Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Саф чишмә

Саф чишмә

Гөлнур АЙЗАТ
Гөлнур АЙЗАТ
25 марта 2019
1895 карау
– Нигә елыйсың? Син гаеплеме? Йә, бала-чага төсле мышкылдап торма, мә, сөрт күзләреңне! – дип, тикшерүче өстәл өстендәге ак кәгазь салфетканы Нәркискә сузды. Хатын бите буйлап агып елга хасил иткән күз яшьләрен киптерде дә:

 – Ничек еламаска? Минннән дә бәхетсез тагын кем бар икән? Гомерем буе сынау арты – сынау! Берсен җиңеп кенә чыгам, икенчесе аяк-кулларыма урала... Өстемдә җиде йөз мең кредит тора, аны кем түләсен?! Мин бит тормышны гел ялгызым тарттым... Хәзер дә шулай... Кызларымны кем аякка бастырыр, – диде дә, Нәркиснең буасы кабат ерылып китте. Тикшерүче, ни гаҗәп, башка аңа сорау бирмичә, шәфкать туташының елап бетергәнен, тынычланганын көтте.

 – Йә, агызып бетердеңме алтын яшьләреңне, инде кеше төсле сөйләшәбезме? – диде ул йөзенә кырыс төсмер чыгарып.

 – Сорагыз, – диде хатын.

 – Син гаеплеме? Гаепле булмагач, нигә суган сыгасың? Аңлат яхшы итеп! Кайчан, ничек юк булган ул акчалар? Кем алырга мөмкин? Кемнең буразнасына аркылы яттың икән син? Күрдеңме син ул акчаларны? Төрелгән идеме, аерыммы, пачкадамы?

Өстенә шулкадәр сорау ишелеп төшүдән Нәркис беравык аптырап торды. Тикшерүче хатынның алдына ук килеп утырды. Хатынның күз яшьләре белән чыланган салфетканы учыннан алып, өстәлгә куйды.

– Нәркис ханым, сөйләшәбезме? – дип, кабат хатынга сынап карады.
– Мин иртән эшкә килдем. Бүген мин өч җирдә хезмәт күрсәтергә тиеш идем. Шәхси клиника бит, штатлар күп түгел. Администратор да, процедура бүлмәсендә дә, кассада да берүзем.

– Шуннан, сез килгәндә биредә кеше бар идеме?
– Юк. Кичә бу урында Гөлсем эшләде. Ул хатын мине бик яратып бетерми. Сизә идем гел. Баш табиб янында да мине гел чагарга гына тора иде ул. Җае чыкса, чыкмаса да, әллә нинди ялган хәбәрләр уйлап таба, хәтта ясаган чәемә дә чебен булып төшә иде.

– Шуннан?
– Шуннан шул, кичә мин эштән киткәндә, аның касса артында бер төргәк акча санап утырганын күрдем. Үзе телефоннан кем беләндер кызып-кызып сөйләшә, үзенең бармаклары җил тизлеге белән акча әйләндерә. Мин аңа сүз катып тормадым, өйгә кайтып киттем. Иртән аның урынына эшкә килдем, ләкин кассаны тикшермәдем.
– Менә анысын дөрес эшләмәгәнсез!
– Терсәк якын да бит, тешләп булмый... Хәзер инде үкенүдән ни файда?! Акча табылмаса, мине нишләтерләр, иптәш тикшерүче?
– Әлегә берни дә әйтә алмыйм. 

Нәркис тикшерүченең йөзенә карады. Ирнең үзенә сынап түгел, ә ничектер теләктәшлек белдереп, якын итеп каравынннан хатынның теле ачылды.

– Иптәш тикшерүче! Минем бер гаебем дә юк, алмадым мин ул акчаларны, валлаһи-билләһи тиененә дә кагылмадым.
– Сөйләшүнең асылына кире кайтыйк, ханым!
– Мин эшкә килүгә, бер-бер артлы авырулар керде. Дистәләгән кешегә системалар куйдым, уколлар кададым һәм түләү вакыты җитте.

 Нәркиснең чырае кабат үзгәреп китте. Керфекләре кабат дымланды, тавышы калтырады. Тикшерүче хатынның алдына ук утырып, Нәркиснең ярдәм сорап өзгәләнгән күзләренә карады.

«Бигрәк чибәр, риясыз икән бу ханым! Кыйгач кара кашларын каядыр күргәнем бар төсле. Берәр танышыма охшаган бугай бу медсестра», – дип уйлады Сабит Гафурович.

– Тыңлыйм.
– Шул, кассаны ачып җибәрдем, түләүләрне кабул итәргә кирәк иде бит. Ә анда, ә анда...

 Нәркис сулкылдап кабат елап җибәрде. Тикшерүче Сабит Гафурович, хатынга өстәлдәге графиннан стаканга су агызып бирде.

– Тынычланыгыз! Болай барсак, без кичсез дә хәлне ерып чыга алмабыз. Бигрәк йомшак күңелле булдыгыз әле!
– Шундый инде мин... Тормышымда шатланырлык хәлләр сирәк була минем, шуңа чишмә кебек гел җырлап торам менә... Елыйм да җырлыйм, елыйм да җырлыйм...
– Шуннан?

 Нәркиснең чырае өстендәге кар шикелле ак халаты төсенә кергән. Теленә бер подаука гер асып куйганнармы – һич әйләндереп бер сүз әйтә алмый, тамак төбендәге «аптырау бәрәңгесе» бугазда кысылып калган, диярсең.

– Дәвам итегез, Нәркис ханым!

Хатын шул утырган төерне төшереп җибәрмәкче булып, кат-кат тамагын кырды, дулкынланудан әле колакларын, әле муенын ышкыды. Аннары уң кулын күкрәк өстенә куйды:

– Тимәдем мин ул акчаларга!
– Ышанам!
– Ә ышангач ник мине газаплыйсыз?
– Дөрес аңлагыз, Нәркис ханым. Сезнең гаепсез булуны расларлык фактлар кирәк бит, аңлыйсызмы шуны, дәлилләр кирәк! – диде тикшерүче. Аның бу мөлаем, гөнаһсыз карашлы шәфкать туташына бик тә, бик тә булышасы килә иде.

 Ниһаять, Нәркис бераз тынычлана төште:
– Мин кичә Гөлсемнең акча санаганын күрдем. Акчалар пачкада иде. Йөзәрлекләр дә, иллелекләр дә... Тик аның ул акчаларны кассага куеп калдырганын гына күрмәдем. Бүген кассаны ачкач кына, өнсез калдым. Кассада Гөлсемнең калдырган язуы бар, ә акчалар юк иде. Касса бүлмәсенең тикшермәгән җирен калдырмадым. Шуны гына көтеп торган, диярсең, баш табиб үзенә чакыртты. Кичәге выручка белән кызыксынды, мин аңа акчаларның югалуын сөйләп бирдем... Калганын беләсез, сезгә шалтыратканнар, миңа эштән соң китмәскә куштылар. Инде нишләрмен, ничек, кайдан алып түләрмен?! Эшемнән генә кыскартмасыннар иде. Гөлсемдә генә инде ул акчалар, аңарда гына! Ул өч көннән Грециягә ялга җыена иде. Тикшерүче әфәнде, тикшерү бетмичә торып, Гөлсемне җибәрмәскә мөмкинме?

– Сабит Гафурович мин!
– Гафурович???
– Исемем танышмы?
– Отчествогыз таныш!

Тикшерүче, зур кара күзләрен тутырып, инде елаудан туктаган, үзенә карап торучы Нәркискә текәлде.

– Минем әти дә Гафур исемле булган.
– Әәә! Сирәк исем. Булган дисез, әтиегез исән түгелме? – дип, тикшерүче сүзне бөтенләй икенче якка борып җибәрде. Нәркис тә үзенә карап тыныч кына сөйләшкән бу кешегә ачыласы килеп китте.
– Исәндер, күргәнем юк!
– Әтиегез сезнең белән яшәмәдемени?

 Тикшерүченең бу соравы хатынны ерак елларга алып китте. Холкын тормыш авырлыклары, юклык кырыслаткан әнисе, һәрчак җимерек чырайлы үги әтисе, аннары сеңлесенең «җиңеләюе», мәхәббәтнең ни икәнен белмәгән һәм белергә дә, аңларга да теләмәгән ире, Нәркиснең бар хәсрәтләрен үзенең салкын сулары белән бергә агызып алып китүче Көмешсу чишмәсе... Бер мизгелдә Нәркис гомер дәфтәренең әллә ничә битен ачып карарга өлгерде.

– Мин әтине бөтенләй күргәнем юк. Үз әтиемне, дим. Әнине корсаклы чакта ук ялгызын гына калдырган... Бала тудыру йортыннан мин аның фамилиясен алып чыкканмын, мәктәптә дә Хатыйпова булып йөрдем. Балачагымда үз әтием белән очрашырга туры килмәде. Әнием дә күрешүебезне теләмәде. Дөрес, үги әти үлгәч, мин үз әтиемне эзләтеп карадым, исәнлеге турында хәбәр дә килде, бер аягын кисүләре, каты авыруы, коляскада гына йөрүе турында да ишеттерделәр, әмма әти янына барырга кыюлыгым җитмәде. Аның инде башка гаиләсе, зур урында эшләүче улы бар икән. Дәрәҗәле кешеләргә минем төсле гади медсестра туган кирәкме икән соң?!

 Сабит Гафурович никтер тамак кырып куйды, аннары кесәсеннән кулъяулык алып, маңгай тирләрен сөртте, Нәркис, тикшерүченең нишләптер дулкынлануын аңларга тырышып, аңа карап тора башлады.

– Чәй ясамассызмы, нишләптер тамак кипте, су гына басмас кебек, – дип, ир Нәркисне бөтенләй аптырашта калдырды. Кунаклар килгәндә чәй өстәле әзерләргә кирәк бар нәрсә махсус шкафта торганга, хатын, тиз генә торып, электр чәйнегенә су агызды да кайнарга куеп җибәрде. Тәм-томны чыгарып өстәлгә тезде. Тикшерүче Нәркиснең онытылып чәй өстәле әзерләвен зур игътибар белән күзәтте. «Кем булыр бу ханым? Миңа таныш ниндидер чалымнар бар аңарда!» – дигән уйлар туктаусыз миен игәүләде.

Ул да түгел чәйнектәге су кайнап чыкты да, Нәркис миләш тәлгәшләре төшкән чынаякка чәй ясады.

– Мөмкин булса, бал кашыгы бирмәссезме? 
Нәркис затлы бал кашыкларының баш табиб бүлмәсендә торганын белгәнгә ишеккә юнәлде. Ләкин Сабитның тавышы яшен тизлеге белән хатынны ишек төбендә куып җитте.
– Әтиегез кайсы авылдан иде, Нәркис ханым?
– Наратлыдан!
– Ә кем булып эшләгән?
– Кем булып дип? Хатын: «Әйтимме икән, юкмы?» дигәндәй, тикшерүчегә карап тора башлады.
– Әйе, кем булыптыр эшләгәндер бит инде әтиегез, бәлки мин сезгә аны табып бирә алыр идем, – диде Сабит.
– Әтиме?
– Әйе, әтиегез!
– Вор в законе булган ул! 
 
Сабит Гафурович, селәүчән тизлеге белән хатынны куып тотты да, алдына ук басып, Нәркиснең йөзенә карады.

– Вор в законе?
– Әйе, вор в законе! Ә нигә аңа аптырадыгыз? Андый кешеләрнең хатыны да, балалары да булмаска тиеш дип язылганмы әллә берәр канунда?
– Юк, юк! Бу хакта беркайда да язылмаган, әмма...
– Нәрсә әмма? Сез бит тикшерүче кеше! Андый караклар белән гел очрашып торасыздыр?!

Тикшерүче тамагын кырды да, Нәркисне кулыннан эләктереп, кабат өстәл янына алып килде. Бүлмәгә зур тәрәзәдән төшкән яктылык нурында ир Нәркисне әле уңга, әле сулга боргалап карады. Аннары алтын тапкан кеше сыман:

– Точно! Точь-в-точь!

 Тикшерүченең бу гамәленә аптырап калган Нәркис, ни дияргә белмичә, берничә минут ирнең күзләренә карап торды. Сатып алыр алдыннан товарны шулай әйләндергәләп карыйлар, тикшерүченең болай үзен җентәкләп як-яклап каравын Нәркис нәрсәгә юрарга да белмәде. Шулчак Сабитның кесә телефоны шалтырады.

 Ир тәрәзә янынарак китеп телефоннан сөйләшергә тотынды. Нәркис ирнең үз эше белән мәшгуль булуыннан файдаланып, бүлмәдән чыгып китте. Хатын баш табиб бүлмәсенең ишеген шакыды.

– Гөлминур Әкрамовна! Тикшерүче чәй эчәргә тели, бал кашыкларын алыйм әле, – диде ул кыюсыз гына.
– Эше беттемени?
– Юк бугай, телефоннан кемдер бүлдерде.
– Дөресен әйтеп, акчаларны китереп куй да, бу процесс тизрәк бетәр, Нәркис Гафуровна!
– Сез дә миңа ышанмыйсызмы? Алмадым мин ул акчаларны, җир йотсын, әнием белән ант итәм, алмадым.
– Әниләрне кыстырмагыз монда. Тартмадан акчалар очып чыкмагандыр бит инде, бикле тартмадан тем более!
– Ничек кенә раслыйм соң гаепсез түгеллегемне?!
– Сезнең гаепсез булуны тикшерүче расласын әнә, ә миңа бүген акчалар бик кирәк. Китерегез!

 Кулындагы бал кашыкларын күкрәгенә бәргәләп, тагын нидер әйтмәкче булган иде дә, Нәркиснең авызыннан сыңар сүз дә төшмәде, бары күзләреннән генә яшьләр елга булып акты. Ул табиб бүлмәсеннән чыгып кабат кергәндә, Сабит һаман телефоннан кызып-кызып сөйләшә иде. Нәркис бүлмә ишеген ябарга онытып ишек төбендә туктап калды.

– Картлач, телисеңме-теләмисеңме, син аны күрергә тиеш! Ничә еллар үзеңне гаепләп йөреп, соңгы юлга киткәндә, акланмасаң, рәнҗеш ташын үзең белән алып китәчәксең.

 Тикшерүче борылып өстәл янына килгәндә, ишек төбендә кыюсыз гына басып торган Нәркискә эндәште:

– Йә, бармы?
– Нәрсә бармы?
– Бал кашыгы? Шуны алырга чыктыгыз түгелме соң?

Сабит тораташ булып катып калган хатынның кулыннан кашыкның берсен алды да:

– Ни булды тагын, чыраегыз мәетнеке сыман булган?
– Баш табиб акча таптыра... куар инде ул мине бу эштән...
– Әле тикшерү бетмәде, мин чын гаеплене тапмый торып, кумас, курыкмагыз! 
Мин моны ышандырып әйтә алам, сеңел, – диде Сабит, соңгы сүзгә басым ясап. – Бүген миңа хәзер үк бүлеккә кайтырга кирәк, иртән үк тикшерүне дәвам итәрбез, – дип, ир эшне вакытлыча тәмамланганга санап, китәргә җыена башлады. Баскан җиреннән генә Нәркис ясаган чәйне чөмереп куйды да, хатынның кулын кысып:
– Ышаныгыз миңа, бары ышаныгыз гына! – дип, бүлмәдән чыгып китте.

Нәркис ни уйларга да белмичә бүлмә уртасында аптырап басып калды. Бу минутта ул аңа инде меңенче кат борчу өстенә борчу китерүче язмышын каһәрләп,  «Инде миңа нишләргә?»  дип туктаусыз башын бораулаган сорауга җавап эзләп күпме торган булыр иде, шул вакыт коридордан үзен чакырган тавышка айнып китте.

– Нәркис Гафуровна!

Баш табиб икән.

«Миңа гариза яздырыртырга чакырадыр!» – дип уйлады шәфкать туташы.

Күзләрен тиз генә сөртеп, Нәркис баш табиб бүлмәсенә керде.
– Йә, тикшерү ничек узды? Сабит Гафурович, нишләптер, миңа кермичә генә китеп барган! Кабат әйләнеп киләчәкме?
– Ышанырга кушты.
– Кемгә, нәрсәгә ышанырга?
– Ул гаепле кешене табачакмын, ышаныгыз, – диде.
– Ул тапканчы миңа урланган акчаларны кем биреп торыр икән соң? Клиникага төштән соң яңа җиһазлар китерәләр, ә минем түләргә акчам юк, сез ни диярсез, Нәркис Гафуровна? Заказчикларга мин ни аңлатырга тиеш булам инде? Ышаныгыз, түләрмен акчалар табылгач, дияргәме?


(Дәвамы бар.)

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com