Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятУкучыларыбыз иҗаты → Җыр-моңга гашыйк мин балачактан...

Җыр-моңга гашыйк мин балачактан...

07 ноября 2017
260 карау
Нурлат. Зөлфия Ахунҗанова

Автордан. Нурлат каласыннан 20 чакрым ераклыкта Кәкре Атау авылы урнашкан. Менә шушы авылга килеп яшәүемә дә 27 ел узып бара. Бүгенге әңгәмәдәшем, күршем, авылдашым Фәүзия Кәлимуллина. Аның белән яшәү, тормыш, гаилә турында сөйләшәбез.

Нурлат якларында бик матур бер авыл бар. Исеме – Кәкре Атау. Авылыбызның тирә-ягы калын урман. Менә шул авылның бер йортында Рәшит белән Фәүзия яшәп ята. 1982 нче елда Кәлимуллиннар гаиләсенә нигез салына. Гаиләдә бер-бер артлы дүрт сабый дөньяга аваз сала. Олы кызлары Сиринә, уллары Рәфис, уртанчы кызлары Чәчәк һәм төпчекләре Салават. Бу гаилә тулысынча җырчы гаилә дисәм дә ялгышмам.
Тумышым белән шушы авыл кызы мин. Шунда тудым, шунда үстем. Авыл мәктәбендә белем алдым. Бүгенге көндә дә авылымда тормыш иптәшем Рәшит һәм балаларым белән гөрләтеп көн күрәм. Балалар зурлар инде, үз гаиләләре белән яшиләр. Төпчек улыбызны гына гаиләле итәсе калды. Рәшитем белән бүгенге көндә алты онык сөябез, аллага шөкер. Гомер итүебезгә 35 ел вакыт узып китте. Әммә мин әле бүген дә балачактагы шук кыз.
Балачагымны сагынып еш искә алам. Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Безнең як болын-кырларга бай. Һәр елны җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Туган якка булган шушы мәхәббәтемне мин җыр белән бәйләп барам.

Кайтырга юл эзләп йөрим
Ваемсыз балачакка.
Кайсы сукмак илтә аңа,
Юл тотыйм кайсы якка?
Балачакның киң кырларын
Бер генә буйлар идем.
Бәбкә үлән өсләрендә
Тәгәрәп уйнар идем.

Без гаиләдә җиде бала идек. Иң төпчеге дә, иркәсе дә – мин. Әтием – Исхак, әнием – Минсара.Әтием турында көлеп искә ала торган вакыйгалар да бар. Дүрт малайдан соң апам Мәйсәрә туган. И шатланган шундый безнең әти. Эшкә баргач шатлыгын кычкырып әйтә алмый бит. Колхоз рәисе Ислам абыйга: «Ислам абый, безгә угыз күмәче ашарга кер бүген кич белән», – дигән.
«Ник?» дигән сорауга: «Көтеп алган кызым туды», – дип җавап биргән.
Әти мине гел: «И кызым, син минем кечкенә улым!» – дип сөя иде.
«Ник алай әйтәсең?» – диюемә: «Синдәй шук кызлар юктыр. Син бит ун малайга торасың», – дип кетер-кетер көлеп ала иде.
Шук та, ут та идем шул. Дүрт абыем һәм ике апам миңа җил дә тидермичә үстерделәр. Өй эшләрен миңа башкарырга туры килмәде. Абый-апамнар эшли иде. Ә миңа каз бәбкәсе саклаудан башка эш тә кушмадылар. Анысы да сезонлы эш. Җәй көнне генә эләгә. Аны да әле мин җиренә җиткереп башкармаска мөмкин. Башка балалар су кергәндә, каз бәбкәләре янында ничек тик кенә утырыйм ди! Калдыра идем дә, китәм кызлар белән су керергә. Иң якын дустым Хәмдия дә гаиләләрендә төпчек кыз. Икәү сөйләшәбез дә качабыз. Су буена барып эләккәч, тиз генә кайту юк инде! Вакыт та, каз бәбкәләре дә онытыла. Кайту искә төшкәч, башны кашый башлыйм инде. Әни безнең таләпчән кеше иде. Кайтуымны капка төбендә кычыткан тотып көтеп тора. И ул кычытканнар күп эләкте миңа!.. Кышларын әти белән әнигә, күрше-күләнгә концерт куярга яратам. Әй тегеләргә Әлфия Авзалова булып җырлыйм. Бүген дә Әлфия апаның иҗаты каршында баш иям. Минем кумирым дисәм дә була аны.
Укырга яратмадым, кайда инде өй эшләрен эшләү!.. Хәтерлим әле, беренче класста безне Миңнегөл апа Вәлиева каршы алды. Беренче укытучым күрше апам да әле. Урамга чыгар хәл юк:
– Фәүзия, өй эшеңне эшләп чыктыңмы? Укыдыңмы, теге күнегүне күчереп яздыңмы? – дип тикшереп кенә тора.
И ачу килә, тик әйтеп булмый бит: «Эшләмәдем, сумканы да ачып карамадым», дип. «Ярар, апа, хәзер аз гына уйныйм да керәм», – дим. Кая инде бер урамга чыккач, туйганчы уйнамыйча өйгә керү! Кергәндә караңгы төшә, ашыйсы килә. Ашагач, йокыга тарта. Мактанып әйтә алмыйм, ләкин мин уртача укыдым. Хәтер яхшы иде. Калган балалар сөйләгән арада, барысы да искә төшә. Мин һәрчак хәтердә калганнарны сөйләп җавап бирдем.
Бишенчедә дә икенче күршебез Гадания апа класс җитәкчем булды. Гадания апаның яшь чагы иде. Нинди генә чаралар уздырмады ул безнең белән. Ике командага бүлеп уздырылган ярышлар аеруча истә калган...
Балачак та, мәктәп еллары да тиз узып китә икән. Тормыш иптәшем Рәшит белән булган бер вакыйганы искә төшерми мөмкин түгел. Яшь чак, үсмер кызлар клубта басып торабыз. Яныбызга Рәшит килеп басты. Бу мактанып кына: «Кызлар, үзегезне тәмле сагыз белән сыйлым әле, – дип, иптәш кызыма берне тулыны сузды да, – ә синең белән икәү бүлешербез, – диде. Миңа – шук та, ут та кызга – җитә калды. Бүлмим дидем дә, кулыннан тарттым да алдым.
Безнең тормыш бергә булырга язгандыр. Рәшитләр гаиләсенә килен булып килгәндә, миңа бары 17 генә яшь иде.
Кайнатам белән кайнанам мине бик җылы каршы алдылар. Мин аларга бик рәхмәтле. Бер эш рәтен дә белмәгән кызны үз кызлары итеп кабул иттеләр. Барлык эшкә дә мине кайнанам өйрәтте. Килен булып төшкән беренче көнне яхшы хәтерлим. Тапкыр сүзгә бай кайнатам шаяртып кына икенче көнне иртә белән:
– Менә хәзер киленне сынап карыйбыз инде. Нинди эшкә оста икәнен. Барыбызны да коймак пешереп сыйласын, – диде.

Кая инде! Коймак камыры да ясый белмим! Әзер камырдан пешергәнем бар үзе. Мин дә җавапсыз калмадым: «Камырын ясап бирегез, пешерермен», – дидем.
Миңа бер сүз дәшмичә карап торган каенсеңелләр белән каенэнеләрем туйганчы көлделәр соң! Менә шулай итеп минем тормышым бу гаиләдә башланып китте. Ризван белән Нурдидә Кәлимуллинар гаиләсендә мин иң олы килен.
Бер эштән дә курыкмадым да, чирканмадым да. Колхозда да эшләдем. Тора-бара кибет тә тоттык. Шул кибетне җитәкләдем дә. Ә хәзер улым белән бәйрәмнәр, туйлар алып барабыз. Төп эшем клубта.
...Безнең әңгәмәгә әле яңа гына эштән кайтып кергән Рәшит Ризван улы кушылды. Ниләр турында сөйләшүебезне белгәч, туган авылы, авылдашлары турында сөйләп китте.
– Мин шушы очта тудым, бу йортыбызны да үз нигезебездә торгыздык. 1981 елдан алып шушы авылда сугаручы булып эшләдем, 16 еллап коплекслы бригадир вазыйфасын башкардым, аннары авыл советы рәисе итеп сайладылар. Бу вазыйфада да 15 еллап эшләдем. Шуңа күрә миңа барлык йортларда да булырга туры килде. Авылдашларым кешелекле, инсафлы, кунакчыл. Апаларыбыз аш-суга оста. Бу сыйфатлар минем әниемдә дә, әбидә дә бар иде. Без гаиләбез белән тормыш иптәшем Фәүзиянең әнисе – әби белән яшәдек. Минем әнием иртә вафат булды, шуңадырмы, әби миңа бик якын булды. Ул алтын кеше иде. Ягымлылыгы, ачык йөзе, уңганлыгы, булганлыгы өчен аны барыбыз да хөрмәт иттек. Авыл халкының тыйнаклыгы борын-борыннан килә дип уйлыйм. Чөнки авылыбыз уртасында - иман йорты. Ул бервакытта да буш булмый. Бигрәк тә җомга көннәрендә. Яшь бара инде, олыгаябыз, балалар да үсеп җиттеләр. Яныбызда шул төпчегебез – Салаватыбыз гына. Кызыбыз Сиринәнең улларын Альфред белән Рөстәмне үстерергә булыштык, бүген дә ярдәм итәбез. Мин инде бүгенге көндә алты онык бабасы. Шулай булса да күңел үзенекен итә, әле бүген дә 18 дә кебек без Фәүзия белән. Төрле чаралар, бәйрәмнәр оештырырга бик яратабыз. Бер бәйрәм дә бездән башка үтми. Әле яңа гына авыл көнен уздырдык. Якын-тирәдә яшәүчеләр барсы да кайттылар.
...Истә калган хәтирәләр күп, сөйли китсәң. Мин 1967 елны Кәкре Атау мәктәбенә укырга бардым. Әти белән әни күп күчеп йөрү сәбәпле, миңа башка мәктәпләрдә дә укырга туры килде. Гәйтән (Гайтанкино), Романовка, Васильевка (Самара өлкәсе), Чила (Биляр Озеро) һәм Кәкре Атау мәктәбе. Биш мәктәптә белем алган укучының классташлары да күп була инде... (Рәшит абый көлеп җибәрә). Шуңа күрә мине белмәгән кеше юк. Балакчакның эш белән бәйле истәлекләре дә кызыклы. Без кечкенәдән көтү көттек. Башкалар тәмле итеп иртәнге йокыларын йоклаганда, без инде кырда идек. Уен аз эләкте. Иртә яздан алып караңгы көзгәчә көтү кырында идем мин. Ә күңелгә бик нык уелып калганы – карлы-буранлы, яңгырлы-җилле көннәр. Туңып кайтып кергән чакларда теләнгән теләгем тормышка ашты. Ходай язса, үскәч шушы кырларда көтүче булып түгел, хуҗа булып йөрергә насыйп итсә ярар иде, дигән идем. Аллага шөкер, туган авылымда 16 ел эшләдем.
