Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятУкучыларыбыз иҗаты → Сабак бирмәгән тырмалар- 5, 6

Сабак бирмәгән тырмалар- 5, 6

Лилия Фәттахова
Лилия Фәттахова
16 мая 2017
1151 карау
5.“Пар күгәрченнәр”

Без көтәбез утызны- Ходай бирә тугызны, дигән борынгылар. Башына тагын нинди уйлар килгән дә, әнисен нинди сүзләр белән юмалаган, белмим, бер атна-ун көн дигәндә, Зиләбез янә үзе яшәгән кечкенә авылга кайтып киткән иде. Үзе генә түгел, Тузганакны да иярткән, диделәр.

Телефоннан шалтыратып Миңзифа апай белән “бу ни хәл бу тагын?” дип сөйләшергә уйлаган идем дә:

-Җаны теләгән, елан ите ашаган. Әйдә, үзебезчә яшик, диләр бит. Яшәсеннәр. Мин кысылмыйм, - дип кыска гына әйтеп куйды да, башка ул теманы кузгатмадык без аның белән.

Шуннан соң авыл ягыннан килгән хәбәрләрдән Зиләнең янә үз эшенә урнашуын, “теге нәмәрсә”сенең дә фермада эшли башлавын белдек. Имеш,

татарча да өйрәнә башлаган икән, тирә-күршеләр белән дә әйбәт кенә аралашып яшиләр икән.

Соңгы хәбәр өскә бер чиләк бозлы су койган кебек булды:”Зилә авыр хәлдә хастаханәдә ята , теге имгәк бик каты итеп кыйнаган икән”.

Миңзифа апайдан Зилә турында сорау урынсыз иде: алар соңгы арада бөтенләй аралашмый башлаган иделәр. Шулай да шалтыратып карарга булдым әле.

- Миңзифа апай, ару гына яшәп ятасыңмы? Хәлләреңне белим әле дип шалтыратуым иде.

- Олы кешенең шул ыңгыр-шыңгыр тирәсендә инде. – Миңзифа апай соңгы вакытларда бирешебрәк китте шул. Әллә картлык җегәрен суыра, әллә кызының язмышы – белмәссең.

- Зилә турында хәбәрләр юктыр?

- Ашказаны белән хастаханәдә ята диеп әйткән иде авылдагы күршебез Фирая. Фираяны беләсеңдер ич син дә. – Димәк, дөресен әйтмәгәннәр икән әнисенә.

- Үзе бер дә шалтыратмыймыни?

- Ана күңеле – балада, бала күңеле далада, дип белми әйтмәгәннәрдер инде. Ир кирәкте ич.

Бу сөйләшү җомга көнне булды. Икенче көнне үк җыендым да авылга чыгып киттем. Зилә район хастаханәсендә ята иде.

Палатага кергәндә, тәрәзә кырыендагы караватта ниндидер газета укып ята иде ул. Мине күрүгә, йөзенә ниндирер гаепле сыманрак елмаю кунды. Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр. Алып килгән күчтәнәчләремне өстәлгә куйдым да:

- Йә, ничек хәлләр? Йомшак җиреңә азрак эләктергәннәр бугай сиңа вакытында, менә хәзер кыенын ашыйсың, - дип, йөзенә карадым. Каты әйттем, билгеле. Авырткан җиренә тигәнемне белеп әйттем.

- Терелеп киләм менә,-диде ул. Күзләре яшьләнде, берара иреннәрен чәйнәп торды да:- Бәхет өләшкәндә, мине исемлеккә кертергә онытканнар , күрәсең, -диде. – Алла каргаган нәрсә булдым инде.

- Ник сине Алла каргарга тиеш соң әле? Тулы гаиләдә үстең, әйбәт укыдың, кешегә яманлык кылганың юк...- Мин кызып киттем.- Ник сине Алла каргарга тиеш? Ул нинди сүз тагын? Ярар, ялгышкансың, кем дә ялгыша. Күңелеңә төшенкелек уйларын кертергә уйлама, кара аны. Син әниеңә бердәнбер кыз. Вакытыннан алда гүргә керүен телисеңме әллә? Болай да бөтенләй бетәшкән.

- Мин гаепле барсына да. Бер айдан бирле әнигә дә шалтыратканым юк. Ни юньле бала була алмадым, ни ана, ни хатын...

-Әле соң түгел. Менә терелеп бет тә, моннан чыгуга әниең янына кайтырсың. Аңа күп кирәкми. Бер йомшак сүзең җитә. Бала табарга да өлгерерсең әле. Хәзер сабакны яхшы алдың инде, кешене кешедән аерырга өйрәнгәнсеңдер.

Зилә ирен чите белән генә көлемсерәп куйды.Килештеме ул минем белән, эчтән генә бәхәсләштеме, белмим. Дәшмәде.

-Кара әле, кыз чагыңда күрше авылдан Илһам йөргән иде синең арттан. Хәтерлисеңме?

- Хәтерлим. Нигә сорыйсың әле?

- Син аны бик өнәп бетерми идең инде. Кызлар кебек юаш, җебегән , дия идең. Хатыны үлгән икән күптән түгел генә. Ике баласы калган, ди. Шул үз авылларында укытучы булып эшли, ди.

- Аны нигә миңа әйтәсең әле?

- Әллә бергә кушылып карыйсызмы, димәкче идем. Аңа хәзер балаларына ана кирәк булачак. Сиңа да акыллы ир комачауламас иде яныңда.Әллә кылларын тартып карыйммы, дим. Моннан ерак түгел ич, машинада ярты сәгатьлек юл булыр.

- Йөрмә.

-Акыллы, тәртипле. Эчми, диләр. Йорты-хуҗалыгы менә дигән.

- Беләсең ич инде, яратмадым мин аны. Миңа андый ирләр кирәкми.

- Ай Аллам! Ниндиләр кирәк соң сиңа? Теге казак-тозак кебекләрме? Ни кыяфәте, ни фигыле, ни эше булмаган юньсезләрме?!

- Ахры. Аңардан ирләр исе килә иде.

-Үләм! Шуңа ятасыңмы инде хәзер монда?Шул ир сәләмәсенең йодрыгын бик шәпләп иснәгәнгәме?- Мин көләргә дә, еларга да белми Зиләгә карадым.

- Үзем гаепле. Әгәр мин ачуын чыгармасам, ул миңа тырнак белән дә чиертмәячәк иде. Матур булгач, көнләшәләр бит инде барлык ир-атлар да. Яраткач, көнләшәләр. Көнләшкәч, түзмиләр инде, кул да күтәрәләр кайвакыт. Ә миңа котыртмаска кирәк иде. Эштән кайтышлый кибет янына тукталып, таныш-белешләр белән авыз ерып сөйләшкән идем. Шуны җиткергәннәр.Үзем гаепле. Йөрәге януына түзәлмичә, эчкән дә...

Башымнан кылт итеп “Стокгольм синдромы!” дигән уй йөгереп үтте. Үзен җәберләгән кешене аклап, хәтта яклап маташа бит бу.

Тагын бераз сөйләшеп утырдык та, кузгалдым мин. Күңелемә авыр таш тутырып җибәрделәрмени? Нигә шулай булды бу кыз? Гадәттә, гаиләдә ярату, игътибар җитмәсә, кызлар шулай кимсенү комплекслары туплап, хата арты хата ясаучан, ди психологлар. Кыйнаганга да түзеп, хәтта үзләрен гаепле санап яшиләр, диләр. Ләкин Зилә бу кысаларга керә алмый иде.

Бөтенебезнең сөеклесе булып үскән матур сеңелебез иде ул безнең. Аңардан масаю, эрелекне көтәргә була иде әле. Ә мондый холык кайдан килгән- мин аңлый алмый идем.

6.“Кара шәле килә сөйрәлеп...”

Янына барганчы ук “теге нәмәрсәкәй” турында ишеткән булсам да, Зилә белән аның турында ләм-мим. Белә идеме ул бертуган абыйлары ул Тузганакны тотып, яхшы ук дөмбәсләп, поездга утыртып җибәргәннәрен, белми идеме- миңа караңгы иде. “Тагын Зилә янында күрсәк, үзеңә үпкәлә.Башың төрмәдә черегәнче, тай моннан” дип озатканнар, имеш. Шулай сөйләде күршеләре Фирая апа. “Кемне төрмә белән куркытасыз, недоумки” дип ихахайлап көлгән генә, ди “имгәгетдин”. Бу яңа исеме- Фирая апа сүзе.

Исә җилләр, күчә комнар...бетә эз..

Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!..

Әллә кайдан күңелемә килгән юлларны кабатлый-кабатлый, “Вакыт дәва, шөкер, бар да узар, бу борчулар да узар” дигән уйлар белән кайтып киттем үз өемә. Фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килсен теләкләрем, дип әйтергә онытканлыгым ике атнадан соң ук беленде.

Аяктан егарлык хәбәр: “Зилә киткән!” Кая киткәнлеге дә тиз ачыкланды. Шул адәм артыннан киткән. Монысын минем почтага килгән хат әйтеп бирде.

“Исәнме, Айсылу апа! Син мине тагын “юләр” диеп ачуланырсың инде, беләм. Үзем дә шулай атыйм үземне. Ләкин бу тормышта бездән генә тормый торган нәрсәләр дә бар икәнлеген дә беләм. Акылым мине тирги, ә йөрәгем “Саша” дип тибә. Ниндидер тарту көче бар аның. Нинди икәнлеген мин сиңа берничек тә аңлата алмыйм инде. Үземә дә аңлата алмыйм әле. Ярату шундый буладыр ул. Яратырлык җире дә юк кебек, ә син аны яратасың. Бәлки, берәр кайчан аңларсың. Әнигә әйтерсең инде җайлап, мин булдыралмадым”.

Ни диим? Кайда монда мантыйк? Кайда монда кырык яшьлек хатынның акылы? Кеше үзенең хисләре артыннан гына чабулап йөрергә тиеш түгелдер ич инде. Хәер, хисләре, ди... Мондый ярату була димени инде?! Бу – ниндидер чир, хасталык.

Зиләне инде юлдан язган туганыбыз рәтенә кертеп, тиргәп тә, жәлләп тә телгә алгаладык та бераздан искә дә алмый башладык. Догаларыннан калдырмаган бер генә кеше булгандыр... Миңзифа апай. Сирәк-мирәк аңа шалтыраткалый иде Зилә. Дөрес булса, апай шулай дигән иде.

Телефонымда ят номер күреп, алыйммы-юкмы дип икеләнеп торсам да, алырга булдым әле бу юлы. Гадәттә, таныш булмаган номерларны алып тормыйм мин.

* Исәнме, Айсылу апай. Таныдыңмы мине?

Зилә иде бу. Ел ярымга югалган Зилә.

-Апа җаным, миңа ярдәм кирәк иде. Әнигә шалтырата алмыйм, йөрәге күтәрмәс. Башка сорар кешем дә юк. Акча кирәк иде миңа.

-Күпме?

-Күп шул.

- Ни булды?Сөйлә башта, аннары уйлашырбыз.

-Озак сөйләшә алмыйм, апай. Акчам бетәр дип куркам. Кайтырлык та акчам юк.

-Адресыңны әйт.

Зилә әйткән шәһәргә кадәр машина белән биш- алты сәгатьлек юл иде. Юллардан беркайчан да курыкмадым мин.Юллар алар минем стихиям, дисәң дә була. Йә радионы тоташтырып, йә моңлы җырлар язылган дискны әйләндерә-әйләндерә күпме юллар үтелгәндер. Юлдашларсыз гына юлга чыксам, үзем дә җырчыга әйләнәм. Әй рәхәтләнәм яшелле-күкле тавышларым белән ишеткән- белгән җырларны “яңгыратып”. Бөтен салон яңгырый! Минем репертуарда эч пошканда гына җырлана торган берничә җыр да бар, аларын үземә күрә бик моңлы итеп башкарам мин.

Ай, әле бик еракта идек без,

Җитмеш чакрым җирдән килдек без.

Ак калфакның табылган чагы,

Ак калфакның табылган чагы,

Туганнарның сагынган чагы.

Менә шул җырымны авыз эченнән дә, ишетерлек итеп тә көйли-көйли, шактый чакрымнар үтеп эзләп таптым мин Зиләне. Сулган гөл никадәр кызганыч булса, яшәвенең мәгънәсен югалткан адәм баласы да шундый ук кызганыч кыяфәттә була. Зилә танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән, ябыккан иде. Һәрвакыт фырт киенеп йөрергә ярата иде ул, ә хәзер өстенә кигән киеме карачкыга элеп куйган киемнән аз гына артыграк.Сылу кешегә солы капчыгы да килешә, дип әйтергә ярата иде кайчандыр Миңзифа апа. Ай-һай...Бу ханым бер дә аның сылу кызына охшамаган иде шул. Битендә әллә ниткән тимгелләр, бетчәләр. Күз карашы тоныкланган, янып торган күзләренең соңгы очкыннары сүнәм-сүнәм дип торган чак иде бу.

-Алдады ул мине. Минем исемгә алты йөз меңгә кредит алган идек. Машина алдык. Менә хәзер машина да юк, үзе дә юк. Муеннан бурыч кына.

- Машина кем исемендә соң?

- Документлар буенча миндә кебек иде. Ә ул документлар ялган булып чыкты. Белмим, әллә икене эшләткән булган инде. Әнә анда ята алар, шкафта. Минем эшләгәнем кредит түләүгә генә җитеп бара, апа. Нишләргә хәзер? Кая барырга? Белмим. Бу бүлмә өчен дә өченче ай инде түли алганым юк. Тиз арада я акча табасың, я бушатасың, диделәр.

Аңлаша торгач, “казак” - казаның ялган акчалар белән тотылып төрмәдә утырганлыгы да ачыкланды. Берничә хатын-кызны төп башына утыртып калдырган булуы да беленде.

Инде ни диим?! Бигрәк юләр инде бу хатын-кыз, диимме? Бигрәк ышанучан бит син, хатын-кыз туганым, диимме? Ни генә әйтсәм дә, буласы булган, уңасы уңган, түгеләсе күз яшьләре түгелгән, ашыйсы кыен ашалган.

Хәер, ашыйсы кыен әле ашалып бетмәгән иде шул...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy