
Көчле хатын-кыз
Бәхет юлы тумыштан
Без бергә йөргән сукмакларгаКүпме яфрак коелгандыр...
Безнең сердәш, яшь агачларга
Безгә тиңнәр бәхет койгандыр.
Нурлы күңелләр яши балкып,
Назлы йөрәк ярын сөйдерә...
Ялкынлап җырлый,канатланып
Сибелә моң сөйгән гөлләргә...
Бәлки бәхет юлы тумыштан-
Без бергә йөргән сукмаклар..?!
Кавыштырган җанны сулыштан,
Күңел белән күңел узганнар...
Нурлы күңелләр яши балкып,
Назлы йөрәк ярын сөйдерә...
Ялкынлап җырлый,канатланып
Сибелә моң сөйгән гөлләргә...
Без бергә йөргән сукмакларга
Күпме ак карлар яугандыр...
Безнең сердәш яшь агачларга
Кышларын салкын булгандыр...
23.08.2017
Көчле хатын-кыз
Көчле итте мине тормыш...Куркуның күзенә туры карап,
Кайгыларны кичердем- түздем.
Мескен, качты курку мине сынап.
Шунда көчкә ышандым үзем..!
Көчле итте мине тормыш...
Кызганмыйм үземне, үпкәләмим.
Жәлләү көчне бирми алмашка,
Хәл саклап, дошманны типкәләмим.
Yз-үземне терелтү башта...
Көчле итте мине тормыш...
Еламыйм,бәхет кая китте дип,
Көчсезлекне сизмим, көч саклыйм.
Җыю тартмамда бәхеткә мин.
Бәхетсез дип әле дә еламыйм!
Көчле итте мине тормыш...
Язмыш бураны сыга,егалмый.
Хатын-кыз көчсезлеге- зур көч..!
Йөрәк үкси - күзләр ник еламый,
Егылсам да, торгыза яңа көч..!
23.08.2017
"Бушлык"
Хисләрең охшаган яңгырларгаКоеп сулар сөю утыма...
Парга әйләнеп очтың hавага...
Югалдың таралып томанда.
Моңлы күңелемне аңламадың
Yкенечең яңгыр тамчысы...
Кояшны болыт булып капладың
Йөрәккә тозлы су салмачы...
Җан авазын ишетмичә агтың...
Мәңгегә яралап йөрәгем...
Гөмерлек караңгылык син салдың
Бәхет килеп ачты күңелем..!
Хисләре тиң якты йолдызларга
Ходаем бирде ямь җаныма..!
Мин яшим,сокланам тулганайга
"Бушлык",өйрән! Сөеп янырга!!!
04.06.2017
Өмет ахырдан үлә
Ямансу уйларымны кусам даӘллә ниләр борчый йөрәкне.
Якыннарым янымда булса да
Җаным яшидер өметләнеп...
Тойсам дөнья киңлеген күңелдә
Ярсуланып ташып агармын.
Өмет , өмет ахырдан бит үлә,
Ахры, юлым көтеп янамын...
Әйдә очсын, hавада кош булып
Ирекле, бәхетле тормышым.
Капламасын күкне кара болыт,
Соңгы өмет синдә, язмышым.
Тойсам дөнья киңлеген күңелдә
Ярсуланып ташып агармын.
Өмет , өмет ахырдан бит үлә,
Ахры, юлым көтеп янамын...
12.02.2017
Сандугач сайравы
Таң атканда төшләремдәСандугач сайравын тыңладым
Айлы кичтә өннәремдә
Чәчәкле аланда мине назладың
Яратам моңланып
Яратам шатланып
Сандугач сайравын
Таңнарда тыңларга
Кинәт күтәрелдем күкләргә
Кошка әврелеп,очам канатланып
Синең нурлы күзләреңдә
Томанланды күңелем,әллә саташтым
Яратам моңланып
Яратам шатланып
Сандугач сайравын
Таңнарда тыңларга
Алдаулы булмасын төшләрем
Сандугачым сайрап- сайрап уятсын
Иңнәремдә айлы кичләремдә
Булса иде ышанычлы кулларың
28.02.2017
Сезнең фикер
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.