Гаилә дусларыбыз да күп. Хикмәт күплектә түгел, ә дусларның нинди булуында. Чын дуслар күп булмый. Авыр чакларда таяныч булырдай иң якын дусларыбыз – Рияз белән Фәридә.
Әйе, бик яратам мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен. Күңелемне бетмәс - төкәнмәс горурлык хисе били. Мин үземне чиксез бәхетле тоям! Кечкенә генә авылымны бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа-абыйларга, әби- бабайларга, җитәкчеләргә мең-мең рәхмәт! Әкияттәгедәй яшибез бит!
Әтисе белән әнисенә уллары Рәфис тә кушылды.
– Безнең әни белән әти – тынгысыз кешеләр. Бигрәк тә әти инде. Берәр уй керсә башына, ахрына җиткермичә туктамый. Ул көне буе уйлап йөреп, үзенең фикерен әйтеп куя. Быел да 8 Март бәйрәмен аның белән икәү алып бардык. Авылдагы ир-атлар белән генә концерт кую әтинең әллә кайчангы хыялы иде.
Мин үзем гаиләдә икенче бала. Әтием белән әнием укыган мәктәптә миңа да белем алырга туры килде. Әле әниемнең класс җитәкчесе Гадания Миңнәхмәтовна да безгә рус теленнән белем бирде. Ул шушы мәктәптә башта укытучы, укыту эшләре буенча директор урынбасары, аннары мәктәп директоры вазыйфаларын башкарды. Укытучыларның нервларында да күп уйнадым бугай инде... (Рафис көлеп җибәрде). Шук идем шул, бик шук идем. Шук булсам да, никтер мине укытучыларым яраттылар. Бигрәк тә җырлавымны. Мәктәптә беренче сентябрь бәйрәменнән алып барлык бәйрәмнәрдә дә катнаштым. Мәктәп елларын көлеп искә алалар бүген. Минем белән бәйле вакыйгаларны диюем. Миңа җиде кыз арасында берүземә уку насыйп булды. Менә шуннан хәлемне аңларсыз инде.
Ккечкенәдән зур егетләр белән аралашырга яраттым. Аларга ярарга теләп гитарада уйнарга өйрәндем. Аннары гитара уйнап җырларга туры килде. Ә сәхнәгә беренче тапкыр Лаешта укыганда чыктым. 2002 елдан бирле мин – сәхнәдә. Төп эшем туйлар, кичәләр алып бару. «Адаштым» (Нурия Измайлова сүзләре, Илһам Хисмәтуллин көе) дигән җырыбызга танылган клибыбыз да бар. Бу клипта без гаиләбез белән төштек. Апам Сиринә, апамның улы Рөстәм, әнием һәм мин.
2010 елны башлы-күзле булдым. Лилиям белән Камилә исемле матур кызыбызны үстерәбез.
Әңгәмәбезне Фәүзия ханым дәвам итте:
– Тормышта төрлесе булды инде. Кайсы гаиләдә табак-савыт шалтырамый инде ул. Кызыгы да шунда. Юктан гына ачуланышып китеп, озак кына үпкәләшеп йөргән чаклар да була. Гаиләдә барыбер дә берең юл куярга тиеш дип уйлыйм. Бүгенге көндә без бергә икән, димәк, минем сабырлыгым, Рәшитнең зирәклеге аркасында. Тормышның бәясе еллар узган саен кыйммәтләнә бара. Яшь гаиләләргә дә киңәшем шул, бер-берегезне сайлап алгансыз икән, гомер буе югалтмыйча, бер-берегезгә юл куеп яшәгез.
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy