Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

* * *

​Сәкинә ХӘЙРУЛЛИНА
​Сәкинә ХӘЙРУЛЛИНА
09 сентября 2015
1644 карау
Көз исе. Көз, дисең. Өз, дисең, вакыттыр,
Өзәргә үткәнгә араны.
Алтынсу дөньяда кып-кызыл бер имән,
Ялкынмы, йөрәкме яралы?
Син кайсы агачка сыендың яңгырда?
Кайсына сөялдең давылда?
Кан сарган йөрәккә охшаган имәнгә
Кагылма, кагылма, кагылма!
Көз исе. Көз, дисең. Өз, дисең, өметең,
Пәрәвез калтырый сискәнеп.
Бу көзләр кемгәдер кышларга чакыру,
Ә миңа –  җәйләрдән истәлек.
Көз исе. Көз, дисең. Өз, дисең – ашыкмыйм,
Бу илдә шаһинә мин күптән.
Миңа дип аталган бәхетнең алмасын
Кояшлы алтынсу көз үпкән.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy