген белмим”. Ике гаризада да оешманың пичәте, кабул иткән кешенең имзасы тора.

- Гариза булган килеш аның буенча бернинди эш бармау мөмкин түгел ул,- дип тел шартлатты тикшерүче. – Мөмкин түгел! Теркәлгән һәр эш буенча ай саен хисап ясала.

- Ә минем ни гаебем бар?Мин ике инстанциядә дә булдым, аларның эшләү- эшләмәүләре өчен дә мин җавап бирә алмыйм ич инде.

- Сез ахыргача барырга тиеш идегез. Ничек сезгә тәрбиягә бирделәр аны? Монда тоташ хокук бозу бит.

- Хокук бозу сезнең тарафтан бит.

- Эчке тикшерү үткәреләчәк, әлбәттә. Миңа шунысы гына аңлашылмый, бернинди документлары булмаган көе ничек сезгә бирделәр аны? Ничек аны сездә калдырдылар???

- Алып китеп караган иделәр ике тапкыр, - дип көлемсерәде Зиннур.

Беренчесендә дүрт яшьләр чамасы булгандыр. Бик җитди комиссия килгән иде.Бала белән сөйләштеләр, сораштырдылар. Ахырда үзен "күп-күп дуслар, машиналар булган җиргә" Җитәкләп чыгып барганда, әтисенең өйдә каласын аңлап алган бала, психолог хатынның кулыннан тешләп алды да чыгып качты. Бу хәл шулчаклы көтелмәгәндә булды ки, канга кадәр батырылган теш эзләрен күреп аптырап калган хатын һәм аның артыннан кузгалган төркем ни булганын абайлаганчы, бөтерчек кебек малайдан җилләр искән иде. Әлбәттә, Зиннур аның кайда булырга мөмкинлеген чамалый иде: ике "дусның" уртак яшерен шалашы булмыймыни инде? Башкаларга кушылып ул да эзләгән булды.Озак эзләделәр. Аны -моны аңламый калган күршеләре табышмаган булса, тагы да озаккарак сузылган булыр иде бу эзләү. Каядыр алып китәләр дип коты очкан малай күршенең кулларыннан ычкынырга маташа, тешләшә, тыпырчына. Куркынган күзләре як-ягына карангалап яклаучысын- әтисен эзли.Ул вакытта психолог киңәше белән малайны Зиннурда калдырдылар.Күңелен җәрәхәтләмик, калып торсын, диде.

Берәр елдан соң тагын килгән иделәр. Бу юлы ул шәфкатьле психолог юк иде комиссия составында.Хокук бозу, диделәр. Ялгыз ир бала тәрбияли алмый, диделәр.Баланың үкерә-үкерә ыргылулары бу юлы ярдәм итмәде.

Өченче көнне янәдән кайтарып куйдылар Булатны. Шулкадәр ярсыган, кулына нәрсә эләгә, шуның белән тондырган, үзен керткән бүлмәдәге тәрәзәләрне ватып бетергән. Ашамаган, эчмәгән,беркемне үзенә якын китермәгән. Бу кыргый бүре баласын үзең денгә керт алайса, дип тапшырып киттеләр аны.

Шуннан соң башка борчымадылар. Дөрес, һәрдаим күзәтеп тордылар. Кайда була, нәрсә ашый, ниләр белән шөгыльләнә- барысы турында да хәбәр итеп торырга тиеш иде ул. Өйләренә дә еш килделәр.

Булат- Зиннурның горурлыгы. Милли көрәш буенча Җиңүләр яулый башлады соңгы елларда.Матур җырлый, сыйныф активисты.Укуы да әйбәт бара. Шашка буенча шәһәр турнирларында җиңде. Күзләренә ак болытларның серен сыйдырып яткан нәни йомгактан бераз шук, ләкин һәммә нәрсә белән кызыксынучан үз дәвамын үстерә алуы белән горурлана иде Зиннур.

Ничек миңа биргәннәрме? Шулай язган булгандыр. Барысын да сөйләүдән кем ота хәзер? Булат сау-сәламәт, йөгерек акыллы, аралашучан- шул җитмимени? Ни булганын сөйләп бетермәү иң дөрес юл ул кайбер чакта. Канунның өтере белән ноктасы шәхесне сытып китмәсен өчен кирәк.

 
Эпилог

Кыш җир өстен үзенең ап-ак юрганы белән төреп куйды. Җирне өшүдән сакларга дип махсус тукылган җылы юрган ул. Ябалак-ябалак карлары биткә килеп сыланулары да яратып кына үбеп алган кебек. Күңелләргә үк үтәргә маташкан соры күңелсезлек ниндидер ашкынулы яңа хисләр белән алмашынып килә. Озакламый Яңа ел бәйрәме җитәр.

Электрон почтама Зиннурның сеңелесе берничә хат җибәргән. Бу - балаларның Кыш бабайга атап язган хатлары, рәсемнәре. Беренче рәсем Әмирнеке булса кирәк. Әнә ак кәгазьнең нәкъ уртасында җитәкләшеп ике Кыш бабай тора. Икесе дә кызыл киемнән, кулларында зур гына биштәрләр. Алар янында ике малай, бер кыз тора. Болары да җитәкләшкән. Тукта-тукта, бер Кыш бабайның тунына кәкре-бөкре хәрефләр белән "әти" дип язылган түгелме соң? Кыш бабайдан әтиләрен алып килүен сораган инде бу бала.

Икенче рәсем Айсылуныкыдыр. Аның рәсемендә аллы-гөлле күлмәк кигән бер кыз. Бәлки, әниседер...Бәлки, Әдилә апасыдыр... Ул баланы әнисез дә, әтисез дә калдырган Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Әлегә кадәр бер тапкыр да "әнием кайда?", "әтием кайда?" дигәне юк икән кызчыкның. Мунчада ис тиеп бакыйлыкка күчкән, утызлары да тулмаган туганнарының бердәнбер кызлары булган ул. Кадерле, акыллы бала. Рәсемдәге төсләргә карыйм. Күңеле төшенке түгел бугай ла.Җете төсләрне үз итә.

Булат хат язган. Зур малай шул."Мин синнән бернәрсә дә сорап тормыйм, Кыш бабай! Әти кайтса, ул барысын да үзе алачак. Әгәр син чынлап та булсаң, тизрәк кайтырга булыш әле, яме. Мин инде кечкенәләргә Кыш бабай белән бергә әти дә кайтачак, дип ышандырдым. Мине алдакчы итеп калдыртма, үтенеп сорыйм".

Елмаеп куйдым. Кыш бабайга хат барып җиткәнме әле, белмим, ә миңа яхшы хәбәрләр килеп иреште инде.Түземлек белән бу хәлләр артыннан күзәтеп барган укучым, сине дә сөендерәм. Хөкем карары Зиннурны аклаган, озакламый ул якыннары белән күрешергә тиеш, ин ша алла. Бу хәлләрнең чынлап та үзе белән булганлыгына әле дә ышана алмый тора. Мин реалити-шоуда катнашкан кебек тойдым үземне, болар бар да - уен гына кебектер иде, ди. Ә бәлки, кыенлыкларның нинди булуы кешенең бәясен күрсәтә торгандыр, кем белә. Кемдер чигенә, кемдер ныгый. Кемдер бар дөньяны каһәрли башлый, кемдер нәтиҗәләр ясый, үз ялгышларын эзли. Ә бәлки, кешенең уйлары аның дөньясын тудыра диюләре дөрестер ? Кем белә...

Ә әлегә ташкыны кайтса да, юшкыны калган Зиннурда. Башында бары “китәргәме соң әллә бу илдән” дигән уйлар гына. Бардыр бит инде кеше өчен язылган кануннар, кешене яклар өчен төзелгән хокук оешмалары, дип уфтана.Бардыр ул.Тик ...туган җирләрдән аерылгач озата барачак юксыну хисләрен басарлык дәвалары булыр микән соң? Үз-үзеңнән качу мөмкин микән?

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com