
Чакыру өстән
Әти-әниемне кочар идем!!!
Вакыт, оныттырма узганны,Сулыш алганда тукталып.
Селкеп төшер еллар тузанын
Таралсын кайгы югалып...
Очар идем океаннар аша...
Акчарлаклар белән узышып
Очар идем мин уйларым аша...
Хыялларым белән мавыгып
Әти-әнине кочсам очрашып!!!
Китәр идем, юллар чакырса...
Хыялым тарта еракка...
Йөрәгем, җаным да омтылса...
Кояш янына, офыкка...
Очар идем океаннар аша...
Акчарлаклар белән узышып
Очар идем мин уйларым аша...
Хыялларым белән мавыгып
Әти-әнине кочсам очрашып!!!
Кеше гөмере , кылдан нәзек,
Җилләрем исә күңелдә...
Дымландырып күзне чык кебек..
Сагыш чыкларым гөлләрдә.
26.08.2017
Чакыру өстән
Минем ахры табигатемГел көрәшү, гел җиңү...
Төшенү, күнегү-гадәтем
Гөлләрдән бәхет чигү...
Юлларымны бертуктаусыз
Yтеп килермен очына..
Көзем яфрак коя туктаусыз..
Өскә карап җан очына...
hәр кешенең айрым юлыдыр
Өстән җәелеп куелган..
hава, ай да көтеп туймыйдыр..
Йолдыз чакырып атыла...
Изгелек алмаш явызларга
Бирер явыз юл яхшыга!
Якты нур сибелер юлларга
Барсы да өстән явыла..
Йөрәгем җанымда талпына,
Яшәү мөһимлеген аңлап...
Өстән билге сизеп атлыга,
Яшәргә бик, бераз соңлап...
26.03.2017
Төнге эфир
Рухым-илһамым син, шигъриятем,Тыңлаганда төнемдә эфир.
Төнге күк, татлы тынлык мизгелем,
Пешердем бик куе чәй-чефир.
Уттай яктыра йолдызлар, hава,
Йортлар йоклый- ташлар урманы.
Төнге моңга чумып уйлар чаба,
Шигърияткә, урап хыялны.
Рифмалар сөю сорый үрергә,
Зарым юк, тик калтырый хисләр.
Күзләр тели сине ишетергә,
Лирикам эзли сиңа сүзләр.
hәр юлым, җанда тетрәү-ыңгыраш,
Узган көн дулкыны, ташкыны.
Зарыгтырма төн, йокым аралаш,
Сафландыр, салкын чәй йотымы.
Шигырьләремдә үзем эчкерсез,
Булсада хыялым үзсүзле.
Төн җирлегендә ник ишетмисез,
Алдамас төннәрем шигырьле.
Юк-барлы гөмер көне уза тиз,
...Яңгырар тагын төнге эфир.
Чәй-чефир- чакма таш, нишлим синсез,
Төнге дөньяма күз текәлер...
26.08.2017
Сезнең фикер
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.