Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Күгән куагы...

Энзе Фойгт Нурислам
Энзе Фойгт Нурислам
20 августа 2017
236 карау

Күгән куагы...

Минең өчен томан булма син...
Мәхәббәтең чагылышы мин..
Мин күренмәм җаның сизәр..
Тавышсыз синең фәрештәң ...

Йөрәккәең hаман hаман чакыра
Кабатланмас сурәтең кайгыда..
Яшерен ярату мине каршылар
Интегмәсен җаныбыз газаптан..

Мәсхәрә итми саф сөю кочагы
Яшәтер җылытып сөю учагы..
Бушка булмасмы минем очышым
Мине каршыларсыңмы...җаным

кушымта
Очрашыйк, җаным очрашыйк
Канатланып hаваларга очыйк
Ике йолдыз булып бергә атылып..
Тоербыз җырлап күгән куагын..
22.04.2017


Умырзая

Умырзаям ап-пак, карларга тиң
Сокланыплар сиңа күз салам .
Умырзая минем ак чәчәгем
Синнән генә, мин гел моң алам.

Килгән язым бирде бәхетемне
Иң яраткан чәчкә гөлемне.
Көннәрем кумелде чиксез ямъгә
Төшләремдә күрәм үзеңне.

Умырзая кыска синең гомерең
Яшисең син бик аз тураеп.
Юк, мин яшәр идем озак, озак
Умырзая үсмә тик моңаеп .

Уятучы,юатучым син бит гөлем
Өзә алмыйм синдә хисләрем.
Умырзаям яшик өметләнеп
Хуш-ис бирче язлар исләрен

Умырзаям бигерәк күркәмсең
Сагышларым сиңа эз сала.
Моңсу йорәгемне сиңа сузам
Сөюемнән эрер туң дала

Умырзаям ап-пак, ак карларга тиң
Кар астыннан әллә дәшәсең син
Умырзаям кышның син күз яше
Умырзаям бул бәхетем күз яше.
03.02.2017

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy