Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Ак күгәрчен

Фойгт Энзе Нурислам
Фойгт Энзе Нурислам
05 ноября 2017
79 карау

Серле гомерем

Йөрәгем нигә бәргәләнә,
Серле гомерем көзендә.
Гүя көймәдә әйләнмәдә,
Сулы көзнең көзгесендә.

Сөйләр идем шул серләремне, 
Кемдер аңлар күнелемне,
Сөеп адашкан йөрәгемне -
Телгәләнгән саф "гөлемне"?!.

Күпме гашыйк янадыр җирдә,
Татсыз назда хисләнгәндә.
Канатсыз да, бер терәксез дә,
Серле хисләр сибелгәндә...

Көймәм көзләрдә тирбəлүе,
Серле бер сөю күңелдə...
Белмим шул, аңларсыңмы икән,
Наз кирәген гөлләргə дә...
01.11.2017

 

Ак күгәрчен

Ак күгәрчен кунды иңемә
Кояшлы, нурлы су чәчеп...
Ак хәбәр кошын кулга алып,
Уем уйладым, сөенчем...

Җылы хисләр бирүче кошым,
Күзләрең нарат җиләге...
Ялтырап елый алар кышын,
Ак фәрештәм син җирдәге...

Гөрли-гөрли ак күгәрченем
Килми кулымнан төшәсең...
Бул син минем ак киләчәгем, 
Җим эзләнеп көн итмә син...

Сандугачтай сайрамый бар кош,
Фәрештә - кош гөр килүче...
Табигать даны ак күгәрчен,
Җиргә тынычлык бирүче...

Тынлыгым китсә бу дөньядан,
Кыен, бик кыен күңелгә...
Хисемә каршы торалмасам,
Кулым сузам күгәрченгә...
02.11.2017
 

Язмышым батканда суларга

Язмышым батканда суларга
Кулларыма син кагылдың...
Адым саен кояшка таба
Җитәкләшеп без атладык...

Кояшка тиң кешем дөньямда,
Нурлар җылы наз бакчамда.
Язмышым батканда суларга
Нурларың кая баксамда...

Тормышым тук hәм мул чакларда,
Очып сайрады барчасы...
Язмышым батканда суларга,
Сайрамадылар акчасыз...

Уйламадым, барсын сыйладым,
Баш имичә усалларга...
Кояш та бит нурын сайламый
Җылы коя җиһанларга... 

Уелып-уелып, уйланам...
Мин яшимен бу хәлдә дә.
Язмышым батсада суларга,
Гөлләр чәчәктә түтәлдә...
02.11.2017

 

Юллар калды уелып...

Моңлы сагыш өтә йөрәгемне,
Кыр казым очты карлы күлдән.
Җан тәрәзен чиртә песнәгем,
Ялгыз күлем - әрнеш күңлемдә. 

Кыр казым киткәч, сулды төнбоек,
Гомер уза шулай боегып...
Киткән кошларым кайтырсыз микән-
Сезнең юллар калды уелып...

Көннәрем дә кыр казлары кебек
Сиздермичә тезлеп үтәләр...
Киткән кошлар кире кайтыр микән-
Ямьнәремне алып киттеләр...

Зәңгәр күлем көтәр сезне язда,
Ак канатлар күктән агышын...
Төнбоекларым ачылыр күлдә,
Җылы күлдә эрер сагышым...

Кыр казым киткәч, сулды төнбоек,
Гөмер уза шулай боегып...
Киткән кошларым кайтырсыз микән-
Сезнең юллар калды уелып...
04.11.2017

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy