Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Саф чишмә-3

Саф чишмә-3

Гөлнур АЙЗАТ
Гөлнур АЙЗАТ
01 апреля 2019
1443 карау
(Ахыры.)

Башы: 
http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=8693
http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=8717 

Нәркис булган хәлләрне күз алдыннан кичереп, уйлары белән әллә кайларда йөзә иде.

Сабит:
– Гөлминур Әкрамовна, сез безнең өчебезне калдырыгыз да, Гөлсем белән икәү башка бүлмәгә чыгыгыз әле, мөмкин булса! Аз гына көтегез, эшне артык зурга җибәрмәслек чишелешләр табарбыз бәлки? – диде.

Бүлмәдән баш табиб белән Гөлсем чыгып киттеләр. Сабит уйларына чумып, аптырап утырган Нәркис янына килде.

– Нәркис Гафуровна, чират сезгә җитте!
– Сөйләгез, бу клиникадагы хезмәтегез турында. 

Тәрәз янындагы картлач та коляскасын өстәл читенәрәк китереп, Нәркисне күз угыннан кичерә башлады.
– Бер ел артык эшләдем монда. Башкалар тормышы белән кызыксынырга вакытым да, теләгем дә булмады. Сөйләшергә дә вакыт юк иде бит. Иртән процедурныйда система куям, төшке аш вакытында пиявкалар кую башлана. Көндезге икедә уролог белән сексопатолог килә, аларга авыруларны әзерләп куярга кирәк. Зубной кабинетта та эшли идем бит әле. Анда кереп тиз генә инструментларны әзерләп чыгам. Бөтен бәла үземнең хатамнан башланды кебек.

Бер көнне урология кабинеты дип бухгалтерия кабинеты ишеген ачтым. Карасам, кабинет тәрәзәсе янында Гөлминур Әкрамовна мине сөйләп тора:
– Ничек өлгерә бу Нәркис, бигрәк күп акча ала икән ич. Миңа караганда, ике тапкырга күбрәк. Артын кысарга кирәк моның! Кайбер эшләрдән кыскартырга кирәк! Ишек ачылган тавышка ул да борылып карады, мине күреп гаҗәпләнде. Озак кына бер-беребезгә берни әйтмичә, карашып кына тордык та, мин кабинеттан чыгып киттем. Каршы яктагы бәдрәфкә кереп бикләндем дә, туйганчы рәхәтләнеп еладым. Гомеремдә беркемгә дә каргыш теләгәнем юк иде. 
Күрәсең, җаныма ачуташ сагышлары утырган булгандыр:

– Әй Ходаем, минем кырык кат тир түгеп тапкан тиеннәремнән көнләшеп, гайбәт чәчкән өчен шушы Гөлминур Әкрамовнаны каршыма китерсәң иде! –дип өзгәләндем. Әллә бәдрәфтә фәрештәләр булды, әллә йөрәк тавышымны Аллаһы Тәгалә ишетте – кичен мин «Ашыгыч ярдәм» машинасында аның наркоман улына ярдәм итәргә килдем. Калганын сезгә Гөлсем сөйләде, беләсез... Инде хәзер ни булып бетәчәк? Миңа эштән китәргә кирәк булачакмы? Мин төннәрен болай да хәрби полковникны карыйм. Инфаркт булгач, яшь хатыны ташлап чыгып киткән аны. Дуслары минем сиделка булуымны сорагач, каршы килмәдем, таныш, белгән эшем, иш янына куш булыр акчасы да дип ризалаштым.

Шул вакыт өстәл янында дәшми утырган картлач сүз кушты:
– Менә син нинди икән, батыр кызым!
«Кызым?» – дип, Нәркис аптыраулы карашларын картка төбәде.

Сабит Гафурович Нәркис янына килеп, аның туктаусыз дерелдәп торган иңбашларына кулларын куйды.
– Әйе, кызы! Нәрсә, картлач таныш түгелме? Бер дә охшаш чалымнар юк димәгез, налицо – копия!

Нәркиснең йөрәк тибешләре үк үзгәрде, ни әйтергә белми аптырап, картка карады.

Картның әллә очрашуның мөһимлегеннән, әллә болай – күзләре дымланган иде.
– Мин инде бу көннәрне күрмичә генә үлеп китәрмен дип уйлаган идем, хыялга да кереп карамады бу очрашу... Менә сине улым эзләп тапмаган булса?!

Хатын бер мәлгә өнсез калды. «Сабит Гафурович бу картның улы булып чыгамы, мин дә аның кызымы?»

Сабит әтисе белән апасы арасындагы бу озакка сузылган аңлашуга тиз генә нокта куярга теләде булса кирәк:
– Бу карт – безнең әти! Сез бит әйттегез – «вор в законе» дип. Менә шул вор әти бу безнең! Уртак! Гафур карт! Сезнең дә отчество үзгәрмәгән бит –Гафуровна! Мин дә Гафурович! Мин мондагы кәгазь эшен хәл иткәндә, сез чишмә буенда барын да сөйләшерсез. Минем шофер илтеп куяр, барыгыз! – диде Сабит эшне беткәнгә санап. 

– Нинди чишмә, нинди машина? – дип, Нәркис урындыгыннан күтәрелде. 
– Сезнең аралашырга 3 сәгать вакытыгыз бар. Барыгыз! 

Сабит Гафурович картның коляскасын ишек төбенә үк алып килде дә шоферына эндәште:
– Илнур, әти белән апаны машинага утырт та Саф чишмәгә алып бар. Өч сәгатьтән монда көтәм.

Саф чишмә буенда бер тапкыр булганы бар Нәркиснең. Бик матур итеп эшләнгән утыргычлар, бизәкле улактан агып төшүче суы тешләрне сындырырлык! Нәркис юл буе уйланып барды. Әтисе дә дәшмәде. Чишмә буена баруның сәбәпләрен эзләп, уйларында мең кат туган якларыннан әйләнде. Ике басмалы Наратлы чишмәсе күз алдына килде.

Нишләптер, Нәркис кечкенә чакта, әнисе бик еш шул чишмә буена төшәр иде дә, челтерәп аккан суга карап көйләр иде:
Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар гел шулай.
Аккан сулар кире кайтмый,
Яшь гомерләр дә шулай…

– Әни, ник шулай җырлыйсың? – дип аптыраткан кызын күкрәгенә кысып, озак кына дәшми торыр иде. Әнисе бакыйлыкка күчкәнгә дә биш ел узып китте инде... Үләр алдыннан атна буе саташып яткан әнисе һәр көнне ниндидер Гафурны таптырды.

Нәркис баштарак әнисенең бу саташуларын чынга алмаса да, Гафурны үз әтиседер, әнисенең беренче олы бәхетсез мәхәббәтедер дип чамалады. Алар тормышында башка Гафур юк иде бит инде.

Машина каенлыкка сыенып утырган тау янына килеп туктады. Саф чишмәгә ара ерак түгел, колакка челтерәве ишетелеп үк тора.

Шофер Гафур картның башта коляскасын чыгарып куйды. Аннары бер чалбар балагы биленә үк күтәртеп каптырылган картны Сабантуй батыры җитезлеге «Чыннан бер аягы юк бугай!» – дигән уй Нәркиснең башыннан яшен тизлеге белән йөгереп узды. «Әллә соң бу кеше, чыннан да, минем үз әтиемме микән? Әгәр шулай булса, ничә еллардан соң үги әти кулында тормышның бар ачысын татып үскән килеш, күңелем йомшап, мин аңа ничек «әти» дип әйтермен?!»
Гафур карт коляскасын саф чишмә буенарак китерүләрен үтенде.
– Иң саф сулы чишмә бит бу. Кызым, әнә, тустаганы да бар, шуның белән миңа бер тустаган су алып бир әле, – диде.

Нәркис «кызым» дигән сүзне ир-ат тавышыннан күптән ишеткәне булмаганга, бераз кыенсыныбрак калса да, өлкән кешенең үтенечен кире кайтара алмады – тустаганны улак төбендә чайкап алды да, су тутырып, картка сузды.

Гафур карт учларына тустаганнан берничә тамчы су тамызып, яшь ачысыннан кызарып киткән күзләрен сөртте. Шул чакта Нәркис аның уң аягы гына түгел, уң кулының өч бармагы юклыгына да игътибар итте. «Газапларны күргән булыр охшый бу карт та» дип уйлады хатын эченнән генә.

Карт йөзен чылатты да акрын гына сүз башлады.
– Мин бик зур гаепледер, кызым, әниең белән синең алда. Бик гаепле, әмма...

Картның бугаз төбенә төер утырды, тавышы калтырап чыкты. Аннан ул сул кулындагы тустаганнан берничә йотым су эчеп куйды.
– Син аңларсың мине... Әниең дә...
– Әни үлгәнгә биш ел узды инде...
– Урыны җәннәттә булсын, карлыгачымның! 

Карт көрсенеп алды да сүзен дәвам итте.
– Бик яраттым мин аны. Карлыгачым дип әйтергә ярата идем... Аңа да ошый иде... Кашлары нәкъ карлыгач канатлары сыман кыйгач иде бит әниеңнең... Мин карлыгачым дигәч, шул кашлары аеруча кыйгачланып китә иде... Авылда эш юк, кечкенә өйдә алты җан яшибез. Мәскәүгә китик, дидем. Ризалашты әниең. Заводка охранга эшкә урнаштым. Барактан торыр урын бирделәр. Ни дисәң дә, үз почмагыбыз. Әниең сиңа йөкле иде бит, эшкә урнаштырасым килмәде. Көндез вакытым күп, базарга чыккалап керәм,  көнлек азыклык вак-төяк эш табам. Төнлә – охранга. Шулай бер көнне Актай исемле бер кеше белән сөйләшеп киттек базарда. Базар сатучыларыннан акча җыючы икән. Мине дә кызыктырды. Шулай группага эләгеп киткәнемне сизми дә калдым. Әниең менә-менә сине табам дип тора... Мин көндез дә, төнлә дә Актай егетләре белән... Елады әниең, күз яшьләре белән минем туры юлда йөрмәгәнне белгәч.

Картның авызы кибә... Тустаганнан су йота да бераз тынып тора. Аннары, үлгәнче сөйләп калыйм дигәндәй, тагын сүзен дәвам итә.
– Беркөнне «общак» акчасы кулга керде. Шыгырдап торган кып-кызыл акчалар! Баракка кайтып, әниеңне алдым да вокзалга төшеп киттек. «Кайтабыз, кулда акча җитәрлек!» – дим. Карлыгачым бер куркып миңа, бер күкрәк кесәмнән күренеп торган акчаларга карый. Актай эзгә төшсә, икебезгә дә хана буласын белгәнгә, әниеңне тизрәк авылга озатасым килде. Поездга кертеп утырттым, юлына җитәрлек акчаларын кесәсенә шудырдым да: «Син мине эзләмә, үзем табармын сезне», – дип, карлыгачымны кысып кочакладым да инде кузгалып киткән поезддан сикереп төшеп калдым.

Нәркиснең кинәт башы әйләнде, күз аллары караңгыланып китте. «Мин әнием корсагында чагында ук тормыш нужаларын күрә башлаганмын икән ләбаса!»
Гафур тагын су эчте. Картның авызы гына түгел, әйтерсең бөтен тәне көя, яна.
– Актай егетләре вокзалда көтеп торганнар... Төнлә караңгы складта аңга килдем. Күзләремә, авызыма кан укмашып каткан.

– Гад, делюга акчасын кая куйдың? Хатыныңдамы? Бугор несчастный, братвалар белән кисәбез бит хәзер урталай, әйт, – дип типкәләгәннәре бүген төшәтәге кебек кенә, кызым.

– Бу гадны балаболкасыз калдырыйкмы, әллә кулын кисикме, братва, – дип, Актай егетләрне миңа өстерә. Баракны да тикшереп килгәннәр икән.

– Гадның сучкасы юк бит анда. Качкан безнең общак белән, – дигәннәре колакны ярып керде. Шунда Актайның уң кулы булып йөргән Серый минем кулны складтагы агач мичкә өстендә тотып, бармакларны чабып җибәрә. Әрнүдән нишләргә белмим, иреннәремне каты итеп тешлим генә.

Төнлә урамдагы чүп өемендә аңга килдем. Бөтен тәнем каткан. Хәлсез кулларым белән аякларымны кузгатмакчы булам. Бил турына җиткәч кенә уң аягым юклыгын абайлап алдым. Аяк урынында кан, пычрак кәгазь сәләмәләре белән укмашкан ит кисәге генә эленеп тора... Минем ыңгырашкан тавышка юл читеннән борылып берәү яныма килде. Хатын-кыз икән.

– Хәшәрәтләр, палачлар, нишләткәннәр инде бу ирне, – дип сөйләнә-сөйләнә, мине каядыр өстери башлады. Шулай күпме барылгандыр, истә түгел. Бер барак янына туктадык. Хатын шул баракка кереп, ярдәмгә бер ирне алып чыкты.

Рабига бик тырыш хатын булып чыкты. Тәки мине аякка бастырды, бер аякка булса да. Мине тормышка яңадан кайтарды, мәрхүмәкәем.

Бер аяклы булсам да, баш үземдә калды бит, укыдым, заготконторада эшләдем. Малайны да укыттык. Вор малае тикшерүче булсын әле сиңа, не шутка дело! Былтыр Рабига китеп баргач, бөтен тормыш чәлпәрәмә килгән сыман булды. Бәхиллеген биргәндә: «Карлыгачыңны тап, улыбыз белән ул балаң туганлашып яшәсен!» – дип китте, бәгырькәем. Бик изге күңелле иде хатыным. Әниең белән сине баштарак эзләтеп тә караган идем дә, насыйп кына булмады. Менә бит язмыш ничек?!

Гафур карт башын чайкап куйды. Сыңар сүз дә дәшмичә, үзеннән күзләрен алмый карап утырган Нәркисне Гафурның кочагына аласы, йөрәк түреннән чыккан аталык хисләре белән төреп җылытасы килде.
– Ялгызым гына яшим. Сабит улым мине карарга кеше яллады. Бер хатын килеп йөри үзе, ашымны пешерә, фатирны җыештыра. Өч бүлмәле фатир ятим хәзер Рабига булмагач. Утырам шунда залда телевизор карап, гәҗит укып. Сабит алдында бурычым юк минем, тик менә... тик менә синең алда бурычлы мин, кызым!

Үзеңнең дә балаларың бардыр бит? Торыр җирләре бармы? Үлемнең күзенә карап торганда, синең алда да менә шушы Саф чишмә суы кебек саф булып китәсем килә, кызым!

Бу минутта Нәркис көннәр буе өйдә эшсез, бүксә үстереп ятучы ирен, кешеләрдән ай саен акча түләп бүлмә алып торып, театрда эшләүче төпчек кызын, яңа гына бәби тапкан олы кызын күз алдына китерде. Оныклары бер тапкыр да күрмәгән дәү әтиләре менә генә, янәшәдә генә икән ләбаса!
– Бар, ике кызым бар, әти! 

Нәркис авызыннан һич көтмәгәндә чыккан «әти» сүзенә үзе дә бераз аптырабрак, бераз кыенсыныбрак калган төсле, башын читкә борды.

 Гафурның күңел буасы ерылып китте – карт үксеп еларга тотынды.
– Рәхмәт, кызым, әти дигән сүзне ничә елдан соң да әйтә алуың өчен зур рәхмәт. 
Исән чакта синең шул сүзеңне ишетеп калу – үзе бәхет!

Нәркис үзе дә сизмәстән инвалид коляскасында кечкенә генә булып, бөрешеп утырган аяксыз картны нык куллары белән кочаклап алды. Саф чишмә янындагы ак каеннар сагышлы тибрәлүләреннән туктап, бу күренешкә хәйран калды. Якындагы урман кошлары сайрауларыннан туктады. Чишмә булып Саф чишмә дә челтерәвен акырынайта төште сыман. Чү! Ничә дистә еллардан соң әле сыңар тапкыр да күрмәгән кызы белән әтисе табышты! Нәркис кочагындагы чат сөяк иңнәр туктаусыз калтыранды да калтыранды.

– Әти, мине эзләвең өчен рәхмәт. Мине онытмавың өчен рәхмәт, – дип такмаклап, хатын Гафурның битләрен сөртеп алды. 
Хатынының, кызының исән калу бәрабәренә аяксыз, бармакларсыз калган Гафур карт бу минутларда бик бәхетле иде. Әлеге шатлыклы минутларны күргән саф чишмә, кабат челтерәп, тагын да дәртләнеп агарга тотынды.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com